Картлык – шатлык түгел, дисәләр дә, районыбызның һәр авылында яшәүче бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырткан, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы апаларны, түбәтәй кигән абыйларны күреп күңел куана.
Настя һәм Гыйлемхан Гәрәевлар – матур гомер кичергән шундый парларның берсе. Аларның 55 еллык гомер тарихларына күз салып язарга утырсаң, үткәннәрен бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык-сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган матур парның үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде күпме гомер үтеп киткән. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә! Ирле-хатынлы Гәрәевлар Байшады авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр.
Аларның икесенең дә балачагы, яшьлекләре авыр елларга туры килә. Тормышлары җиңелдән башланмаса да, зарланырга күнекмәгән алар. Үзләре әйтүенчә, һәр эштән тәм һәм ямь табып, тормышның кадерен белеп яшиләр. Гыйлемхан абый гомерен элеккеге Мичурин исемендәге колхозга багышлый, терлекче булып эшли. Настя Идият кызының да бөтен гомере эштә үткән. Аларның тормыш юлы күпләргә, балаларына, авылдашларына үрнәк булып тора. Алар икесе дә – хезмәт ветераннары, бик күп Почет гра-моталары, Мактау кәгазьләре бар.
Яшьләре олы булуга карамастан, бүгенге көндә дә алар тырышып дөнья көтәләр. Яз җитүгә икәүләшеп бакча эшләренә тотыналар. Җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш уңышы бирә. Йортлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора, ә аннан бервакытта да кеше өзелми.
– Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш. Сәламәтлек булса, Гыйлемхан абыегыз белән тигез булсак, безгә башка берни кирәкми. Балаларыбыз да шушы авылда, узса – барсалар хәл белеп, йорт эшләрендә ярдәмләшеп торалар. Калган гомерләрне тынычлыкта үткәрергә язсын. Мин үзем, балам, абыегыз белән бер авырлык та күрмәдем. Ул һәрчак тормышыбыз матур, рәхәт булсын, дип тырышты. Мин аңа бик рәхмәтлемен! – дип, Настя апа гомер юлдашына яратып, наз тулы җылы карашын төбәде.
Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай Настя апа һәм Гыйлемхан абый Гәрәевлар кебек парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик икесе кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.
– Хәзерге тормышка сөенеп яшәрлек, куана-куана эшләрлек. Бу муллыклар, уңайлыклар оҗмах нигъмәтләре шикелле күренә. Сабырлык, тормышны ярату кирәк, кызым. Менә шул инде ул бәхетнең нигезе. Әллә безнең тормышыбызда сикәлтәләр, упкыннар булмаган, дисеңме? Әлбәттә, берәүгә дә тормыш юлы салып куймаганнар, бәхет – ул матурлыкны күрә, тоя белүдә. Без икебез дә тормышның һәр мизгеленнән гомер буе матурлык тоеп яшәгән кешеләр. Балачактан тормышның ачысын татып үскәнгәдер инде, Аллага шөкер итеп яшибез. Аяклар йөргәндә, куллар эшләгәндә, сәламәтлек булганда тырышабыз әле, – ди Настя апа.
Әйтеп үтүемчә, хуҗабикәнең иң яраткан шөгыле – чәчәкләр үстерү. Тәрәзә төбендә нинди генә гөлләр юк, алар бар да шау чәчәктә. Җәй көне исә бакча чәчәкләргә күмелә. Бу гаиләдә матур гомер итү өчен барысы да бар. Иң мөһиме – ярты гасыр сынаулар кичкән мәхәббәт, үзара хөрмәт, бер-береңә ышаныч һәм татулык. Бу гаиләдә күңел байлыгы, рухи байлыкның бар нәрсәдән өстен куелганы һәр эш-гамәлдә һәм сүзләрдә чагыла.