Җәмгыять
9 Октября 2024, 05:00

“Аккош күле” заманча төзекләндерелеп ачылды

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү Башкортстанда 2020 елдан башлап эшләп килә. Шушы программа нигезендә бик күп төзекләндерү эшләре һәм объектлар төзелде. 2022 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 6,2 млрд сум юнәлдерелгән, шуның 3,6 млрд сумын федераль казна бүлеп биргән. Программаның төп юнәлешләре – торак, со-циаль объектлар, инфраструктура һәм территорияләрне төзекләндерү. Районның «Аккош күле» территориясен төзекләндерү проекты да авыл территорияләрен төзекләндерү юнәлеше буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Шушы көннәрдә аны тантаналы ачу булды.

“Аккош күле” заманча төзекләндерелеп ачылды“Аккош күле” заманча төзекләндерелеп ачылды
“Аккош күле” заманча төзекләндерелеп ачылды

– Безнең уртак хыялыбыз – торак пунктларыбызны төзек, чиста итеп күрү. Һәрбер торак пунктта яхшы парк булырга тиеш. Бу кешеләргә сәламәтлекне ныгыту һәм гаилә белән ял итү өчен уңайлы урын булдыру. Моңа республиканың да ресурслары җитәрлек, – ди төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Иске Тазлар авылы янында урнашкан могҗизалы күл янына заманча төзекләндерелүен карарга дип районның барлык авылларыннан да халык җыелган иде. Шулай ук БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү бүлеге начальнигы Гөлназ Батырова, район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Гемир Нуртдинов, район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов һәм Яңа Тазлар авыл биләмәсе башлыгы Илүс Даутов катнашты. Аларның һәрберсе үзенең чыгышында мондый хозурлыкны сакларга кирәклегенә басым ясадылар һәм киләчәктә “Аккош күле” янында тагын башка төрле төзекләндерү эшләре булачагын да белдерделәр.
Могҗизалы урынны зәвыклы итүдә районыбызның төрле предприятие кешеләре үз өлешен керткән. Хезмәт, иҗади энергия һәм энтузиазм «Аккош күле» территориясен матур ял итү урынына әйләндерде. Бетон һәм таштан җәяүлеләр өчен сукмаклар салынган, парковка асфальтланган, агачлар утыртылган, яктырту җайланмалары, беседкалар, эскәмияләр, яңа арт- объектлар урнаштырылган. Ә заманча төзекләндерүне ачыклап, бирегә килүчеләрне әллә каян каршы алып торучы аккошлар куелган ике зур колонна тора.
– Без сезне күлнең яңартылган, төзекләндерелгән һәм матур итеп бизәлгән территориясендә һәм һәркемнең яраткан «Аккош күле» ял итү урынында күрүебезгә шатбыз. Бу күл Борай районының табигый феномены һәм республикада карст чыгышлы иң зур чишмә булып тора, – дип чыгыш ясады Гемир Нуртдинов һәм “Аккош күле” чишмәсе территориясен төзекләндерүгә зур өлеш керткән Зифил Сәетовка, Тимерхан Хаҗетдиновка, Владислав Шәйхетдиновка, Хәнәви Хәмәтҗановка, Фидель Зиннуровка, Альберт Дәүләтҗановка һәм Илфат Гыймалтдиновка район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бәйрәм төсе алган чарада бу күлнең борынгы тарихы, моңарчы төзекләндерү эшендә катнашучылар да телгә алынды.
– «Аккош күле»нең беренче исеме – «Матур күл» («Чибәркүл»). Узган гасырның 50-60 нчы елларында биредә су тегермәне булган (Кизгән елгасы тамагында). Ә тегермән юкка чыккач, үзеннән-үзе әйтеп бетергесез матурлык күле барлыкка килә. Кояшлы көннәрдә ул салават күпере төсләре белән тула. Күрәсең, биш метр тирәнлектән агып чыккан чишмә аркасында күл кыш көне дә туңмаган. Галимнәр бу күл белән кызыксына башлыйлар. Һәм күлнең шифалы үзлекләрен ачыклаганнар. Аның составында күп кенә авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә алырлык файдалы минераль чыганаклар бар. Кешеләрнең хәтерендә бу серле күл турындагы риваять сакланып калган. Һәр яз саен бу әкияти күлгә аккошлар килә башлый, ә халык аларга сокланып карап тора, аларны саклый, ашата. Яшь парлар теләкләр әйтеп, бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт, аккошларча тугрылык турында ант итә. Ул заманнарда җир йөзендә сафлык, намуслылык, тынычлык хөкем сөргән. Ләкин авылның бер аучысы берни уйламый, аккошның берсен атып ала. Ятим калган икенче аккош бу күлдә парын көтеп көзен җылы якка китми кышлап кала. Тегермәнгә килгән кешеләр аккошны ашатып, кыш чыгаралар. Җылы язлар җиткәч, аккош һавага күтәрелеп, авыл өстен урап чыгып, бу аучының ихатасына төшеп үлә. Шуннан инде аучының гаиләсенә дә олы кайгы килә. Аның гаилә әгъзалары бер-бер артлы мәңгелек йортка күчеп бетәләр. Аучы бер ялгызы калып, аянычлы үлем белән һәлак була. Мәхәббәт, тугрылык символын сурәтләүче кошларның урыны бүгенге көндә тантаналы антлар урыны булып тора. Барлык туйлар һәм әһәмиятле бәйрәмнәр “Аккош күле”ннән башлана. Теләкләр әйтеп, ныклы гаиләләренең теләкләре белән бергә, кешеләр, гадәт буенча, күлгә тәңкәләр ыргыталар, алар көн яктысында серле булып су төбенә китәләр. Хәзер яшь парлар мәңгелек мәхәббәт билгесе итеп биредә йозак бикләп, ачкычын күлгә ташлыйлар. Күлебез төрле һава шартларында үзенчәлекле була. Аяз көнне биредә ниндидер могҗиза, тынычлык хөкем сөрә. Ә җилле вакытта биредә диңгез дулкыны тавышлары ишетелә, күлнең төпсезлеге дә ниндидер бер серлелек булып тора, – дип сөйләде Иске Тазлар авылы старостасы, туган якны өйрәнүче Әнибә Шафыйкова.
“Аккош күле” безнең буын өчен ата-бабаларыбыздан килгән мирас ул. Моның шулай икәнен барыбыз да белә. Ата-бабаларыбызның табигатебезгә, туган жиребезнең Ходай Тәгалә биргән байлыгына, хозурлыгына, матурлыгына сакчыл мөнәсәбәттә булыйк, – дип чыгыш ясады Илүс Даутов.

– “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы нигезендә районыбызда бик күп эшләр башкарылды. Мондый эшләр өчен Республика Башлыгы Радий Хәбировка зур рәхмәтлебез, чөнки аның ярдәме һәм инициативасы белән республикада төрле программалар тормышка ашырыла. Яңа заманча физкультура-сәламәтләндерү комплексы, тирә-як авылларда балаларга уен һәм спорт мәйданчыклары төзелде. Кушманак авылы янында һәм Борайда “Салкын чишмә”ләр дә шушы программа нигезендә эшләнде. Менә бүгенге көндә шушы программа нигезендә “Аккош күле”н төзекләндердек. Киләчәктә тагын яңа проектлар төзеп, районыбызны матурлауны дәвам итәргә дип торабыз, – ди район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас