Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 ноябрь , 12:11

Авыр тормыш юлында сынатмаган

– Халык сугыш авырлыкларын һәм хәсрәтләрен җиңеп, җиңел сулап яши башлаган чорда – 1947-1950 еллар тирәсендә туган балалар бит без. Без үскәндә бу тормыш михнәтләре бетмәгән иде әле. Бигрәк тә күпбалалы гаиләләргә кыенга туры килде. Аякка һәм өскә кием булмагач, бер-беребездән калганны тегеп, ямап кидек, – дип сүзен башлады Гөлсинә әби Миндиярова.

Авыр тормыш юлында сынатмаган
Авыр тормыш юлында сынатмаган

Гомәр авылында гади колхозчы гаиләсендә тугыз баланың төпчеге булып дөньяга аваз сала Гөлсинә. Сугыштан соңгы авыр еллар булса да, укуын ташламый кызыкай, башта туган авылында башлангыч сыйныфларны, аннары Яңа Мостафа сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.


– Авылда һәр гаилә сыер, кош-корт асрап, күп итеп бәрәңге үстереп, аны көрәк белән казып алып көн күрде. Язын бакча эшләре беткәч, малларга печән һәм ягарга утын хәзерләдек. Ипи мәсьәләсенә килгәндә, бик җиңелләрдән булмады. Көн-төн эшләгән халыкка хезмәт хакы өчен таяк куеп бардылар. Уңыш уңган очракта көз көне ашлык өләштеләр, ә уңмаганда анысы да аз эләкте. Ул чакта кышлар да суык килгән кебек иде. Электр уты булмаганлыктан, өйләрне керосин лампалары белән яктырттылар, без шул ут астында яздык, укыдык. Кичтән мичләргә утын ягып җылыткан өйләр иртәнгә суынып бетәр иде. Соңга калып туган бозаулар, сарык һәм кәҗә бәкәйләре өйләрдә үсте. Авыл халкы кыш көннәрендә менә шулай көн итте. Без, балалар, җәяү биш-ун чакрым араларны үтеп, мәктәпкә барып-кайтып йөрдек. Урамга чыкканда әниләр битләргә каз майлары сөрттеләр. Урамда колак һәм буыннар, аяк-куллар өшегән чаклар да истә. Көчле буран вакытында без авылга юл кырыйларына кадаган маякларга карап кына кайта идек. Алай да суыклардан курыкмадык. Әтиләр ясаган чаңгылар белән шудык. Киемнәребез бозланып катып, бөгелмәс хәлгә килгәч кенә өйләргә кайтып егылдык. Шуңа күрә дә без табигатьне яратып, ныгып, таза, эш сөючән булып үскәнбездер ул. Урамнан кергәч, мичтәге чуеннарда ризык пешкәнен көтеп утыра идек. Аның тәме әле дә онытылмый. Әниләрнең мичтә пешергән түгәрәк ипи исе бөтен урамга таралыр иде. Ә хәзер авылларда андый исләр юк, бары тик сагынып сөйләргә генә калды, – дип балачак елларын искә алды Гөлсинә әби. – Кыш айлары үтеп, кояш чыга башлагач, тау башлары кардан арына, табигать яшелләнә, басуларда һәм урманнарда сулар җыела, кошлар кайта. Елгалардагы су күтәрелеп, ташу хәтта күперләрне дә агызып китә иде. Без бата-чума ташу һәм боз акканын карарга йөгереп, пычракка батканчы уйнадык. Малларны тау итәкләренә алып чыгып сакладык.
Үсә төшкәч, фермага эшкә йөри башлый Гөлсинә. Мәктәптән соң бозау карый. Булачак тормыш иптәше Яңа Мостафа авылы егете Фәтхулла белән дә фермада танышалар. Егет – мал караучы, кыз сыер савучы була. Гаилә корып, биш балага гомер бүләк итәләр Миндияровлар.


Гөлсинә Фазлыйәхмәт кызы язмышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татый. Унбер ел бергә яшәгәннән соң, Фәтхулла авыр чирләп вафат була. Гөлсинә биш бала белән тол кала, кечесенә 2 яшь 8 ай гына була.
Көн дә сәгать дүрттән торып, фермага йөгерә, кайткач абзар тулы мал, аларны вакытында ашату, өйдәге балаларны тәрбияләү – барысы да аның җилкәсендә була. Авырлыкларга биреш-мичә, тормыш сынауларын үтеп, биш балага да белем биреп, hәркайсын аякка бастырып, олы тормыш юлына бастыра Гөлсинә әби. Тик язмыш сукмагында Гөлсинә әбигә тагын да кайгылы көннәр кичерергә туры килә. Аның газиз балалары – уллары Илвер белән Илгиз вафат булалар. Ана кеше бу олы кайгы-хәсрәтләрне бик авыр кичерә.


Гөлсинә Фазлыйәхмәт кызы бөтен гомерен намуслы hәм фидакарь хезмәткә багышлый. Ул 35 елдан артык сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
Хезмәт сөючән, бул-дыклы Гөлсинә Фазлый-әхмәт кызының тормыш юлы бик күпләр өчен үрнәк булырлык. Бүген ана бала-оныклар-оныкчыкларының уңыш-ларына hәм бәхетенә шатланып, Аллаhы Тәгаләнең биргәненә шөкрана кылып яши. Улы Филүс гаиләсе белән дус-тату гомер итә. Кызы Инзиләнең дә тормышы сокланырлык. Кече кызы Айгөлне дә үрнәк итеп куярлык. Балалары газиз әниләрен кадерли, аңа hәрвакыт булышып, хәлен белешеп торалар.
– Баштан кичкәннәрне яшь буынга сөйли башлагач, ышанмыйлар, кул гына селтиләр. Аларга бу михнәтләрне күрергә язмасын, – ди күпбалалы ана. – Барлык бала-оныклар-оныкчыларыма, кияү-киленнәремә рәхмәт әйтәсем килә, алар мине зурлыйлар, олылыйлар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: