Әнүдә Хәким кызы, тормыш юлының сикәлтәләрен утыз ел дәвамында бергә кулга-кул тотышып узган тормыш иптәше Илдус Зәйнулла улы фаҗигале дөнья куйгач, ялгызы кала. Баш бухгалтер вазыйфасын алып бару белән беррәттән, күптәнге теләге булган гарәпчә укырга өйрәнү, дин йолаларын үтәү өчен, Чаллы мәдрәсәсендә белем ала, җиңел машина йөртү һөнәрен үзләштерә, шәһәрдә яшәп, бакча тоткан кешегә техникасы булуы, тормышын алып баруны җиңеләйтә дип уйлый ул.
Кайда гына яшәсә һәм эшләсә дә, аның өчен гаилә, туганнары беренче чиратта. Малае Шамил – шәхси эшкуар, үз гаиләсе белән аерым тормыш алып бара. Әнисенә хәстәрлекле, кайгыртучан ул, хатынына – сөекле ир, кызы Аделинага – кадерле әти. Тормыш шулай корылган, кемдер күчә мәңгелеккә, корган тормышы, нәсел җепләре дәвам итә.
«Кайгы» дигән төшенчә җир йөзенә килгән бер кешене дә урап узмый торгандыр шул. Язмыш җепләре туган ягына алып кайта Әнүдәне.
Таңатарда туып-үскән Әлфир Сәләхетдин улы Мөхәмәтдинов, шушы авылга Бөре педагогия институтын тәмамлап, юллама белән мәктәпкә эшкә килгән Тәтешле районы Иске Кайпан авылы кызы Лилия Мәхмүт кызы Нәбиева белән гаилә корып, өч балага гомер бүләк итәләр. Уллары Әлфис – Казан авиация институтын, кызлары Әлфия – Мәскәү гидромелиорация институтын, кече уллары Айдар Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, олы тормыш юлына чыгардык дигәч кенә, төпчекләренең кыска гомерле булуы ата-ана йөрәгенә төзәлмәслек яра салуы, әни кешенең сәламәтлеген какшатып кына калмый, бакыйлыкка күчүенең сәбәбе дә булгандыр. Нишлисең, тормыш дәвам итә, яшәргә кирәк. Әлфиргә шул чак күрше авылда туып-үскән Әнүдә Хәким кызын тормыш иптәше итеп тәкъдим итәләр. Уйлашкач, алар киләчәк тормышларын бергә алып барырга ризалашалар. Алда әйтелгәнчә, Әнүдәнең туган ягына кайту сәбәбе дә шунда.
Гаять тыйнаклыгы, үз-үзенә карата тәнкыйтьчел, нинди генә эш йөкләтелсә дә аңа бик җаваплы карый торган, эшкә сәләтле һәм егәрле, әле дә актив позицияле кеше булып кала биргән, 40 ел эш дәверендә укытучылар һәм укучылар арасында олы хөрмәт казанган кеше ул Әлфир Сәләхетдин улы. Аны бәхетле итеп, күпме мөмкин булса, шул кадәрле озаграк яшәтәсе килгән Әнүдә Хәким кызы язмышларын бергә бәйләп, бер-берсенә терәк, таяныч булып яшәп китүе очраклы түгелдер. Уй-фикерләре, дөньяга карашлары, икесе дә уңган, тырыш, булдыклы булулары да берләштерә аларны.
Әнүдә Хәким кызы үзенең туган Яңа Алтыбай һәм Түгәрәк авыллары турында мәгълүмат туплап, “Бәләкәй авылның зур тарихы” исемле мәкалә яза. Авыл старостасы буларак, аның проблемалары, аларның чишелеше, башка темаларны яктырткан язмалары әледән-әле районның “Алга” гәзитендә дөнья күреп тора. “Таңатар авылы соңгы 100 елда”, “Хәтер китабы” кичәләрен әзерләп, үзе алып баручы һәм сценариен язучы, Гөлшат һәм Әбүзәр Камалтдиновлар йортында “Исламия” хатын-кызлар ансамбле (әйткәндәй, Әнүдә Хәким кызы шушы төркемнең әгъзасы) тарафыннан оештырган борынгы йолаларның берсе булган “Кич утыру” күренеше дә аның сценарие буенча уздырыла. Авылда, районда нинди генә чаралар үтмәсен, аның бәйләгән, теккән кул эшләре, ул үстергән, әзерләгән нигъмәтләр күргәзмәләрнең бизәге булып тора. Район күләмендә узган “Уңышлы уңыш” һәм башка бик күп күргәзмәләрдә призлы урын алуы очраклы түгел. Район старосталары арасында беренче урынны яулап, сертификатка ия булган кеше дә ул. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Өмет” гәзите игълан иткән «Җиңү хакы” дип исемләнгән мәкаләләр конкурсында да Әнүдә Хәким кызы җиңү яулады. Үзенең әтисе Хәкимҗан һәм биатасы Сәләхетдин турында ике мәкалә басылып, Башкортстан республикасы буенча өченче урынга чыкты.
Әлфир абый исә укыту чорында биология фәне буенча яңача оештыру һәм аның эш методларын камилләштерүне күздә тотып, мәктәп алды тәҗрибә участогы булдыра.
Олы йөрәкле, зыялы, инсафлы, иманлы, сабыр-ипле холыклы, һәркемнең сәләтен ача белүче тәрбияче, акыллы киңәшче, дөньяны тирән аңлаучы ул Әлфир Мөхәмәтдинов. Аның укытудагы уңышлары өчен РСФСР, БАССР Мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары, “Укытучы – методист”, БРның “Югары категорияле биология укытучысы”, 1969,79,89 елларда үткән халык санын исәпкә алуда инструкторлык эшен уңышлы башкарганы өчен Рәхмәт кәгазьләре, БРның
100еллык юбилее уңаеннан медаль һәм башка бүләкләре бар.
2000 елда Әлфир Сәләхетдин улы оештырган туган як тарихын өйрәнү музее да аның исемен йөртә. Ул әле дә мәктәп музее өчен янып яши. Инде мәктәп ябылса да, экспонатларны югалтмаган, таратмаган мәктәп директоры Гөлсинә Галковага рәхмәтле булып, булганын саклап, тагын да баетырга тырышып йөриләр бу гаилә әгъзалары.
Тәвәкәллек тә көчле үзләрендә. Бушап калган зур гына бер бүлмәне җиһазландырып, экспонатларны булганын һәм яңаларын һәрберсен урнаштырып, бизәп, мәш киләләр. Алар башкарган эшләрнең бушка булуын әйтәсе дә юк. Алар өчен бу эшләр язылмаган закон булып кала килә.
Өлкән яшьтә булуларына карамастан, авыл тормышында да актив катнашалар алар. Шушы гаилә тарафыннан Таңатар авылына карата кылынган изге гамәлләр бихисап. Авыл зираты йортын төзекләндерү, дини йолалар уздырырга ярдәмгә килү, авыл советына караган алты авылның Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләрнең исемлеген төзеп барлау, һәлак булганнарның исемлеген һәйкәлгә куюга әзерләү... Таңатар авылына нигез салучыларның исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән һәрбер таңатарлы нәсел җебен барлый алырлык итеп аны үзләре язган һәм нәшер иткән “Газиз туган җирем – Таңатар” китабына кертү, 1795 елдан алып авыл халкы шәҗәрәсенең баннерын ясату, тарихы, шул исәптән мәчет тарихы, 230 елны эченә алган авылдашлар турында язмалар авторы Әлфир Сәләхетдин улы булса, китап булып чыгуында Әнүдә Хәким кызының хезмәте бик зур. Кулъязмаларны электрон формага китерүдә ул вакыттагы район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, районның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм Таңатар авылы мәктәбе укытучылары ярдәменнән тыш мөмкин дә булмас иде. Аларга, һәрберсенә аерым рәхмәт, ди алар. Бу китап укучыларны туган як тарихы белән кызыксынуны уятуны да максат итеп куя. Ул, шушы гаиләдәге ике шәхеснең Таңатар халкын зурлавының күркәм үрнәге икәнен дә исбатлый.
Елларны алдап, адаштырып булмаса да, гаилә башлыгы 85 яшь белән, хәләле 75ен тутырса да, гомер биеклегеннән узган юлларына борылып карасалар, шөкер, үкенерлек түгел. Кылган изге гамәлләре, башкарылган зур эшләре балкып ята. Озак еллар салган намуслы хезмәтләренең мәнфәгатен татып, матур итеп дөнья көтәләр. Алар икесе дә актив тормыш алып баралар, йорт-каралты тирәләрен яңартып, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстереп, бал кортлары үрчетеп яшәү дәрте белән гомер кичерәләр. Ялан кебек иркен өйдә икәүдән-икәү калган чаклары бик сирәктер. Әледән-әле уллары, кызлары, оныклары, туганнары гаиләләре белән кайтып, шау-гөр килеп, аларны шатлыкка күмеп китәләр. Авылга ямь, кот биреп, һәрчак кунакка дәшеп торучы якын кешеләр алар авылдашлар өчен дә. Йортларыннан да, йөзләреннән дә яктылык, җылылык бөркелә аларның. Бәхетле парларда гына була торгандыр ул андый илаһилык.