– Безнең төп эшебез – халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү, милекне саклау, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу эшенең сыйфатын күтәрү, хокук бозуларны кисәтүнең бердәм системасын камилләштерү. Бүлекнең нәтиҗәле эшчәнлеген оператив мәгълүматлар дәлилли. Узган еллар белән чагыштырганда, районда гомуми җинаятьчелекнең кимүе күзәтелә. Монда халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчкечелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыру буенча район җитәкчелеге алып барган сәясәт зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә бүлек хезмәткәрләре югары нәтиҗәләргә ирешә, монда һәр полиция хезмәткәренең өлеше бар. Тагы да аларның профилактик эш алып барулары нәтиҗәсендә җинаятьләр аз кылына. Бүлек алдына куелган бурычларны үтәдек, җәмәгать тәртибен саклауны тиешенчә оештырдык, дип әйтер идем. Массакүләм мәдәни һәм сәяси чаралар вакытында җитди хокук бозулар очраклары теркәлмәде. Бу урында полициянең участок уполномоченныйлары эшен аерым билгеләп үтәсем килә. Алар җирле үзидарә органнары белән тыгыз бәйләнештә эшлиләр. Халыкның ышанычын яулау – безнең хезмәттә иң төп бурычларның берсе. Участок уполномоченныйлары үзләре хезмәт күрсәткән территориядә җинаять кылуларга юл куймас өчен профилактик эш алып баралар.
Саннарга килгәндә, 2024 елның өч кварталында теркәлгән гаризалар, хәбәрләр һәм һәлакәтләр турында башка мәгълүмат саны 13 процентка күбәйгән һәм 2323 тәшкил иткән (бу үткән елга караганда 301гә күбрәк).
2024 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Борай районы территориясендә 84 җинаять кылынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 41,7 процентка кимрәк, җинаятьләрне ачу 72,6 процент тәшкил итә.
Тугыз ай эчендә җәмәгать урыннарында кылынган җи-наятьләр саны 35,7 процентка кими, шул ук вакытта республика буенча әлеге күрсәткеч 24,7 процент тәшкил итә. Үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, әлеге категориядәге җинаятьләрнең күбесе бүлек хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланган. Әлеге җинаятьләрне ачу 87,5 процент тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12,5 процентка кимрәк. Шуның белән бергә складлардан, базалардан һәм кибетләрдән урлау буенча туктатылган эшләр санын 100 процентка киметүгә ирешәләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасының Борай районы бүлекчәсендә. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 17,4 процентка кимегән районда.
Районда урлаулар саны да 31,3 процентка кимегән. Тик теркәлгән урлаулар саны кимүгә карамастан, мошенникларның халыкның банк карталарыннан урлаулар арткан.
Агымдагы елның узган чорында хезмәт күрсәтү территориясендә кеше үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу, көчләү, талау, терлек, транспорт чараларын урлау, корал кулланып кылынган җинаятьләрнең очраклары күзәтелмәгән.
Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 9 ай эчендә 2 наркоҗинаять ачыкланган, законсыз әйләнештән 626,12 грамм наркотик матдә алынган.
Шулай ук, 2024 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча законсыз корал әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча эш оештырыла, 2 җинаять ачыклана һәм исәпкә куела.
Бу җинаятьләрнең бөтен исемлеге һәм аларның ачылу проценты түгел. Барысын да санап китүе дә мөмкин түгел.
Әлбәттә, бәйрәм уңаеннан алдынгыларны да билгеләп үтәсе килә. Бүлек җитәкчесе урынбасары, полиция начальнигы, полиция подполковнигы Марат Хәсәнов – унсигез ел, тыл начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Илдар Гыйззәтуллин – егерме ел, гомуми сораулар буенча бүлек начальнигы урынбасары, полиция начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы – Илфат Галиев, бүлек начальнигы урынбасары-шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе, полиция подполковнигы Олег Мирошниченко егерме елдан артык эшлиләр.
Җинаятьчеләрне эзләү төркеме оперуполномоченные полиция лейтенанты Динар Даутов, икътисадый хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме оперуполномоченные полициянең өлкән лейтенанты Марсель Гайнанов, штаб начальнигы эчке хезмәт майоры Илмир Гайсин, җәмәгать тәртибен саклау буенча начальник урынбасары, полиция подполковнигы Дамир Галәветдинов, участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Марат Камалов озак еллар намуслы хезмәт итәләр.
Миграция мәсьәләләре идарәсендә дә җитезләр эшли. Халыкка дәүләт хезмәтләрен вакытында күрсәтү, чит ил гражданнары белән эшләү, аларны ачыклау һәм җаваплылыкка тарту бүгенге көндә хезмәт күрсәтелә торган территориядә тынычлык һәм хокук тәртибенең иң мөһим күрсәткече булып тора. Идарә начальнигы, полиция майоры Артур Әмиров җитәкчелеге астында Зилә Шәрәфгалиева һәм Айсылу Туктамышева бөтен эшне бердәм башкаралар.
ЮХХДИнең Борай районы бүлеген полиция майоры Марсель Хәсәнов җитәкли. Инсур Фазлыйәхмәтов, Илнар Шәйдуллин, Илнур Миңнеголов, Марсель Шәйдуллин һәм башкалар үз эшенә тугры булып хезмәт итәләр.
Оператив кизү торучылар Илдус Айметов, Руслан Ибәтуллин, Алмаз Миңлебаев, Алсу Шәйхетдинова, Наилә Усманова, яңа гына эшкә урнашкан Лилия Сәйфуллина кебек кыз-егетләр булганда, бер генә мөрәҗәгать һәм гариза игътибарсыз калмый.
Шулай ук полиция династиясен дәвам итүчеләрне дә әйтәсем килә. Озак еллар җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы булып эшләп, лаеклы ялда булган Фидәрис Гәрәевның кызы полиция капитаны Лилия Шәехова полициянең участок уполномоченные булып хезмәт итә. Сүз уңаеннан, Лилиянең тормыш иптәше Алмаз да участок уполномоченные булып 20 елдан артык эшли.
Гүзәл затлар да бар бу авыр хезмәттә. Сорау алу төркеме тикшерүчесе, өлкән лейтенант Диларә Зәйдуллина, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәре, полиция капитаны Диларә Гыйльманшина, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты Резеда Гыйльметдинова, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция өлкән лейтенанты Гөлназ Әсләмова, административ законнарны үтәү буенча инспектор Фидәния Сабирова һәм башка гүзәл затлар хезмәт бурычларын намус белән үтиләр.
Шунысы куанычлы, полициягә эшкә яшьләр дә килә. Денис Садртдинов, Артур Фазетдинов, Вадим Хәбиров һәм яңа гына эшкә урнашкан стажер Леонид Тимиргалиев аңлы рәвештә үз сайлауларын ясаганнар, дип ышанасы килә.
Һәрберсен аерым әйтеп тә бетереп булмый. Тик тикшерү төркеме тикшерүчесе юстициянең өлкән лейтенанты Айдар Шафиковны телгә алмыйча мөмкин түгел. Ул грек-рим һәм билбау көрәшләре белән шөгыльләнә, эчке эшләр министрлыгында уза торган барлык ярышларда да катнаша. Үткән Сабантуйда көрәшеп, беренчелекне ала Айдар. Күптән түгел генә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының гер спорты буенча беренчелегендә команда зачетында беренчелекне, шәхси зачетта икенче урынны алган юстициянең өлкән лейтенанты.
Тагын телгә алып китәсе килгән полиция хезмәткәре – баш хисапчы, эчке хезмәт майоры Вадим Баһаутдинов. Ул – әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында командировкада.
– Барысы да уңган, җитезләр безнең. Ышаныч белән шуны әйтә алам: «02» номеры буенча бер генә шалтырату да, шәхсән тапшырылган гаризалар да игътибарсыз калмый. Безнең бүлек хезмәткәрләре гражданнарның һәр мөрәҗәгатенә тулысынча җавап бирә һәм гамәлдәге законнар нигезендә карарлар кабул итә, – диде бүлек начальнигы Илдар Мәдехәт улы. – Иң мөһиме – бүлекчәнең һәр хезмәткәре үз хезмәттәшенә ярдәмгә килергә, авыр минутларда кул сузарга әзер. Полицейский кайда булса да, тәүлекнең кайсы вакытында сигнал килсә дә, чакыру буенча куелган бурычларны үтәү өчен үз постына килә. Без барыбыз да бер уртак эш эшлибез, аның максаты – гражданнарның тормышын һәм мөлкәтен саклау. Полиция хезмәткәрләре һәрвакыт постта, халыкның тынычлыгын саклый. Сүз уңаеннан, хезмәттәшләремне, дусларымны, ветераннарыбызны эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Аларга гаилә иминлеге, тыныч хезмәт көннәре, һәр ситуациядә тыныч, үз-үзеңне тота белүләрен, белемнәрен куллануларын һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә һәрвакыт алгы сафта калуларын телим! Һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Аларның бетмәс-төкәнмәс энергиясе, максатчан булулары, үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек. Бердәм коллектив булып, киләчәктә дә халык иминлеген саклауда тырыш хезмәт күрсәтергә язсын.
Полиция хезмәткәрләре һөнәре – иң асыл һәм катлаулы. Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасының Борай районы буенча бүлегендә үз эшенең чын профессионаллары хезмәт итә, иң катлаулы бурычларны да намус белән үтиләр. Алар тәүлек буе постта торалар, районда яшәүчеләрнең хәвефсезлеген саклыйлар, нәтиҗәле профилактик һәм аналитик эш алып баралар.