Бүгенге составта күбрәк яшьләрне күрергә туры килә, ләкин алар һәрберсе алынган эшен җиренә җиткереп башкарырга, үз җирлекләрендә яшәүчеләр белән элемтә тотарга тырыша.
Бу тармакта дистә еллар үзе дә участок вәкиле булып эшләгән, бүгенге көндә ике ел алар белән җитәкчелек иткән участок полиция вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Марат Камалов үзләренең эше белән таныштырып узды.
– Биредә күпьеллык стажлы хезмәткәрләр дә, яшь белгечләр дә эшли. Участковыйлар бүлегендә ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да хезмәт итә. Бүгенге көндә, мөгаен, эчке эшләр органнарында кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре эшләмәгән бер генә бүлекчә дә юктыр. Әлеге вакытта районыбыз халкына 9 участок вәкиле – полиция капитаннары ирле-хатынлы Лилия һәм Алмаз Шәеховлар, өлкән лейтенант Вадим Хәбиров, лейтенант Азамат Нургалиев, лейтенант Азат Мөгаллимов, кече лейтенант Айдар Фазетдинов, яңа гына аттестацияләнгән Денис Садретдинов, стажер Леонид Тимергалиев хезмәт күрсәтә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты Резеда Гыйльметдинова һәм административ күзәтчелекнең өлкән инспекторы, полиция капитаны Диларә Гыйльманшина үз бурычларын намуслы башкаралар. Участок вәкилләренең саны кимеде, ләкин аңа карап эше кимемәде. Бүгенге көндә аларның саны азайса да, замана белән бергә эшләре артып тора, документация буенча да алар алдына куелган бурычлар бик күп. Алар кәгазь белән генә эшләп калмыйча, электрон вариантта да күп эшлиләр, һәм электрон базага кертелеп, Башкортстан, Русия эчке эшләр министрлыгына һәрдаим җибәрелеп тора, – ди Марат Ирек улы.
Участок вәкилләренең хезмәте нәрсәдән гыйбарәт соң? Полициягә нинди хезмәтләр йөкләнгән, участок вәкилләре шуларның барысын да башкара. Алар җинаять тә ачалар, төрле тәртип бозуларга юл куймау буенча да эш алып баралар, юлда машиналарны туктатып, шоферларны да тикшерәләр, районыбызда уза торган зур чаралар барышында да катнашалар, шулай ук өйдә чыккан тавышлы хәлләр буенча да барып, тиешле чарасын күрәләр, ялган аракы сатучыларны да ачыклыйлар һәм башкалар. Ковид чорында да өстән йөкләнгән буенча участок вәкилләре җәмәгатьчелек урыннарында маскасыз йөрүчеләрне кисәтү буенча да эшләр алып барды.
Участок вәкилләренә иң күбе гаилә эчендә килеп чыккан низаглар белән очрашырга туры килә, вак урлаулар, мигрантлар белән эшләү дә бик актуаль эш булып тора. Участок вәкиле үз участогындагы һәрбер хуҗалыкны, анда яшәүчеләрне белергә тиеш, әгәр берәр хәл була кала икән, иң беренче участок вәкиленнән сорала, нигә мондый хәл килеп чыкты, дип. Ләкин безнең район участок вәкилләренең эшенә тел-теш тидерерлек түгел, чөнки араларында инде озак еллар эшләүчеләр дә һәм, шул ук вакытта, үзләреннән тәҗрибәле хезмәттәшләреннән үрнәк алучы яшьләребез дә бар.
Бу хезмәттә иң озак еллар эшләүче участок вәкиле булып бүгенге көндә Шәеховлар гаиләсе тора. Алар егерме елдан артык шушы хезмәттә. Шәеховлардан әзгә генә Марат Камалов калыша – аның хезмәт стажы 18 елдан артык.
– Шунысы куанычлы, бу эшкә яшьләр дә килә. Авыр хезмәт дип тормыйлар, җиң сызганып эшкә башладылар. Шул ук вакытта бүгенге көндә участок вәкилләренең җитеп бетмәвен дә ассызыклап узасым килә, шуңа да бу хезмәткә килергә теләүчеләр булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Тынгысыз эш булса да, участок вәкилләренең хезмәт хаклары әйбәт, инде һәрберсенә хезмәт машинасы да бирелә һәм ул гел яңартылып торыла, – ди Марат Камалов.
Көн саен, иртән хәрби формасын киеп, полициянең участок вәкиле үз өстенә меңләгән бурыч алуы, үз участогында яшәүче һәркем өчен җаваплылык тоюы, шул ук вакытта гражданнар белән аралашып һәм алар яшәгән урынга барып, дәүләтнең иң мөһим хокук саклау системасының йөзен күрсәтүен беркем дә уйламый. Гражданнарның көндәлек имин тормышы полициянең һәр участок вәкиленең эш сыйфатыннан тора.