Җәмгыять
7 Ноября 2024, 10:59

Депутат яшь белгечләр белән очрашты

Бүген, 7 ноябрь көнне, муниципаль Борай районы хакимияте бинасында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Илшат Вазигатовның гражданнарны чираттагы шәхсән кабул итүе булды.  

Депутат яшь белгечләр белән очраштыДепутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты

Кабул итү барышында төрле мәсьәләләр каралды. Илшат Әгъзам улы очрашуга килгән гражданнарның һәммәсе белән ихлас аралашты, барлык сорауларны өйрәнүгә алды.

Шулай ук бу көнне Борай район үзәк китапханәсендә «ГосСтарт.Диалог» проекты чикләрендә Илшат Вазигатов районның яшь белгечләре белән дә очрашты.

«ГосСтарт.Диалог» - ул яшьләрне, студентларны дәүләт һәм муниципаль хезмәт белән башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән очрашулар һәм кейслар карары аша таныштыру коралы булган һөнәри юнәлеш бирү проекты.

Депутат яшьләргә үзенең карьера үсеше тарихы турында, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендәге практикалар һәм проектлар турында сөйләде.

Очрашу ачыктан-ачык сөйләшү, җылы, эчкерсез әңгәмә рәвешендә барды. Яшь белгечләр тарафыннан төрле кызыксындырган сораулар яңгырады һәм аларга тулы җавап бирелде.

Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Депутат яшь белгечләр белән очрашты
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас