Җәмгыять
4 октябрь 2024, 03:47

“Шулай үзем булып калам...”

Районда “Юлдаш” радиосының иң матур тавышлы алып баручысы, популяр җырчы Рания Билалованы белмәгән кеше юктыр. Ә аның безнең Борай кызы икәнен барысы да беләме икән? Белмәгәннәр – белегез, белегез һәм горурланыгыз. Көн саен радиодан республиканы үзенчәлекле моңлы тавышы белән сәламләгән, кешеләрне туган көннәре белән котлап яхшы теләкләрен юллаган, матур эчтәлекле радиотапшырулар алып барган, җырлары белән сөендергән Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы медаленә лаек булган Рания Билалова – безнең Яңа Бикмәт авылы кызы. Һәм Борайның шушы гүзәл баласы бу көннәрдә үзенең матур юбилеен билгеләде.

Рания Билалованың шәхси архивыннанРания Билалованың шәхси архивыннан
Фото:Рания Билалованың шәхси архивыннан

Егерме елга якын элек, Яңа Бикмәт авылына командировкага чыккач, миңа бер гаиләне язарга тәкъдим иттеләр. Хәтерлим, таудан төшкәч, читтә зәңгәрдән буялган йорт. Күтәрмәдә ук озын гына буйлы, ак йөзле апа каршы алды. Күрдем дә, кемгәдер ошаттым да. Апа-абый белән сөйләшәбез, авыр балачакларын, хезмәттә үткән тормыш юлларын барлыйбыз, үзем аларны тыңлыйм, үзем “Кемгә генә охшаган соң бу апа?”, дип баш ватам. Кылт итеп искә төште бит берзаман.

– Рәзифә апа, сез Рания Билаловага охшап торасыз, – дим.

– Кызым булгач, охшашбыздыр инде, – ди апа, елмаеп. Хәтсездән сөйләшәбез, югыйсә. Балалары турында сораша башламаган идем шул әле. Ул шулкадәр тыйнак, һич мактанмый бит әй. Ә мактанырлыгы бар иде. Имаметдин абый да елмаеп кына куйды. Менә шундый итеп истә калган Раниябызның әти-әнисе.

Юбилее алдыннан Рания Билаловага шалтыраттым. Бик озак сөйләштек. Күптәнге танышлар, дуслар сөйләшүе кебек килеп чыкты безнең әңгәмә. Сөйләшүебезнең кыска бер өлешен гәзит укучылар белән уртаклашам.
– Бәләкәй Раниянең иң зур хыялы? Ул хыял тормышка ашканмы?

– Бу сорау элегрәк яңгыраса, әйтергә кыенсыныр идем. Инде әйтә алам (көлә). Бәләкәй Раниянең хыялы артист булу иде. Тик авылда укыган, бернинди музыкаль белеме булмаган бала ничек итеп артист булып китсен? Хәтерлим, беренче сыйныфта укыганда укытучым Алия апа Гыйльманшина миңа район үзәгендәге музыка мәктәбендә укырга тәкъдим иткән иде. Тик әти-әни колхозчылар, транспорт юк, Борай бездән 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Шулай итеп мин музыка мәктәбендә укый алмадым. Әмма мин укыган чакта авыллар берләшеп, смотр-конкурсларда катнашалар иде. Мин шул конкурсларда чыгыш ясый идем. Радис абый Солтанов хәтта миңа Стәрлетамак мәдәният училищесына укырга барырга да тәкъдим итте. “Рания, бар әле шунда укырга, син бит сәнгать кешесе булырга тиешсең”, – дип әйткәне хәтердә. Тик әнинең сүзе бер булды, мин бары тик укытучыга укырга тиеш. Монда минем укытучыларым да этәргеч булгандыр, аларның һәммәсенә карата сагыну, ихтирам, хөрмәт хисләре белән яшим. Укытучыларым Зәбирә апа Кәримова, Зәбирә апа Гәрәева белән һаман якыннан аралашам. Уфа дәүләт университетын тәмамлап, укытучы-филолог белгечлеге алып, туган авылымда ике ел эшләдем, тормышка чыгып, кызым тугач, башкалабыз Уфага күчтек. Һәм 1995 елда радиога белдерү буенча барып, эшкә урнашып киттем. 30 елга якын радиода эшлим. Ике ел эшләгәннән соң “Хәбәр сал җилләргә” җырын яздырырга базнат иттем. Бу җырны халык соравы буенча радиодан көн саен диярлек уйнаталар иде. Шуннан мин җырчы Рания Билалова булып та танылдым. Хыял тормышка ашты. Соңрак республика мәдәният техникумында музыка буенча махсус белем алдым, академик хор дирижеры дигән белгечлегем бар.

– Әниегез сезне урындыкка басып, кулына нәрсә булса да тотып җырлый иде дигәне хәтердә.

– Беренче тапкыр сәхнәдә җырлаганымны белмим дә. Яңа ел кичәсе булган.

“Агыйделгә төшәбез,
Тәмле сулар эчәбез,
Рәхмәт ЛеЛин бабабызга
Чәчәк кебек үсәбез”, – дип җырлаганмын (көлә). Микрофон булмаган бит инде, бәлки мине юньләп ишетмәгәннәрдер дә. Мин җырлап беткәч, Фердинанд абый Минәҗев җырымны шигырь итеп сөйләп ишеттергән. Күп итеп күчтәнәчләр, ручка-дәфтәр биреп кайтарганнар. Әйе, скакалка микрофон урынында иде. Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиеваларның җырларын яратып тыңлый, җырлый идем. Соңрак репертуарыма да кереттем ул җырларны.

– Борай кызы буларак, “Борай” дигәнне ишеткәч тә, иң беренче күз алдыгызга нәрсә килеп баса? (бу сорауны әйткәч героемның күзләре яшьләнеп китте).

– Мин үскән чакта район үзәгенә гел мәдәният йортына килә идем бит. Шуңа да Борай дигәч, иң беренче, миңа шул мәдәният йортында эшләгән кешеләр, сәхнә, тамашачылар күз алдыма килеп баса. Әлбәттә, Борай ул – әти-әни, туган-үскән йортым, Яңа Бикмәтем, мәктәбем, агачтан гына төзелгән авыл клубы, анда үткән күңелле чаралар, туган ягымның табигате, Агыйделе, Таныбы, авылымның Йөмәлге таулары...

– Сезнең башкарудагы “Әтиле туган йортым” җырында “Кайтыр юллар өзек түгел...” дигән сүзләр бар. Туган якка еш кайталасызмы? Сез әти кызымы?

– Университетта укыган чакта укытучыбыз Алмаз абый Шәйхуллов: “Урамда баласы белән әни узып китсә, әле бу бала бәхетле дип әйтеп булмый. Әни ул баланы күтәреп йөреткән, аңа бу якты дөньяны бүләк иткән, бу гадәти күренеш. Ә инде баласын әти кеше җитәкләп барса, менә монда инде бала бәхетле.”, – дигән сүзләре гел истә. Әтиләрен яратырга өйрәткән, әле дә әтиегез бар дип кенә торган әни кеше баласына иң яхшы тәрбия биргән әнидер ул минемчә. Безнең әни дә әтигә сүз әйттермәде, әтине һәрчак ихтирам итеп яшәде, безне дә шулай үстерде. “Әтиегез нәрсә дияр”, “әтиегездән сорагыз”, “әтиегез кайтсын, аның белән киңәшләшерсез” дип әтине гел безнең алда югары куя иде. Бәлки шуңадыр да мин шул әти кызы булып үскәнмендер.

Әниемә дә багышлап яздырган җырларым бар минем. “Биргәнсең син миңа”, “Әнкәй йөрәге”, “Әниемнең кочагы” һ.б. җырлар. “Әтиле туган йортым” җыры популяр булды, әтиләргә багышланган җырлар юк иде диярлек ул вакытта.

Әти-әнием бу дөньяда юклар инде. Алар бер-бер артлы, төп-төгәл җиде ай ара белән, мәңгелек дөньяга киттеләр. Инде гаиләбездән сеңлем белән икәү генә калдык. Әмма, туган йортыбыз бикле булса да, кайтабыз, үскән нигезебезне сакларга тырышабыз, сатмыйбыз. Анда бит әни нуры, әти җылысы калган. Кайтып үземә көч, илһам алып китәм.

– Бер интервьюда иң яраткан җырым үз сүзләремә язылган “Намазга басыйк” (Ленар Бикмурзин көе) дигән идегез. Бу җырның сүзләре ничек килеп туды?

– Без уңны, сулны аера башлагач та намазга басарга тиешбез. Безнең әтиләр, әниләр үскән заманда дингә караш икенче иде бит. Намазга өйрәнә торган китаплары юк. Картыемның дога укыганын хәтерлим. Хәзер аңлыйм, ул “Ихлас” сүрәсен укыган булган. Әни дә бер эшне дә “бисмилласыз” эшләмәде. Әлһәмдүллиләһ, намазга бастым. Русия ислам университетында укып йөрим. Намазда булган кеше якыннарына намазның кирәклеген аңлатырга тиеш. Әйтү кирәк, кабул итү кешенең үз эше.

– Радиода 30 елга якын эшлисез. Без тавышыгызны гына ишетергә күнеккән. Ә тавышның теге ягында ничек?

– 30 ел буена радиода эшлим дип әйтүе генә ансат. Елда 365 көн. Атна саен 2-3 эфир туры килә бит инде. Эфир, эфир, дип гомер узып киткән икән. Башта мин яңалыклар әзерләдем. Аннан тапшырулар бирделәр. Бик озак еллар язма тапшырулар чыгардым эфирга. “Үз юлым”, “Заман сулышы”, “Тал бишек” тапшырулары, “Тәмлетамак” радиосөйләшүе, “Еллар һәм юллар” айга бер тапкыр чыгып барды, котлаулар. Оптимизация җиле безгә дә кагылды, командировкаларга йөрү туктатылды. Ул чакларда төрлечә уйласам да, тамашачыларның яратуы, борчылулары мине шушы эшемдә торып калырга мәҗбүр итте. Үзем Борайдан булгач, Борайдан тапшырулар еш эшләдем. Диктофон һәрчак үзем белән иде. Бервакыт ике көн эчендә Борайда 12 тапшыру әзерләдем. Хәтерлим, икенче көнне уң кулым авырта, көрәк тоткансыңмыни дә җир казыгансыңмыни. Микрофон тотып көннәр буена кеше сөйләгәнен яздырып йөреп шулай булган. И авырткан иде инде кулым (көлә). Хәзерге вакытта “Яраткан шөгылем” радиожурналын бик яратып эшлим. Мин шундый кеше, миңа эш процессы, әзерлек, аралашу рәхәтлек бирә.

– Еллар сезнең тормышка карашны үзгәртәме? Әйтик, узган юбилей белән бу юбилей арасында.

Әйтәләр иде ул 50 яшь тулгач, юбилейлар, еллар бик тиз үтә башлый дип. Ул юбилейны мин Уфада концерт белән үткәрдем, анда якташларым Борайдан килделәр, котладылар, бүләкләделәр. Бик рәхмәтлемен мин аларга. Һәм бүген шуны сизәм, биш ел тиз генә үткән дә киткән.

– “Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте.
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне”, – дип язган Хәсән Туфан. Әйе, дөнья өйрәтә, әйләнә-тирәгә карашны да үзгәртә. Нинди генә шатлыклар булса да, чама белергә кирәклеген өйрәндем. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.): “Әгәр дә миңа билгеле нәрсәләр сезгә билгеле булса, сез күбрәк көлмәс идегез, күбрәк елар идегез” дигән. Шуңа күрә шатлыкларга әллә ни шапырынырга ярамый. Кайгыларда да бөгелеп төшмик. Коръәндә дә авырлыктан соң җиңеллек килә дип язылган бит. Шуңа күрә авырлыклар да сынау итеп бирелгән, ул безнең тәкъдир.

Рәнҗеткәннәргә, авыр сүз әйткәннәргә бары “бәхетле бул” дип кенә әйтергә кирәклеген аңладым. Алар сезне рәнҗетмәсләр иде, әгәр бәхетле булсалар. Шуңа бәхетле булып яшик, сау-сәламәт булыйк, балаларыбыз, якыннарыбыз сәламәт булсыннар, иң мөһиме илдә тынычлык булсын, ир-егетләребез исән-имин җиңү белән кайтсыннар.

– Сезнең репертуарда Әлфия Ситдыйкова сүзләренә Флера Талипова музыка язган “Үкенмәдем” дигән җыр бар (мәкаләмнең баш исеме шул җыр сүзе. Автор). Үткәннәргә үкенмисезме? Тормышыгызны үзгәртер идегезме?

– Үкенмим. Кайсыбер нәрсәләрне үзгәртер идем, кайсыберләрен шул килеш калдырыр идем. Ә нәрсәләрне үзгәртер идем, ансы сер булып калсын.

Менә шундый сораулар һәм аларга җаваплар. Әлбәттә, болар әңгәмәбезнең бер өлеше генә. Бу җаваплар Рания Билалованы яңадан яраттыра, тагын да ныграк ихтирам иттерә, минемчә. Һәм гәзит укучым минем белән ризалашыр дип уйлыйм.

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас