Җәмгыять
26 сентябрь 2024, 04:33

Җырлар-моңнар илендә яши ул һаман

Районыбызның Калтасы районы белән чиктәш Сәет-Көрҗә авылы – игелекле хезмәтләре белән билгеле булган хәтсез шәхесләрнең туган җире. Райондашларга яхшы таныш булган Флүс Шәрифҗанов та шуларның берсе.

Җырлар-моңнар илендә яши ул һаманҖырлар-моңнар илендә яши ул һаман
Җырлар-моңнар илендә яши ул һаман

Заманы шундый булды – ул да ишле гаиләдә үсте. Колхозда һәр эштә өлге күрсәткән әтисе Нәзәгать, әнисе Әминәнең сигез баласының дүртенчесе булды ул. Туу белән әтисенең гармун тавышын, әнисенең моңлы җырлавын ишетеп үсте, халык әйтмешли, күзе ачылу белән гармунын кулыннан төшермәде.

Авыл мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Флүс Нефтекама шәһәрендәге югары квалификацияле кадрлар хәзерләгән училищеда укыган елларда да концерт, спектакльләрдә бик актив катнаша. Аннан, белгечлек алганнан соң, Туймазы шәһәренең “Родина” мәдәният сараена эшкә чакыралар аны. Анда республиканың һәм тугандаш Татарстанның шәһәр, район тамашачылары алдындагы чыгышлары белән халык күңелен яулый. Бераздан Калтасы район мәдәният йорты директоры, Борай районының Чапаев исемендәге колхозының комсомол оешмасы җитәкчесе, район колхозара төзелеш оешмасының клуб мөдире вазыйфаларын башкара.

Сәхнә остасы Флүс Шәрифҗанов район сәхнәсендә патриотик җырларны оста башкаручы булып таныла, хәтта шул җырлар белән башкалабызның партия конференциясендә чыгыш ясый.

Әйе, горурланырлык урын бар. Флүс Нәзәгать улы туган тел кадерен, милли моңнарыбызны халыкка җиткерүне үзенең яшәү мәгънәсе итеп ала. 1988 елда оешкан концерт бригадасы белән ул Татарстан, Мари Эл, Удмурт республикаларында, Пермь, Курган, Төмән һәм башка өлкәләрдә, Борай данын яклап чыгыш ясый. 2010 елдан “Башкортатар – туган тел” концерт программасы белән йөри. Күптән түгел республикада үткәрелгән концертларда актив катнашып, җиңүчеләр сафында Дипломнар белән бүләкләнә.

Тагын бер горурлык – 15 ел буена һәртөрле ярышларда актив катнашкан көрәшче дә әле ул Флүс Шәрифҗанов. Башкортстанның Борай, Илеш, Дүртөйле, Нефтекама, Калтасы, Татарстанның Минзәлә, Мөслим якларында сабантуй батыры булды.

Ярышларда барлыгы 26 тәкә алуга иреште.

Күпьеллык намуслы һәм үзешчән сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен ул мәдәният хезмәткәрләренең профсоюзы тарафыннан һәм республика, район башлыкларының олы бүләкләренә лаек булды.

Гаиләсе, йорт-курасына да күз тимәсен Флүснең. Тормыш иптәше Миләүшә белән ярты гасыр гомер кичерәләр. Миләүшә дә хезмәт юлында һәрчак үрнәкле булды, 30 елдан артык район орлыкчылык инспекциясендә эшләп, үзен яхшы хезмәткәр итеп күрсәтте. Озак еллар җыр-моңнары белән авыллар һәм район сәхнәләрендә халык хөрмәтен һәм рәхмәтен яулап бик күп бүләкләргә лаек булды.

Шәрифҗановларның ике уллары да сынатмыйлар. Өлкән-нәре Рөстәм Себер якларында эшләп йөри. Кечеләре Илһам Казанда яши, Татарстанның Питрәч районында мәдәният йорты директоры.

Флүс Нәзәгать улының сентябрь башында матур юбилее да булды. Киләчәктә дә аңа таза-сау, гармунлы һәм җыр-моңлы булып яшәвен теләп калам.

Гөлназ Хуҗина фотосы.

Автор:Фидаил Нуриев, хезмәт ветераны
Читайте нас