“Яшьлегемә кире кайтыр идем, кире кайта торган юл булса, дип җырлыйлар. Ә минем өчен картлык көннәремнән дә бәхетлесе юк, – ди Фәгыйлә әби. – Киленем Лүзә һәм улым Ринат тәрбиясендә оҗмахта яшим”.
Фагыйлә әби Яңа Тукран авылында салкын көннәргә җылылык, олы йортка ямь өстәп, җиде баланың икенчесе булып дөньяга килә. Балачагы, яшьлеге каһәр суккан сугыш елларына туры килә. Әтисе Нурлыгаян сугыштан яраланып кайтканда кызыкайга алты гына яшь була. Әнисе белән абыйсы урманга утын кисәргә киткәндә, Фәгыйләгә беркемгә дә ишекне ачмаска, чит кешеләрне өйгә кертмәскә кушып китәләр.
– Беркөнне тәрәзәгә кемдер шакый. Караган идем, бер солдат басып тора. Мин ишекне ачмыйм бит, шунда күршеләр кереп “бу бит синең әтиең, ач ишегеңне”, – диделәр. Шулай, әтинең кайтканын әле бүгенгедәй хәтерлим, – дип сөйләп китте Фәгыйлә әби үзе турында.
Мулла авылының җиде-еллык мәктәбен тәмамлагач, Борай мәктәбенә укырга бара кыз. Ул заманга хас булганча, 12 яшеннән колхоз эшендә эшли, урагын да ура, көтүен дә көтә. Әнисенең сәламәтлеге какшап, бөтенләй урын өстенә калгач, барлык авырлык Фәгыйлә җилкәсенә төшә. Шул сәбәпле, тәрбия кирәк булгач, укуын калдырып кайтырга туры килә аңа. Колхозда да эшли, әнисен дә карый ул вакытта кызыкай.
Булачак тормыш иптәше Тукай егете Газнави белән кичке уеннарда танышалар. Яңа гына армиядән кайткан егет сылу кызны бер күрүдә үз итә, гашыйк була. Озак очрашып йөрмиләр, тиз арада гына кавышып, гаилә коралар яшьләр.
Газнави белән Фәгыйләнең бер-бер артлы Айрат, Фәйрүзә, Дамир, Венер һәм Ринат исемле балалары туа. Кайнанасы белән уртак тел табып, тату яшиләр алар. Төп йорт булганга, туган-тумача, күрше-күлән белән матур гомер кичерә.
Газнави урманчы булып озак еллар эшли, аннары дубырда атлар карый. Фәгыйлә колхозда төрле эшләрдә эшли.
27 елга якын бергә яшәгәннән соң, Газнави кинәт кенә йөрәк авыруыннан вафат була. Ринат уллары Бадрак мәктәбендә укыганда интернатта яши. Әтисе Газнави ат белән алырга барганда, йөрәге тота. Юлда очраган кешеләр атны кире борып җибәрәләр. Ат авылга җитә, тик өйгә кайтмый, фермага юл тота. Фермачылар аны күреп, атны өйгә кайтаралар. Тик соң була инде. Фәгыйлә 46 яшендә биш бала белән тол кала. Кече улына җиде генә яшь була ул чакта. Тик ана авырлыкларга бирешми, балаларын үстереп, укытып, олы тормышка аяк бастыра.
Уллары Айрат озак еллар район урман хуҗалында эшләп, лаеклы ялга чыга. Бердәнбер кызлары Фәйрүзә сатучы булып эшләгән, инде пенсиядә. Дамир уллары гомер буе кулыннан рульне төшерми. Алар өчесе дә Борай авылында яшиләр. Туган авылларыннан читкә китмәгән Венер белән Ринат Тукайда гомер итәләр. Икесе дә Себердә хезмәт куялар.
– Без әнкәйнең биш баласы, барыбыз да аны яхшы итеп тәрбияләргә тырышабыз, – ди Ринат.
Яшь вакытта авырлыкны күп күрсә дә, Фәгыйлә әби үз тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай якын кешеләре булган картлык көннәренә канәгать. Әлбәттә, биш бала, җиде онык, 17 оныкчык шатлыгын тоеп, яшәргә дә, яшәргә әле.
90 яшь! Әйтергә генә җиңел. Ә менә тормыш дилбегәсен тартканда күзгә күренәме икән ул? Бу сорауга Фәгыйлә әби болайрак җавап бирде:
– Дөресен әйткәндә, тугыз дистә елның кайвакытта узып киткәнен сизми дә калганмын. Әлегә үземне бер дә шулкадәр карт итеп хис итәсем килми, беренче карашка да яшьрәк күренәм кебек (көлә). Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булуымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, каты әйтә алам дип, бервакытта да кешегә авыр бәрелергә ярамый, – диде.
Олы яшьтә булуына карамастан, Фәгыйлә әби бүген дә тик тормый, хәрәкәттә-бәрәкәт дип яши – кул-көче, тырышлыгы белән булдырган йорт-җирен алып барыруда, яшелчә-җимеш тә үстерүдә ярдәмләшә килененә, өй алды бакчасы да иртә яздан көзгә кадәр аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Китап, гәзит укый ул.
Фәгыйлә әбидән яшьләргә дә киңәш сорадым.
– Тормышның кадерен белергә, тыныч, сабыр һәм тыйнак булырга. Намусны сакларга кирәк. Олыларны хөрмәт итеп, аларның киңәшен тыңлап, үзеңчә яшәсәң әйбәт. Шулай эшләгәндә тормышны матур итеп корып була, – ди ул.
Шундый позитив нотада без героебыз белән саубуллаштык.
Олы кеше – солы төше, диләр. Инде алга таба да шулай күпләргә үрнәк булып, якыннарың янәшәсендә балкып яшәргә язсын Фәгыйлә әбигә.