– Машина йөртүче һөнәрендә иң мөһиме – түземлелек, – дип саный Бөре үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтенең Борай бүлекчәсе водителе Ирек Шәрәфиев.
Әйе, шулай шул, бигрәк тә ашыгыч ярдәмдә эшләгән автомобильчеләргә аеруча игътибарлы, түземле һәм хезмәтеңне сөюче булырга кирәк.
Ирек Талха улы бүгенге көндә ашыгыч ярдәм машинасы водителе генә түгел, ә механигы да. Ул үз вазыйфасын намус белән башкаручы хезмәткәрләрнең берсе. Аның карамагындагы машиналар һәрвакыт төзек булырга тиеш. Шуңа күрә ул биредә тәүлек әйләнәсенә эшли. Өенә дә тик өстен алыштырырга гына кайтып килә диярлек.
– Безнең хезмәттә уяу булырга кирәк. Механик буларак өч ашыгыч ярдәм машинасын хезмәтләндерәбез. Көн дә иртә белән водитель егетләребезгә хәвефсезлек техникасы кагыйдәләре турында аңлату эше алып барам, юл кәгазе тутырып бирәм.
Көн-төн юлдабыз, чөнки чирләүчеләр бик күп. Водительләр белән уртак тел табып, бөтен эшне дә бергә башкарабыз. Безнең арада иң олы, тәҗрибәле водитель Ранис Гаязов, ул җиде ел эшли инде. Ранисның ике улы Раил һәм Рәзил дә шушы хезмәттә әтиләре белән бергә үз эшләрен белеп башкаралар, техникага да сак карыйлар. Ранистан соң бу өлкәдә ару гына еллар эшләгән Салават Сәйфетдиновны да телгә алмый китү мөмкин түгел. Ул, тәҗрибәле водитель буларак, һәрвакыт яшьләргә үрнәк булып тора. Үзенең киңәшләрен бирә, ремонт эшләрендә ярдәмләшә. Илназ Солтанов иң яшь водителебез булса да белмәгән нәрсәсе юк. Бу егеткә эшне кушасы юк, үзе белеп эшли. Нык тырыш, техниканы аңлап эш итә. Илдар Рафыйков, Илнур Әсләмов, Вахит Нургалиев үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы водительләр. Водительләрнең олы таянычы, ярдәмчесе, бөтен бүлмәләрне генә түгел, ашыгыч ярдәм автомобиле эчендә урнашкан җиһазларны дезинфекцияләүче, тазартучы Дамира Миндиярованы да телгә алмый китү мөмкин түгел. Дамира бик тырыш, ул безнең өчен җыештыручы гына түгел, ә коллективта иң абруйлы, уңган апабыз да, – дип үзенең хезмәттәшләре турында җылы итеп әйтеп китте Ирек Шәрәфиев.
Ирек үзе Калмык авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үсә. Уфа урман хуҗалыгы техникумын тәмамлап, хуҗалыкара урман хуҗалыгында төбәк технигы булып хезмәт юлын башлый. Аннан инде Чалкак урманчылыгының цех начальнигы булып эшли. Озак еллар урман хуҗалыгында эшләп тәҗрибә туплагач, Иреккә олы яшьтәге әнисе янына кайтырга туры килә. Шуннан инде ул элеккеге “Алга” колхозына эшкә урнаша. Үзгәртеп кору елларында колхозлар беткәч тә уңган, тырыш Ирек аптырап калмый. Балта остасы буларак заманча өй түбәләре ябуда һәм төрле эшләргә йөреп гаиләсен карый. “Җитез Танып” җәмгыятенең аучылык хуҗалыгында аучылык инспекторы булып та алты ел хезмәт юлын багышлый. Урман хуҗалыгына үзен багышлаган кеше ашыгыч ярдәм хезмәтенә водитель буларак эшкә урнаша. Коллективны туплау сәләте, күпкырлы һөнәр иясе буларак бу өлкәнең дә асылына төшенеп, үз иңендә җаваплылык тоеп эшләп йөри. Тормыш иптәше Флидә дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Бүгенге көндә хирургия бүлегендә санитарка булып эшли. Шәрәфиевлар көн дә Калмык авылыннан килеп эшләп йөриләр. Алар беркайчан да үзләренең тормышыннан зарланмыйлар.