Бүгенге көнемнән мин бик канәгать. Тормышыбыз гөрләп бара, балаларыбыз йөгереп йөри. Иң зур куаныч – өебез балалар тавышыннан яңгырап тора. Мин көләм инде, иртән һәм кич бездә базар, дип. Ә көндезен өйдә тынлык урнаша, олы балалар Данил белән Денис мәктәпкә китәләр, төпчекләре Тимур белән Елизавета балалар бакчасына йөриләр. Олы улыбыз Вадим Дүртөйле шәһәрендә укый.
Кечкенәдән эшләп үскән Раушания белән Андрей бүгенге көннәрен дә хезмәт белән үткәрәләр. Андрей Уфа шәһәренә барып эшләп йөри, ә Раушания – хуҗабикә. Юк, ул хуҗабикә буларак өй эшләре, балалар багу белән генә чикләнми, ә күпләп мал-туар, кош-корт асрый һәм шул ук вакытта изолоннан чәчкә-светильниклар эшли.
Бөре шәһәре кызы Раушания һәм Уфа егете Андрейның авыл тормышын үз итеп, гөрләтеп яшәүләренә күпләр таң кала. Раушанияның әтисе Чалкактан була, картәтисе авырып киткәч, аны карарга дип Шәйдуллиннар гаиләсе 1995 елда күчеп кайтырга мәҗбүр була.
Үзе биш бала әнисе булган Раушания булачак әниләргә: “Бала көткәндә үзеңне түгел, карыныңдагы баланы уйларга, фигурам ничек калыр дип түгел, баламның дүрт саны сау-сәламәт булсын дип теләк теләргә кирәк”, дигән теләкләрен ирештерде. Раушания күптән түгел “Ана даны” медаленә дә ия булды. Күпбалалы аналарга ярдәм иткән хөкүмәтебезгә зур рәхмәтле ул.
– Балаларны бердәм, тату итеп, туганлык хисләре тәрбияләү өчен хезмәткә өйрәтеп үстерәбез. Күпләп мал асрыйбыз. Бакча эшләрен дә бергә башкарабыз. Бер дә курыкмадым күпбалалы булудан. Ирем дә каршы булмады. Алар бит – тормыш мәгънәсе, әйтеп бетергесез шатлык. Хәзерге заманда бала тәрбияләү бөтенләй башкача. Бигрәк тә интернет заманында. Барысын да тикшереп торырга, өй эшләрен әзерләтергә кирәк. Шул ук вакытта хезмәткә дә өйрәтергә тырышам. Без замана гаиләсе, яңалыктан курыкмыйбыз. Балалар белән кинога йөрибез, түгәрәк даталарны кафеда билгеләп үтәбез. Туган көнгә шәм куелган торт – алыштыргысыз атрибут. Балалар Яңа ел чыршысы янында да теләкләр телиләр, Кыш бабайга кемнең нинди бүләк аласы килүе турында хат язалар. Аларның теләкләрен тормышка ашырырга тырышабыз. Андрей да минем өчен олы терәк. Ул акча кайтарып тора, мин балаларга кирәк-яракка һәм хуҗалыкны алып барырга тотынам. Бу елны Уфа районында өй салдык. Алдагы елга анда күчәргә дип торабыз, – дип алдагы планнары белән уртаклашты Раушания.
Гөлназ Хуҗина.