Каләмем кәгазь буйлап, ә уйларым авылга дәү әнием янына йөгерә. Берләч авылында хөрмәтле Ак әби, минем кадерлеләрдән дә кадерлерәк дәү әнием Гәрәева Рәйфә Миңнегали кызы яши. Тугызынчы дистәсен тутырып яткан бу изге җан авыл читендәге йортында балаларына, оныкларына гомер һәм бәхет теләп, догалар укый, өстәлләрен тутырып тәмле ризыклары белән ялларда кунакка кайтуларын көтә. Тәрәзә төбендәге гөлләренең матурлыгыннан күзләр камаша. Ә җылылык һәм чисталык бөркеп торган өендә шундый рәхәт, шундый тыныч. Тәмле тәбикмәкләре белән чәй эчә-эчә дәү әнинең фәрештәдәй нурлы йөзеннән күзләрне ала алмыйбыз, хатирәләрен тыңлап вакыт үткәнен дә сизмибез. Дәү әни Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен яттан сөйли, күпме җырлар белә, нинди җылы оекбашлар бәйли!
Алты яшендә ятим калып, әнисе һәм туганнары белән сугышта хәбәрсез югалган әтиләрен гомерләре буе көтеп яшәгәннәрен сөйләгәндә ирексездән күз яшьләрем чигәләрем буйлап ага. Күпме ачлык, авырлыклар, интегүләр күргән ул. Аның әйбер кадере белүләре дә, икмәкнең валчыгын да әрәм итмәгәне, хезмәт яратуы, тормыштан ямь табуы безгә искиткеч тәрбия булды.
Дәү әнинең күңел түрендә барыбызга да урын бар. Ул балалары, оныклары, оныкларының балалары өчен дә бердәй яна, бердәй борчыла. Бүгенге көндә барган канлы сугышларда һәлак булучылар, имгәнүчеләр өчен дә догалар кыла.
Олы яшьтә булуына карамастан, төгәл зиһенле, җитез хәрәкәтле, уңган, пөхтә, гел изгелек һәм игелек юлында булган дәү әниебезгә сокланып туя алмыйбыз.
Гомере буе дәү әтиебезгә тугры тормыш иптәше, дүрт баласына кадерле әнкәй, онык-оныкчаларына үрнәкле дәү әни, бианасына итагатьле килен (унҗиде ел әниле-кызлы кебек яшәделәр), олыгайган әнкәсенә терәк, туганнарына ачык йөзле булып яшәгән дәү әниемне мин мөселман хатыннарының тере өлгесе дип әйтер идем. Өстәлендә һәрчак газета-журнал, шкаф киштәләре тулы дини китаплар, ә күңелендә ятлаган догалары, изге теләкләре. Хәл белергә килгән авылдашларын чәй эчерми чыгармый. Якты йөзе, тәмле сыйлары өчен аны барысы да хөрмәт итә.
Безнең өчен авылның яме – дәү әни. Инде оныклары әни-әти булсалар да, аның янына килгәч, балачакка кайткан кебек булабыз. Итәгенә башларны салып иркәләнәсе, сиртмәле караватында сикерәсе, су буеннан озак кайтмый йөргән каз бәбкәләрен алып кайтып аны шатландырасы килә. Тик вакыт тәгәрмәчен кирегә җибәреп булмый шул. Без дә олыгайдык, аны да заман җилләре көннән көн үзгәртергә тырыша. Тышкы кыяфәте үзгәрсә дә, күңел җылысы һаман да барчабызга да җитә, изгелеге элеккечә.
Минем һаман да колагымда аның акыллы киңәшләре:
– Йөрәкнең беренче дошманы – авыр сүз, сакланып сөйләш, балам.
– Вакыт кадерен белмәүчегә сәгать телен күрсәтә. Вакытның бер күзе – Кояш, икенчесе – Ай.
– Ялгышын яшергән ялгышкан.
– Оялу – ярты иман.
– Күңелне үзенә тартучы нәрсә – кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.
– Тормыш китабы ансат кына укылмый.
– Үзең тапмаган малның кадере булмас.
– Иртә торган үкенмәс.
Тышта бәйрәм иртәсе. Тәмле күчтәнәчләр алып, ашкынып, дәү әнием янына кайтып киттем. Тышка ук таралган тәмле исләрдән аңлашыла – дәү әни безне көтә. Ялт итеп юылган күтәрмә баскычыннан өйгә үтәм. Кочакларын җәеп дәү әнием ишектән үк каршы ала.
Аллаһым, әле күп еллар онык булу бәхетеннән аермачы безне! Күзләре күреп, колаклары ишетеп, үз аякларында йөреп, безгә догаларын укучы дәү әниебез исән-сау булса иде. Үзебез дә олыгайган көнебездә шундый үрнәкле дәү әни була алсак иде. Оныкларыбыз безне дә сагынып, хәлләребезне белергә кайтсыннар иде. Ә без, үз чиратыбызда, аларга да нинди дәү әни белән үскәнебезне сөйли алсак иде!..