Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 10:54

Юлларның сыйфаты өчен алар җавап бирә

Ел саен октябрь аеның өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Район тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакларда эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш – бер өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый. Автомобиль юллары безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра.
Районыбызда юллар елдан-ел яхшыра бара. Моңа җирлегебездә эшләп килүче юл оешмасы – Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы егетләре зур өлеш кертә.
Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы карамагында 455 чакрым озынлыктагы юл исәпләнә. Аларны карап тоту – мастер егетләр, шоферлар карамагында. Алар агымдагы елның тугыз ае эчендә юллар төзелеше һәм аларны ремонтлау буенча зур эш башкардылар. Узган ел Совет-Октябрь урамнарын ремонтлауның беренче этабы башкарылган иде. Бу эш быел тәмамланды.
Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенә алты район керә: Балтач, Борай, Калтасы, Краснокама, Тәтешле һәм Яңавыл. Шуңа күрә Борай участогы эшчәннәре үзебезнең районда гына түгел, күршеләрдә дә эшлиләр, юлларның төзеклеген контрольдә тоталар. 
– Юллар төзекләндерүдән тыш, егетләр кышкы чорга да әзерлек алып бара. Кышкы чорда эшләячәк техниканың төзеклеге, әзерлеге тикшерелә. Кышын юлларга сибү өчен тозлы ком әзерләнә. Кышкы чорда юлларда, гадәттәгечә, тәүлек дәвамында кизү торачакбыз, – ди җитештерү-техник бүлеге инженеры Илшат Нуриев. – Юл хезмәткәрләренең төп бурычы – юлларда бозлавык, кар көртләре кебек табигать факторларына үз вакытында җавап бирү, чөнки алар еш кына юллардагы фаҗигаләр сәбәбе булалар. Моның өчен һәрчак, теләсә кайсы минутта, төнлә дә, көндез дә тулы сугышчан әзерлектә булырга туры килә. 
Юл хезмәткәрләре яңа юллар салу, төзекләндерү белән генә мәшгуль түгел, алар юл буйларын тәртиптә тоту өчен дә җаваплы. Юллар хәвефсез булсын өчен хезмәткәрләр юл буйларына үскән агач-куакларны чапкычлы трактор, моторлы пычкы ярдәмендә тазарталар.  Әлеге эш юлларны агачлар капламасын, машиналарга юл күренеп торсын өчен башкарыла. 
Борай участогында барлыгы 48 кеше эшли, алар мастерлар, юл эшчеләре, машина йөртүчеләр һәм башкалар. Иң тырышып, үз бурычларын җиренә җиткереп башкарган хезмәткәрләрне билгеләп үтәсе килә. Мәсәлән, йөк машиналарында водительләр Олег Мартынов, Финарит Шәрифгалив, Илдус Раянов, Дамир Хәйруллин һәм Динарит Мәүлиев,  махсус машиналарда Флүр Гайнетдинов белән Ринат Нуртдинов, автогрейдерда Ринат Гыймранов, тракторчылар Финат Гайнанов, Мадис Зиннәтуллин, Илгинәр Дәүләтшин, Вадис Хәлиуллин, төягеч техникада Альберт Шакиров, экскаватор машинисты Рәмис Галиев, асфальт салу машинисты Фәнзил Муллагалиев, каток машинистлары Ирек Хәйдәров белән Хәлимҗан Мөгыйнов, электр-газ белән эретеп ябыштыручы Данил Гәрәйшин, ремонт буенча слесарь Вәрис Мирзаханов, асфальт-бетон заводы мастеры Рәвил Галәветдинов һәм операторлары Инил Мәрданов, Ринат Саяпов, Алексей Хәмидуллин һәм Илшат Шафиков, юл мастеры Азат Әхияров, токарь Ранис Фәйзуллин, электрик Сергей Войнов, юл эшчеләре Зөфәр Фәмиев, Ришат Хәерламанов, Алмаз Килмәтов һәм башкалар хезмәт куялар. 
– Сезонына карап эш һәрвакыт булып тора, – диләр егетләр. – Кышын юлларны кардан арындырабыз. Җәен юллар төзибез, чокырларны ремонтлыйбыз, юл кырыйларын, юлларны норматив халәттә тотарга тырышабыз, юл билгеләрен алышытырабыз.
Тәтешле юл төзү-ремонтлау идарәлегенең Борай участогы җитәкчесе Фәнзил Хәлиуллин да үз хезмәткәрләрен мактап кына телгә ала.
– Минем хезмәттәшләрем һәм шәхсән үзем өчен юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне – башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен тагын бер сәбәп ул. Ветераннарыбызны һәм бүген эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Сезгә авыр, әмма игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә алда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә, – дип котлау сүзләрен җиткерә Фәнзил Мәхсүт улы профессиональ бәйрәмнәре алдыннан.
Лира ЮРАСОВА. 

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: