Җәмгыять
27 сентябрь 2024, 04:46

Тәрбияче булу – күңел таләбе

Кемдер безгә мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сүзләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга була. Тәрбияче – чын йөрәктән янып йөрүче, балаларны өзелеп сөюче, балаларның кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, үзе галим, үзе кечелекле, үзе кешелекле бер һөнәр иясе. Нәкъ менә шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче турында әлеге язмабыз.

Тәрбияче булу – күңел таләбеТәрбияче булу – күңел таләбе
Тәрбияче булу – күңел таләбе

Сөйлисе сүзебез – Борай өченче санлы “Кояшкай” балалар бакчасыныда тәрбияче булып эшләүче Ира Фәдис кызы Локманова турында. Ул Фрунзе авылында туып-үскән, Мишкә районы Олы Шады авылының урта мәктәбен тәмамлап, Нефтекама педагогия училищесендә белем алган. Хезмәт юлын Иске Карагыш мәктәбендә башлаган, ә аннан инде Кәшкәләү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Борай авылының бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияче була, соңгы ике елда “Кояшкай” балалар бакчасында намуслы хезмәт сала. Көнчыгыш икътисадый-юридик гуманитар академиясендә читтән торып мәктәпкәчә белем бирү факультететын тәмамлый. Педагогик стажы 26 ел, шуларның егермесе – балалар тәрбияләүгә бирелгән. Кыскача гына атап үтсәк, Ира Фәдис кызының тормыш һәм хезмәт юлы шушылай.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң укырга кая барырга дип бер минут та шикләнмәдем: укытучы яки балалар бакчасында тәрбияче булырга күптән һәм ныклап хәл иткән идем. Һәм беләсезме, үкенмим. Балалар күзләренә карагач, дөньяны яктырак һәм яхшырак итәсе килә. Синең һәр сүзеңне бирелеп тыңлаучы сабыйларны күргәндә аларга кирәклегеңне аңлыйсың. Аларның ярату сере гади: алар ачык һәм саф күңелле. Иң яхшы бүләк – балаларның шатлыклы елмаюы һәм «ә сез иртәгә киләсезме?” дип сораулары, – дип башлады сүзен Ира Фәдис кызы.

Бәхетле балачак һәм һәр сабыйның киләчәк тормышы аны кечкенәдән тәрбия кылучының зирәклеге, сабырлыгы һәм игътибарына бәйле. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм эчке тоемлау таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык хисләре тәрбияләү, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белү әти-әниләр күңелләрендә соклану һәм хөрмәт хисе уята.

– Юньләп телләре дә ачылмаган сабыйларыбызны тәрбиячеләребез Дилара Сәетовага, Ира Локмановага һәм кече тәрбияче Татьяна Билаловага ышанып тапшырабыз. Әниләрчә сөеп карап, һәр баланы үз улларыдай, үз кызларыдай күргәнгә, бөтен йөрәк җылысын, назын биргәнгә алар бик тиз яңа мохиткә өйрәнеп киттеләр. Әти-әни, нәнәй-зур әтиләреннән кала иң якын кешеләре булды алар. Балаларын аларга калдырган әти-әнинең күңеле һәрчак тыныч. Тәрбиячеләребез аларны юата да, уйната да, назлап башыннан сыйпап йоклата да, кирәк икән калак тотып ашата да. Шуңа да балаларыбыз бакчага: “Барабыз”, – дип ашкынып торалар, теләп йөриләр. Тәрбиячеләребез көн саен балаларга игътибар, күңел жылысы биреп, аларны төрле яктан үстереп, беренче адымнарын ясарга ярдәм итәләр. Күпме бала – шуның кадәр холык. Һәрберсенә яраклашып, аны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч салалар алар. Үткәргән үзенчәлекле чаралар, мавыктыргыч уеннар, кызыклы иртәлекләр, бәйрәмнәр – бик күп күңелле мизгелләр балаларның күңелендә озак сакланачак, – диделәр балаларын алырга килгән әти-әниләр.

Бакча коллективы да бик хөрмәт итә Ира Фәдис кызын. “Олысын олы, яшен яшь итә белә ул, һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык белгеч. Яхшы киңәшен беркайчан да кызганмый ул. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмибез, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”, – диләр бу тәрбияче турында хезмәттәшләре.

Җитәкчелек тарафыннан да югары бәһалана аның эшчәнлеге. “Ира Фәдис кызы ачык белем бирү эшчәнлекләрен оештырган вакытта барысы да методик яктан дөрес төзелгән. Һәр әйбер уйланылган, материал бай итеп тупланган – кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык”, – ди “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Ралия Янгирова.

Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек, көч-энергия һәм сабырлык та, даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору, заман белән бергә атлау да кирәк. Ира Фәдис кызы да – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итагатьле, һәр яктан камил шәхес. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул.

Хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә әзерләүгә дә Ира Фәдис кызы күп көч сала. Заманча компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә.

– Мин үземне башка белгечлектә күз алдына да китерә алмыйм. Балалар бакчасында төрлесен күрергә була – елмаюларны да, күз яшьләрен дә, шатлык-сөенечләрне дә. Көн саен мин балалар бакчасы бусагасын сөенеп атлап керәм. Сабыйлардан бөркелгән уңай импульс тормыштагы күңелсезлекләрне шунда ук арткы планда калдыра, – ди тәрбияче.

Ира Фәдис кызы гаиләсендә тугры хатын, үрнәкле әни. Бакалы егете Альмир белән өч игезәкләр үстерәләр. Айзат, Айнур һәм Лилиана гимназиядә тугызынчы сыйныфта укыйлар.

– Шулкадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле бит ул балалар дөньясы... Шушы вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында кайнап эшләү бик тә ошый миңа. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам, күңелемә бетмәс-төкәнмәс кинәнеч, рухи азык алам. Әти-әниләр белән фикерләшеп, коллегаларым белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Шулай ук гаиләм дә эшемдә зур терәк. Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Мин – тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу – мин сайлаган язмыш та, – ди Ира Локманова.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас