Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 10:15

Хезмәттән – тәм, тормыштан ямь алып яши

Әдибә Әхмәтҗанова – кырык ел почта бүлеге мөдире һәм хат таратучы булып эшли, ул почта элемтәсенең өлкән хезмәткәрләреннән берсе.

Хезмәттән – тәм,  тормыштан ямь  алып яши
Хезмәттән – тәм, тормыштан ямь алып яши

Халыкка яңа хезмәтләр тәкъдим итеп, почта хезмәткәрләре эшен кире карауны таләп иткән базар мөнәсәбәтләре шартларында да ул авылда матбугат басмаларына тотрыклы язылуны саклап калуга ирешә. Әдибә апа бүгенге көндә хаклы ялда булуына карамастан, тырышып дөнья көтүен дәвам итә.
Ветераныбызның хәлен белергә дип Яңа Тазлар авылына юл алдык. Без хезмәттәшебезнең йортына барып кергәндә ул эш белән мәш килә иде. Безне күрү белән бөтен эшен ташлап, йөгереп килеп каршы алды. Теремек, бәләкәй генә Әдибә апабыз һаман да эш дәверендәге сыман ачык йөзле, җитез, бер басасыга биш басып тора.
Авыл халкы тарафыннан да аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетәбез.
Әдибә Нигъмәтулла кызы Иске Дүсмәт авылында туып-үсә, башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Урта белем алырга Борай беренче мәктәбенә килә. Мәктәпне тәмамлагач, Борай элемтә бүлегенә хат ташучы булып эшкә урнашып, үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Элемтәнең эш серләренә тиз төшенә яшь белгеч. Җитәкчеләр тарафыннан абруй яулый һәм оператор һөнәрен үзләштереп эшли башлый. Эшчән кызны җитәкче тиз күреп алып, аны авыл элемтә бүлекләре мөдирләренә ял бирүче белгеч итеп тәгаенлиләр. Шулай өч ел эшләгәннән соң 1974 елда Яңа Тазлар элемтә бүлегенә мөдир итеп эшкә куялар.
Шушында эшләгән вакытта Әдибә апа үзенең ярын очратып матур итеп тормыш корып җибәрәләр. Әхмәтҗановларның гаиләсен матурлап бер-бер артлы өч кыз дөньяга туа. Балалары да үзләре кебек тырыш, уңган, булдыклы булып үсәләр. Бүгенге көндә Әдибә апа кызлары турында шатланып сөйли. Чөнки алар тормышта үз юлларын табып, гаиләле булып ,әниләренә терәк булып яшиләр. Әдибә апаның җиде оныгы бар. Ул балаларының, оныкларының шатлыгына сөенеп картлыгын кичерә. Бар да җитеш, тик аның канаты гына сыңар. Моннан берничә ел элек гаилә башлыгы мәңгелек йортка күчә.
– Минем бөтен әйберем дә бар, Аллага шөкер. Балаларым да әни дип кенә торалар. Шулай булса да капма-каршы утырып чәй эчәргә тормыш иптәшем генә җитми, – дип юксынып сөйли Әдибә апа, яшьле күзләрен сөртеп.
Менә шулай моңсуланып утырган җиреннән апабыз кинәт кенә “Әйдә әле, Сәвихана, мин сиңа үземнең Яңа Тазлар элемтә бүлегендә кемнәр белән эшләгәнемне дә сөйләп китим әле”, – дип сүзен башлап җибәрде.
– Мин эшкә башлаганда хат ташучы булып эшләүче Рәкыйгә Гыйләҗева, Римма Бикташева, Мөгалимә Әкъсанова, Гөлфинә Муллагалиева, Зәйнәп Әхмәтовалар белән эшләдем. Алар мине беренче көннән үк үз иттеләр. Белмәгәннәремне өйрәтеп җибәрә иделәр. Киңәшләрен дә биреп тордылар. Гомумән, хезмәт юлымда шушы кызлар олы таяныч булды миңа. Шуңа күрә дә алар белән бердәм, тату булып озак еллар килешеп эшләдек. Минем аларга рәхмәтем зур. Кичләрен уйланып, хатирәләр йомгагын сүтеп утырам да, эх, шул елларның бер генә көнен кире кайтарырга иде, – дип сөйли ветераныбыз хезмәт елындагы шатлыклы көннәрен исенә алып.
Әдибә апа бүгенге көндә дә гөрләтеп тормыш көтеп ята. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрый, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә. Мин дә Әдибә апа сыман бүлек мөдире булып эшләп, хаклы ялга чыктым. Мин эшкә башлаганда мине эшкә өйрәтүче нәкъ Әдибә апа булды. Минем дә аңа рәхмәтем чиксез. Әле дә ул шул еллардагыча эшкә дәртле, уңган, тырыш. Үзенең үткән гомер юлыннан бер дә зарланмый. Бәләкәй генә гәүдәле шушы хатын-кызда күпме көч-куәт, тормышка дәрт, күзләреннән очкын чәчеп торуы да аның көчле рухлы булуын ачыклап тора.

Сәвихана Солтанова, почтамт бүлеге ветераннары советы рәисе.

Автор:
Читайте нас: