Укучыларның йөрәкләрендә озак елларга сакланып калган мәктәп укытучылары бар дип әйтсәм, һич ялгышмасмын. Укытучым Фатыйх Галиев тарих фәнен шундый итеп өйрәтә иде, без, укучылар, даталарны һәм вакыйгаларны ятлап кына калмый, алар аша илнең, туган якның, үз гаиләбезнең тарихына төшенә идек.
Фатыйх Заһит улы белемле педагог, балаларны яратучы тәрбияче булды. Укучылар аның дәресләренә теләп йөрде, ә аларның әти-әниләре аның фикерен игътибарга ала иде.
Фатыйх Галиев бар авыл малае сыман хезмәт тәрбиясе алып, үз тырышлыгы, үз белеме белән югары уку йортларында укып, чын укытучы исемен яулаган кеше. Кәшкәләү авылында Минкамал һәм Заһит Галиевларның колхозчы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул.
Мәктәп аттестатын алгач, Стәрлетамак мәдәният училищесына читтән торып укырга керә һәм Кәшкәләү авылында клуб мөдире, шул ук вакытта китапханәче дә булып эшли.
Ун ел буена мәдәният эшчесе булып хезмәтен салгач, Яңа Бикмәт авылына рәсем, физик культура һәм сызым фәннәре укытучысы буларак эшкә юллана. Бөре педагогия институтына читтән торып укырга керә, аннары кире туган авылындагы мәктәпкә кайтып, утыз елдан артык тарих фәнен укыта. Аның эш дәверендә мәктәптә кичке укулар да үтә. Фатыйх Заһит улы шул укуларны оештыручы һәм укытучысы да була.
Искиткеч тирән белемле, тормышка гашыйк, дәрес-ләрне илдәге вакыйгаларга, яшәешебезгә бәйләп аңлатуы белән ул укучыларны үзенә җәлеп итә иде. Гомумән, 44 ел педагогик хезмәт стажы булган укытучыга укучылары гомер буена рәхмәтлеләр.
Шәхси тормыш үз кануннары белән алга бара. Чалкак авылыннан Маһирә исемле кызга өйләнә ул. Тормыш иптәше дә укытучы булгач, аларның хезмәт юллары да бергә була. Иртә белән бергә мәктәпкә барып, бергә кайтып, аннары йорт эшләрен бергә башкарып, кичләрен дә бер өстәл артына утырып план төзүләр... Менә шулай алар икесе иңгә-иң куеп, парлы, матур, күпләргә үрнәк булырдай 46 ел гомер кичерәләр. Әмма Маһирә апа мәңгелек йортка күчә.
Аларның тормыш юлына тукталу очраклы түгел, алар сугыш чоры балалары. Алар ятимлеккә, ачлыкка, тормыш авырлыкларына бирешмәгәннәр. Сугыш «яндырган» балачакларын әрнеп искә алсалар да, башларын имәгәннәр, яшәргә көч тапканнар, лаеклы кешеләр булып үскәннәр, тормыш юлларын горур үткәннәр, укучыларын безнең җәмгыятьнең ышанычлы алмашчылары итеп үстергәннәр. Тормыш юлларын горур үтеп, югары уку йортында белем алып, үз һөнәреннән, тормышыннан, гаиләсеннән зур шатлык, ямь табып яшәгән Фатыйх Заһит улы бүгенге көндә 87 яшендә зәңгәр ягулыклы булуына шатланып бетә алмый. Туганнан башлап мондый уңайлык күрмәгән, гел авырлыкта, тырыш хезмәте белән яшәгән хезмәт ветераны “Газпром” җәмгыяте эшчеләренә зур рәхмәтен белдерә.
– Газлы булуыма аеруча куандым. 87 ел буена иртән салкын өйдә торып, шагыр-шыгыр әтинең утын күтәреп кереп, мичкә яканнарын, үсә төшкәч, үзем бүгенге көнгәчә шулай яшәп, бүгенгесе көнне иртән юрган астыннан җылы өйгә торып басулары минем өчен үзе оҗмах сыман тоелды. Рәхмәтләрем чиксез бу эшне башкарып чыгучыларга, – ди Фатыйх Заһит улы.
Фатыйх абый минем дә укытучым булды. Аның тарих дәресләрен без көтеп ала идек. Ак йөзле, тарих китабын култык астына кыстырып, икенче кулына ил картасын һәм указкасын тотып кергән укытучы әлегедәй күз алдымда тора. Дәресне, көндәлек яңалыклар белән безне таныштырудан башлап җибәрә иде.
Фатыйх абыйдан тугыз яшькә кече энесе Хәниф ага да урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Бүгенге көндә ул да Кәшкәләү авылында матур гомер кичерә. Ике туган бер-берсенә ярдәмче, күз-колак булып яши.
– Сәгать саен шалтыратып хәлен белеп торам, телефонын алмый торса, йөгереп кенә төшеп менәм. Абый матур гына яшәп ята. Үз көнен үзе күрә, ашарына үзе әзерли. Күпчелек телевизордан ил яңалыклары тыңларга ярата. Олы булуына карамастан, бакчасына элеккечә бәрәңгесен, яшелчәсен утырта. Бу эштә инде минем улларым ярдәм итәләр. Туганымның көчле рухлы булуына шатмын, – ди энесе Хәниф ага.
Фатыйх Заһит улының 50 елга якын хезмәт стажы югары бүләкләр һәм күпсанлы Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Ул укучыларның ихлас яратуын, ата-аналарның ихтирамын яулый һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Чын һөнәрман, үз эше белән мавыккан һәм аңа бар күңелен биргән кеше өчен бу аеруча кыйммәтле бүләк.