Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 октябрь , 11:42

«Безгә еллар куркыныч түгел»

“Ул көннәрне Ходай күрсәтмәсен”, – дип башлады сүзен Иске Тукран авылында гомер кичергән 95 яшьлек Мәгъзифә әби Зиннәтуллина, без барып кергәч.

«Безгә еллар куркыныч түгел»
«Безгә еллар куркыныч түгел»


1941 елның 22 июне. Илебез тарихына кара хәрефләр белән язылган көн. Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп, укучылар сөенешеп каникулларга киткән генә вакыт. Җәйнең шундый ямьле, кояшлы матур көнендә илебез күген кара болыт каплый. Фашист Германиясе сугыш башлый... Алда канлы күз яшьләре, рәнҗү, сагыш белән сугарылган 1418 көн һәм төн...
Бар халык Җиңү өчен канкойгыч сугышка күтәрелә. Кемдер тылда, кемдер алгы сызыкта... Тарих бездән ерагайган саен ул елларның тере шаһитлары саны да кими.
Иске Тукран авылында туган, шунда ук яшәүче ветеран Мәгъзифә әби ул көннәрне исенә төшергәндә әле дә яулык чите белән генә күз яшьләрен сөртеп ала. Башына матур итеп ак яулыгын бәйләгән бу мөлаем, тыйнак Ак әбигә тормышта ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.
“Ул көннәрне бүгенге тормыш белән чагыштыра торганмыни соң, – дип сөйләп китте бала чагын сугыш урлаган ветеран. – Сугыш башланганда миңа 11 яшь тулган иде бит. Көзен тудым мин. Әни өйдәге эшләрне бетермичә уенга чыгармый иде. Бала гына бит әле, уйныйсы килгәндер, күрәсең. Шулай өстәлләрне җыеп бетергәч, әнидән уенга чыгарга рөхсәт сорадым. Әни ул вакытта бер хатын белән сөйләшеп тора иде. Ул бригадир икән. Шул бригадир апа миңа шунда: “Юк инде, кызым, хәзер уйнап йөри алмыйсың, мин сине эшкә чакырырга килдем”, – диде дә шул көнне үк бодай чүбе утарга алып китте”.
Шул көннән кызның балачагы тәмамлана. Уракта, амбарда, ындыр табагында – колхозда нинди эш бар, барысын да эшли ул. “Ул елларның авырлыгын сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмый. Аякта чабата. Ашарга, булса, бәрәңге, булмаса – үлән. Безнең әни сыерны бетермәде. “Сыер булгач, ач булмыйсың”, – дия иде. Ул безне ачлыктан саклап калгандыр да, – дип дәвам итте сүзен әбекәй. – Ындырда көне буе эшләгәннән соң, кеше юк, дип, төнгә дә калдыралар иде. Төнлә дә суга идек. Өлкәнрәк булгач, комбайн тирәсендә эшләдек. Көлтәләр биреп тордык”.
Сугыш беткән, дигән шатлыклы хәбәрне басудан кайтканда ишетә алар. “Төшке аш вакытында “сугыш беткән”, дигәнне ишеткәч, бар халык елый башлады. Бөтен авыл шау итте ул көнне. Кызганычка каршы, әти генә сугыштан кайта алмады, “югалды” дигән хәбәре генә килде. Шулай итеп сугыш тәмамланды. Әкренләп шушы тормышка килдек”, – ди Мәгъзифә әби.
Бүгенге тормышына шөкер итеп яшәсә дә, сугыштан соң да җиңел тормыш көтеп тормый әле аны. Уфага эшкә китә яшь кызыкай. Ярты елдан соң Свердловск шәһәренә күченә ул. Язмышы да биредә көткән була аны. Свердловскта ул булачак тормыш иптәше, Колай егете Ибраһим белән таныша. Гаилә корып, яшьләр кызның туган авылына – Иске Тукранга кайтып төпләнәләр. Ибраһим да, Мәгъзифә дә гомерләрен колхозда эшләү белән бәйлиләр, ир – механизатор була, хатын сыер сава. Ике бала тәрбияләп үстерәләр Зиннәтуллиннар.
Шул авыр елларның әҗере – бүгенге тормышы матур Мәгъзифә әбинең. Ике онык, бер оныкчык янәшәсендә Ак әби булып яши ул.
Якыннары өчен Мәгъзифә әбинең озын гомерлелеге гаҗәп түгел, чөнки ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Насыйп булса, менә тагын кояшлы җылы язларны каршы алыр әле әбекәй.
Лира ЮРАСОВА.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: