Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр, чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Русия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Йөзләреннән сабыйлык чалымнары да китмәгән әлеге балалар Русия Федерациясенең тулы хокуклы гражданнары булдылар.
14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Ә безнең балаларыбызны тәүфыйклы, тәртипле, уңган-булган итеп күрәсебез килә. Алар әти-әниләре йөзенә кызыллык китермәсеннәр иде. Бу хакта паспорт тапшыру тантанасында да кисәтеп үтелде.
Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен мәгариф бүлегенең муниципаль мәгариф методик хезмәте методисты Эльвира Данилова, Борай районы “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлеге белгече Юлия Вәлинурова килгәннәр иде. Алар үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.
-Беренче тапкыр паспорт алуны менә шулай тантаналы төстә үткәрү бездә матур традициягә әйләнеп бара. Бу көн сезнең күңелегездә озак еллар буена сакланыр әле,- диде гимназия директоры Алик Усаев. - Сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез, дусларыгыз күп булсын. Сезгә мәктәптә тырышып уку, көндәшлеккә сәләтле егет-кызлар булу өчен бөтен шартлар да тудырылган.