Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 15:35

Көзге чакырылыш башланды

Бүген, 1 октябрь көнне, Русия буенча көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.

Борай районы буенча көзге чакырылышта 95 егет комиссия үтә. Шуларның 29ы армиягә алыначак дип көтелә. Бүгенге көндә чакыру комиссиясе эшкә кереште инде. 
Чакырылыш комиссиясе һәр призывникның шәхсән эшен карый, аның Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә яраклыгын тикшерә һәм аны армиягә алу турында карар кабул итә. 
Әлеге чакырылыш кампаниясе 2024 елда өч ай дәвамында – 1 октябрьдән алып агымдагы елның декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бөтен чакырылыш кампаниясе дәвамында эшләүче "кайнар линия" телефоннары: Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссариаты – 8(34749)2-40-46, хәрби-исәп өстәле – 8(34756)2-15-01.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: