Зәкят бирү өчен малның нисабына җитүе кирәк. Балигъ яшенә ирешкән, акылы булган мөселманның малы зәкят чыгарырлык күләмгә җитсә, һәм хуҗасында ул мал бер ел буе торса, ул елына бер мәртәбә фәкыйрь, бурычлы кешегә, ниндидер каза күргән кешегә зәкят биреп савап ала.
Гошер «уннан бере» дигәнне аңлата, зәкятнең бер төре булып тора.
Яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен, сугару юлы белән үскән уңышның егермедән берен гошер итеп бирү тиеш. Имам Әбү Хәнифә гошернең нисабы юк, дип әйткән, бу исәптән җирдә үстерелгән һәр әйбернең уннан берен, су сибеп үстерелгән яшелчәләрнең, җиләк-җимешнең егермедән берен бирү тиеш була. Гошер дә: «Гошердән булсын!» – дип ниятләп, зәкяткә лаек кешеләргә бирелә ала.
– Зәкят – малны чистарту ул, диләр.
– Гошер дә малны, җыеп алган уңышны чистарту инде ул, анда мохтаҗларның, юксылларның да өлеше бар. Безнең бакчалардан алына торган уңыштан – бәрәңге, суган, кишер, сарымсак, чөгендер, кәбестә, кабак һәм башка шундый яшелчәләрдән һәм җиләк-җимешләрдән дә гошер чыгару тиеш.
Искәрмә: җәй буе ашаган, кулланылган, агачта, җирдә калган яшелчәләрдән, җиләк-җимештән гошер чыгарылмый, фәкать җыеп алып сакларга урнаштырылганнарыннан гына гошер чыгарыла.
Авыл картлары, малның бәрәкәте – гошердә, дип тиктомалдан гына әйтми.
6 сентябрьдән – 4 октябрьгә кадәр «Гошер сәдакасы» җыю игълан ителде.
Җыю урыны Йөзлекәев Аузах йортында: Аэродромная урамы, 22 йорт.
Алып килер алдыннан, телефоннан шалтыратып, вакытын, көнен сөйләшеп килүегез сорала. Телефон: +7 (919) 142-33-01.
Аннары гошер сәдакасы мәдрәсәләргә, мохтаҗларга тапшырылачак.
Бу эшләр Борай районы мөхтәсибе җитәкчелегендә эш-ләп килгән «Ярдәм» проекты тарафыннан башкарылачак.