Җәмгыять
27 сентябрь 2024, 05:30

Уңганнарга рәхмәт әйттек

Редакция һәм почта дуслыгы елларга сузылган. Без гәзитебезне халыкка нәкъ почта хезмәткәрләре ярдәме белән җиткерәбез. Һәм “Алга”га иң күп яздырган хат ташучыларны язылу кампаниясе тәмамлангач бүләкләү гадәткә кергән. Быелгысы әзрәк соңласа да, соң булса да, уң булсын, дигәндәй, узган атнада чираттагы күңелле очрашуга җыелдык.

Уңганнарга рәхмәт әйттекУңганнарга рәхмәт әйттек
Уңганнарга рәхмәт әйттек

Бөре почтамты начальнигы Данис Гыйльфанов кыскача гына почтаның эшчәнлегенә тукталып китте, алда көтеләчәк үзгәрешләр белән дә таныштырды. Сер түгел, почта хезмәте соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде, авылларда почта бүлекчәләре ябылды,  хат ташучылар кимеде. Әмма алар бирешмиләр, халыкка хезмәтләрен күрсәтергә тырышалар, җаен табалар.

Ә без үз чиратыбызда уңган хат ташучылар Яңа Кизгән почта бүлекчәсеннән Әлфәт Гыйниятуллин һәм Римма Локманова, Тепляк почта бүлекчәсеннән Татьяна Зимина һәм Фәйрүзә Гайнанова, Яңа Тазлардан Венера Вәлиева, Зур Бадрактан Илдус Галләмов, Кушманактан Рамил Суфияров, Борайдан Кадрия Хәмәтова, Лира Мөхтәрова һәм Рәзифә Гатауллинага бүләкләребезне тапшырдык, рәхмәтләребезне әйттек.

Киләчәктә дә бергә булырбыз, кулдан килгәнчә ярдәмләшербез һәм шундый күңелле чараларда очрашырбыз дип таралыштык. 

Автор:Венера Арсланова
Читайте нас