Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 14:05

Гасыр тарихлы кое

Элек-электән авыл халкы урам саен кое казыган.

Гасыр тарихлы кое
Гасыр тарихлы кое

Бер авылдан икенче авылга узучы юлчылар шушы коеларга тукталып, сусаганнарын басканнар, атлар эчергәннәр. Коеларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору – саваплы эш дип саналган. Үтәгән авылы халкы да мондый саваплы эшкә бердәм тотына. Өлкәннәр көне бәйрәме уңаеннан биредә зур вакыйга булды: бер гасырлык коены төзекләндергәннән соң ачу чарасы үтте.
Моннан йөз ел элек Үтәгән авылы халкын сулы итү өчен үзенең ихатасында Ямалтдин карт кое казый. Шушы кое суын эчеп ничәмә-ничә буын кеше үсә. Тик хуҗа мәңгелек йортка күчкәч, коены караучы калмый. Менә шуннан инициативаны Рәмилә һәм Азат Хәсәновлар белән Фәнүзә һәм Әлфир Шәйнуровлар үз кулларына алып, авыл халкы белән киңәшләшеп, кое төзекләндерү өчен акча җыялар. Үтәгәнлеләр бердәм булып, су чыганагын чистартып, тирә-ягын коймалап алып, матурлап куялар. Бүген исә Ямалтдин бабай коесы элеккечә, тешне камаштыра торган салкын сулары белән авыл халкын, юлчыларны сыйлый.
Әйе, Үтәгән авылында уңган, булдыклы, туган авыллары өчен җан атып яши торган халык яши. Алар нинди генә эшкә тотынмасыннар, һәрвакыт бердәмнәр. Тиз арада акча җыеп обелиск, мәчет төзеп куйдылар. Инде килеп коены да төзекләндерделәр.
Бәләкәй генә авылда шулкадәр эш башкарганнары өчен үтәгәнлеләргә рәхмәт йөзеннән район хакимияте ярдәме белән шушы объектлар урнашкан урамга комташ түшәлеп, юл төзекләндерелгән.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: