Җәмгыять
26 сентябрь 2024, 05:25

Сокланырлык гомер юллары

Тырыш, игелекле хезмәте, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы мөгамәләсе, тормыш сөючәнлеге, ихласлыгы белән тормыш юлында абруй, ихтирам яулап, бәрәкәтле гомер көзләрен кичерүче меңәрләгән абый-апалар арасында район үзәгендә яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Хәния Гафият кызы Нуриева да бар.

Сокланырлык  гомер юлларыСокланырлык  гомер юллары
Сокланырлык гомер юллары

Шушы көннәрдә мөлаем йөзле әлеге апа белән аның тормыш юлына байкау ясап әңгәмәләшеп утырдык.
Чишмә-Борай авылында дөньяга килгән Хәния кече яшьтән үк теремек, күпне белергә омтылучан, булдыклы, максатчан кыз булып үсә. Авыл мәктәбе белән генә чикләнмичә, район үзәгендә урта белемгә ия була ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, әтисе мәрхүм була. Шуннан инде Хәниягә әнисен ялгыз калдырмас өчен авылга кайтырга туры килә. Вакытын заяга уздырмас өчен ул элеккеге “Восток” колхозының товарлыклы-сөтчелек фермасына сыер савучы булып эшкә башлый. Бер ел биредә эшләп, әнисенең тирән кайгы эзләре бераз суынгач, ул Бөре тегү фабрикасына эшкә урнаша. Эшнең ниндиенә тотынуына карамастан, намус белән башкарып чыга хезмәт сөеп үскән кыз. Биредә ике ел эшләгәннән соң бухгалтерлар әзерли торган курска укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, Борай авыл Советында һөнәре буена эшли башлый. Булдыклы, эшчән, энергиясе ташып торган чибәр кызны барысы да ярата, үз итә биредә, тиздән баш бухгалтер итеп тәгаенлиләр үзен.
Ә барыннан да ныграк, аны бергә уйнап үскән, мәктәп юлын бергә тапаган авылдашы Исмәгъзам үз итә. Ике арада кабынган сөю ялкыны 38 ел дәвамында тирә-якка өлге булып торган тату матур гаилә кору белән тәмамлана. Гаилә башлыгы да уңган, булдыклы эшче була. Элекке Мәгъдән исемендәге хуҗалыкның алдынгы механизаторы, булдыклы токаре дип аны районда күпләр белә.
Нуриевлар гаиләсе район үзәгендә матур итеп йорт салып чыга. Ике балалары Ирина һәм Ришатка гомер бүләк итәләр, аларны укытып, олы тормыш юлына бастыралар.
Тик тормыш Хәния апага үз сынауларын, югалтуларын әзерли шул. Күркәм тормышта бер-берсенә терәк булып яшәп яткан мәлдә Хәния апа пар канатын югалта: яраткан тормыш иптәше Исмәгъзам Гадел улы мәңгелек йортка күчә. Бу авыр кайгыны да чыныгу алып үскән авыл кызы зур сабырлык белән кичерә.
Ире бу якты дөньядан китүенә дистә елдан артык вакыт үтсә дә, гаилә учагын сүндермичә, ямен җибәрмичә яши Хәния Гафият кызы. Балалары Ришат һәм Иринаның гаиләләренә киңәшче һәм терәк булып яши ул. Аның бәхетле картлыгын балалары, оныклары да аерым бизәкләр өстәп тулыландыра. Гомумән, ишекләре һәрчак киң ачык бу йорттан кешеләрнең өзелгәне дә юк, диярлек. Телефоны да шалтырамый торган чагы сирәктер.
Җәйләрен исә яшьлек дәртен югалтмаган апабыз бакчасында яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерә. Болар – аның күңел халәте, яшәү рәвеше дә. Апа белән әңгәмәбезне тәмамлап кайтыр якка кузгалганда тышкы яктан ук үзенчәлекле нур сибеп торган йортка караш ташладым. Һәр нәрсәдә тәртип, пөхтәлек күзгә ташланып тора. Булдыклы, тырыш, көчле рухлы кеше яшәгәнгә шулай ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас