Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь , 11:05

Чәчәкләр – тормыш бизәге

Җәй җитүгә күпләр йорт тирәләрен, бакчаларын, өй алларын матурлый башлый, гөлбакчага әйләндерә.

Чәчәкләр – тормыш бизәге
Чәчәкләр – тормыш бизәге

Үз куллары белән гөл-чәчәкләрдән матурлык тудыручы, кешеләргә гүзәллек бүләк итүчеләрнең күңеле дә матур буладыр. Борайда да тырышлар, егәрлеләр матур итеп дөнья көтәргә әмәлен таба. Авылның күркәмлеген, матурлыгын саклаган уңганнар йорт тирәләрен аллы-гөлле шау чәчәккә күмде. Илмира һәм Фәвәрит Дәүләтбаевлар да елның-елында ихаталарында нинди генә чәчәкләр үстермиләр. Иртә яздан кара көзгә кадәр ике уңган бер булып бакчада матурлык тудыралар. Ә кышларын исә Илмира өендә төрле чәчәкләр, гөлләр үсентеләрен алдагы елга бакчага чыгарырга әзерли.
Хуш исе башны әйләндергән лилияләр, нәзәкатьле дә, горур да гөлчәчәкләр, менә-менә ачылырга торган хризантемалар, таҗларына көмеш тамчысы кебек күз яшедәй җемелдәгән чәчәкләр, назлы ясминнәр – барысы да күзләрне иркәләп, нур сибәләр. Бакчаны төрлечә бизәп була, корылмалар эшләп тә, төрле әкият геройлары, кечкенә бакча сыннары белән дә. Ә менә Дәүләтбаевларның бак-часында чәчәкләр төрле төсләре белән сокландыра. Төрле төстәге петунияләр, гортензияләр, әрсез бәрхет гөлләре, кашкарыйлар, гладиолуслар, дәлияләрдән тыш дистәләгән таныш булмаган чәчәкләр үстерә алар.
– Кечкенә чакта кешеләрнең тәрәзә төпләрендә гөлләр күрсәм, кабат-кабат барып карый идем. Хәзер үзем үстерәм, шөкер. Гөлләр белән сөйләшеп, кәефләрен аңлап, вакытында ашласаң, алар сине матур чәчәкләре белән сөендерә. Эшләгән вакытта чәчәкләрне тәрбияләргә вакыт бик юк иде. Хәзер исә, лаеклы ялда булгач, көне буе бакчада. Кайчак вакытның күпме икәнен дә онытып җибәрәм хәтта. Үсемлекләр сабый баладай даими тәрбия сорый. Язын-җәен ашлама кертү, су сибү, коры-сарыны җыештыру, эсседән, кырау сугудан, җил-яңгырдан саклау, гөмбәчек кебек авырулардан эшкәртү гамәлләре булса, салкыннар якынлашуга гөлләрне дөрес кышлату турында хәстәрлек күрергә вакыт җитә. Дөрестән дә, бакчада эш бер дә бетми, иртәнге алтыдан торып, үсемлекләрне карыйм, кич тагын шулар янында кайнашам, – ди Илмира.
Һәр чәчәкне, куаклыкны кадерләп кенә, иркәләп үстерә алар. Салкын чорда чәчәкләрнең бер өлеше подвалда саклана.
Менә шулай дөньяларын ямьләп, үзләренә шөгыль табып яши безнең элемтә узелы ветераннары. Гомумән алганда элемтә ветераннары бик актив тормыш белән яшиләр. Аларның күбесе матурлык, тәртип, чисталык яраталар. Шуңа күрә дә районда узган һәр өмәдә актив катнашабыз. Үзебезнең элек эшләгән бинабыз янын ямьләүдә дә үз өлешебезне кертәбез.

Дәрвис Таҗетдинов,
элемтә узелы ветераннар советы рәисе.

Автор:
Читайте нас: