Җәмгыять
19 сентябрь 2024, 10:19

Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез

Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикләнгән кешеләр еш кына, авырлыкларга карамастан, тулы тормыш белән яшәргә өйрәнәләр һәм гади кешеләр арасында үз урыннарын табып кына калмыйча, яшәүнең һәр мизгеленә шатланалар, яраталар һәм кадерен беләләр.

Маргарита ГимазетдиноваМаргарита Гимазетдинова
Фото:Маргарита Гимазетдинова

Үз сәләтләреңне ачу, тормышка, кешеләргә җайлашу өчен Борай авылында инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кояш нуры» социаль адаптация һәм абилитацияләү үзәгендә бөтен мөмкинлекләр бар.

– Безнең арада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр аз түгел: кемдер тумыштан сәламәт түгел, кемдер кинәт авыр язмышка эләгеп, җәрәхәтләр алган, имгәнгән, гомерлеккә авырып киткән. Ә һәркемнең үз тормышында мөмкин кадәр яхшырак яшисе килә. Шуңа күрә физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга игътибарлы һәм ярдәмчел булырга кирәк. Алар үзләрен тормыш колеясыннан төшеп калган итеп хис итәргә тиеш түгел, – ди Борай районы үзәгендә уңышлы эшләп килүче «Кояш нуры» социаль адаптация һәм абилитацияләү үзәге җитәкчесе Елена Шумских.

«Кояш нуры» үзәге 2021 елның 28 августында барлыкка килә. Аны Елена Викторовна физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен оештыра. Әмма үзәккә балалар, үсмерләр генә түгел, 20, 30, 40 яшьлек борайлылар да бик теләп йөриләр.

Елена Шумских Казахстанда дөньяга килгән, балачагы һәм үсмерлек еллары Нижневартовск шәһәрендә узган, Омск технологик институтын тәмамлаган, озак еллар Ноябрьск шәһәрендә эшләгән. Елена Викторовна 2015 елда Вострецово авылына күченеп кайткач, районда инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бернинди дә махсус үзәк булмавын белгәч тә, аны оештыру теләге белән яна башлый. Әлбәттә, барлык хыяллар да тиз арада чынга ашмый, аңа күп кенә бусагаларны таптарга туры килә.

– Борай районында «Кояш нуры»н ачуда миңа Ноябрьск шәһәрендәге үзәк этәргеч булды. Анда мин, энемнең опекуны буларак, шундый үзәккә йөрдем. Борай районына күчеп кайткач, мондагы инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар беркемгә дә кирәкмәгәнен тойдым. Әйе, курыкмыйча әйтә алам, алар беркемгә дә кирәкми иде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка рәхмәтлебез, ул тиз арада безнең идеяне хуплады һәм бина белән булышты, – ди җитәкче.

Елена Шумских «Кояш нуры»н тиктомалдан гына оештырмаган: ул – гомере буе сәламәтлеккә туймаучы энесен үз баласы кебек кадерләп тәрбияли, шуңа күрә дә бу төркемгә караган кешеләрнең проблемаларын үз җилкәсендә, тәҗрибәсендә өйрәнгән.

– Энем Димага хәзер инде 37 яшь, – дип сөйли ул. – Аңарда «Даун синдромы», хәзер андый балаларны «кояш балалары» дип тә атыйлар. Җиде яшеннән энем минем тәрбиядә. Үз кызым белән бер яшьтә алар. Туганымны язмыш кочагына ташлау, ниндидер махсус учреждениегә урнаштыру уен беркайчан да якын китермәдем. Әлбәттә, инвалид кешене карау – бик җаваплы эш, аны һәрчак җиренә җиткереп башкарырга тырыштым.

«Кояш нуры» үзәгенә бүген 42 бала йөри. Иң нәни балага дүрт кенә яшь, ә иң зурысына – 40. Кырык яшь – инде бала түгел дисәк тә, үсешләре буенча алар бала булып калалар. Унсигез яшьтән зуррак алты кеше йөри үзәккә. Биредә чәй эчеп алыр өчен җиһазландырылган урын да, бәдрәф тә бар. Өстәлләр, утыргычлар, төсле принтер, ноутбук, «ком терапиясе» өчен яктылык өстәле, балалар өчен мини-батут белән баетылган, идәнгә йомшак келәм түшәлгән.

Бала хезмәткә турыдан-туры шул хезмәттә катнашып кына өйрәнә ала. «Кояш нуры»нда сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен яшьләр сәясәте һәм «Гаилә» үзәге хезмәткәрләре килеп, осталык дәресләре үткәрәләр. Шулай ук үзәктә «Тылсымлы сандык», «Оста куллар» түгәрәкләре эшләп килә. Аны балалар иҗат йортыннан килеп Эльвира Исламова алып бара. Түгәрәктә балалар кул эшләре белән шөгыльләнәләр, тегүче һөнәре нигезләренә төшенәләр. Шулай ук балалар «Океан» бассейнында махсус тренер Рәшит Әмиров белән атнасына дүрт тапкыр бушлай шөгыльләнәләр. Психолог Илфира Әмирова һәм логопед-дефектолог Лариса Нурмөхәмәтова да тәрбияләнүчеләр белән шәхси вакытын кызганмыйча, ихлас күңелдән ярдәм итәләр. Үзәк әгъзалары үз куллары белән теккән, бәйләгән, ясаган әйберләрен ярминкәләрдә сатуга да чыгара, кергән табыш, әлбәттә, «Кояш нуры»ның матди-техник базасын ныгытуга тотыныла.

– «Кояш нуры» үзәгенә йөргән балаларның әти-әниләренә хокукый һәм консультацион ярдәм күрсәтелә, чөнки күп кенә ата-аналар үз хокукларын белми. Шуңа күрә мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз, – ди Елена Викторовна.

«Кояш нуры»на үзәк әгъзалары атнасына ике тапкыр йөри. Бу көннәрне алар көтеп ала, чөнки биредә язмыш сынауларыннан өшегән күңелләренә җылылык, теләктәшлек таба.

– Без туган көннәрне, башка истәлекле даталарны матур итеп чәй табыны артында җыелышып үткәрергә яратабыз, бер-беребезне кечкенә бүләкләр белән дә шатландырабыз, – ди үзәк җитәкчесе. – Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче әниләргә дә эмоциональ ял итеп алу бик кирәк. Үзәккә килгән балалар бер-берсе белән уйнаган арада, әти-әниләр аралашалар, ял итәләр.

Үзәккә йөрүчеләр арасында, алдарак әйтелүенчә, төрле яшьтәге кешеләр бар, әмма биредә алар үзләрен бер гаилә кебек хис итә. Һәрхәлдә, алар белән аралашканда шундый тәэсир калды.

– «Кояш нуры» үзәгенә ике ел йөрибез.Үземнең һәм кызымның уңай хис-кичерешләре турында гына әйтә алам. Һәрвакыт уңайлы атмосфера биредә. Балалар монда килгәч чәчәк аткан кебек. Үзәк барлыкка килү белән аерым балалар һәм өлкәннәрнең, ата-аналарның бер зур тату гаиләсе, таянычы барлыкка килде. Районда үзәкнең барлыкка килүе – җитәкчебез Шумских Елена Викторовнаның зур казанышы. Ул зур хезмәт башкарды, ата-аналарны бирешмәскә өйрәтте, аларга аякларында нык басып торырга мөмкинлек бирде. Үзәкнең барлык әниләре кебек үк, мин дә Елена Викторовнага безнең үзәк, икенче йортыбыз һәм зур гаиләбез өчен бик рәхмәтле, – диде ун яшьлек Камиланың әнисе Кристина Закирова.

Тугыз яшьлек Асельнең әнисе Илфира Әмированың фикере:

– «Кояш нуры»на без үзәк ачылгач та йөри башладык. Башта без бары тик чараларга килә идек, аннары «Тылсымлы сандык» түгәрәген яраттык. Һәрбер аралашу, һәр ата-ананың акыллы киңәше мине илһамландыра биредә. Иң мөһиме: безнең турыда Борайда гына түгел, Башкортстан һәм Русиядән читтә дә белә башладылар. Безнең белән газета-журналлар, иганәчеләр кызыксына. Безне «Ярдәм» хәйрия фонды мәчеткә чараларга чакыра, бүләкләр бирә. Ләкин, иң мөһиме, әгәр дә Елена Викторовна кебек җитәкче булмаса, берни дә булмас иде. Һәр ата-ана аңа үзенчә рәхмәтле, һәр ата-ана аны көчле, максатчан, игелекле кеше буларак белә.

Сүз уңаеннан, быел август азагында «Кояш нуры» социаль адаптация һәм абилитация үзәге үзенең өченче туган көнен билгеләп үтте. Чара кунаклары хакимият башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин үзәккә нигез салучы Елена Шумскихны һәм барлык катнашучыларны шундый күркәм дата белән котладылар.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, Елена Викторовна һәм үзәккә йөрүчеләр көчле рухлы, бернигә дә карамастан, һәр яңа туган көннең кадерен белеп, сөенеп яшәүче кешеләр. Алар – тулы кыйммәтле яшәү өчен сәламәтлек проблемалары комачаулык итмәүнең туры дәлиле. Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас