Табигатьнең тиңсез хәзинә булуын районыбыз территориясендә 40 меңнән артык гектар мәйданны биләп торучы урман фонды дәлилли. Шушы урман аша безгә яшеллек һәм чиста саф һава бүләк итүчеләрне, ягъни урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, аларның эшчәнлеген һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тагын бер кат искә алу артык булмас.
Урман хуҗалыгы хезмәткәре... Бу һөнәр халык байлыгын саклау һәм яклау, арттыру, агач әзерләү һәм, әлбәттә, аны эшкәртү белән бәйле бөтен нәрсәне үз эченә ала.
Урманчылык эшен, гадәттә, табигатьне яраткан, туган җирнең байлыгын, гүзәллеген сакларга һәм арттырырга теләгән, туган ягы өчен үзендә җаваплылык тойган кешеләр сайлый. Борай районында урман эшен дүрт участок урманчылыгы, бер инспектор һәм «Борай урманы» автоном учреждениесе башкара.
«Борай урманы» автоном учреждениесендә эшләүче 30дан артык кеше җаваплылыгында: бик күп мәйданда агачлар утырту, аларны карап-тәрбияләп тору, күз карасыдай саклау, урман янгыннарына юл куймау – болары эшчәнлекләренең бер өлеше генә.
– Ел әйләнәсендә башкарыла торган эшләр санап бетерерлек түгел, – ди «Борай урманы» җитәкчесе Илдар Хәсәнов. – Урман кисү, чистарту, яшь үсентеләр әзерләү эшче куллардан физик ныклык, сабырлык таләп итә. Районыбызда урманнар көчле һәм кодрәтле, сәламәт булсын дип тырышабыз. Моңа ирешү өчен иң алдынгы технологияләрне һәм кадрларны кулланабыз.
Учреждениенең төп бурычы – урман фонды биләмәсендә бөтен хуҗалык эшләрен үткәрүне контрольдә тоту, диләнкеләрне аралаш һәм төп куллану өчен аеру, урманнарны яңарту, утырту материалын үстерү, агач үсентеләре өчен җир әзерләү, табигый урманнарны тергезүгә булышу һ.б.
Бу тармакта тир түккәннәр шулай ук урман янгыннарын сүндерү һәм агач әзерләү, агач-такта кисү, халыкка хезмәтләр күрсәтү кебек сәнәгать-хуҗалык эшмәкәрлеге белән дә шөгыльләнә. Нинди генә һава булуга карамастан, урманчылар һәрвакыт урман сагында тора.
Борай районының урман фонды 40 мең гектар тәшкил итә һәм ул даими яңартылып тора. «Борай урманы» автоном учреждениесе директоры, 40 елдан артык хезмәт стажы булган белгеч, Русия Федерациясенең атказанган урманчысы Илдар Хәсәнов бу уңайдан болай ди:
– Урман – бәяләп бетергесез байлыгыбыз. Ул үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә. Урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел, ул – тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Бар урман хуҗалыгында да урман үстерү, аны тергезү – иң әһәмиятле бурычларның берсе. Бу урман эшчеләренең иң изге максаты да. Киләчәк буынга яңа урманнар, еракларга сузылган яшел массивлар утыртып калдыру мактаулы эш ул. Бер дә юкка гына борынгылар: «Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән», – димәгән.
Ә хәзер урманчылык турында саннарны карап үтик. Урман сирәкләү эшләре – 50 гектар, яшь үсентеләрне яктырту – 50 гектар, минеральләштерелгән полосаны яңарту – 135,6 гектар, санитар-сәламәтләндерү чаралары – 15,6 гектар, урман патологиясен тикшерүе – 100 гектар, яшь үсентеләрне карау – 20,3 гектар мәйданда башкарыла. Яңа урманнар яз көне 12 гектарга утыртылса, ел азагына кадәр 30 гектар утырту планлаштырылган. Киләсе елга агачлар утыртырга 12 гектарда җир әзерләнеп куелачак.
«Борай урманы» автоном учреждениесе үз эшләрен комплекслы алып бара. Урман тәрбияләү эшләре белән бер рәттә индустриаль җитештерү дә уңышлы башкарыла. Оешманың керемнәрен арттыру өчен җитештерү цехлары эшли. Пилорамада такта, утын әзерлиләр, бура бурыйлар.
– Безнең һәркайсыбыз урманнарны саклау һәм үрчетү буенча уртак эшкә үзеннән өлеш кертә, урман тармагын үстерергә, киләчәк буыннар өчен табигать байлыгын сакларга булыша. Бездә үз һөнәрләренең чын осталары эшли, – ди урман хуҗалыгы директоры. – Атап кына әйтү килешмәс, бездә барысы да осталар. Җәй дәвамында, әйтик, «Борай урманы» хезмәткәрләре яшь агачлар утыртылган мәйданны тәрбияләп, туфрагына агротехник чаралар үткәреп тора. Ягъни яшь агачларны туры мәгънәсендә карап үстерәләр, чөнки агачны утырту гына түгел, аны тәрбияләү күп вакыт һәм тырышлык таләп итә. Шулай ук зыян килгән агачларны сәламәтләндерү эше дә алып барыла. Әйтик, язга чыгуга урманчылар алдагы елларда утыртылган яшь агачларны тәрбияләүгә керешә. Ылыслы агачларга караганда яфраклылар тизрәк үсә, шуңа күрә яшь үсентеләр үсешенә комачаулык итмәсен һәм ныгысын өчен урман хезмәткәрләренә алар белән көрәшергә туры килә. Агачларны утыртканнан соң алдагы елда утыртылганнарын карап чыгалар, һәлак булганнары урынына яңаларын утырталар. Җәй буена урман буйларына минеральләштерелгән полосалар ясау һәм аларны тәрбияләү буенча эшләр башкарыла. Агачларны тәрбияләү эшен урманчылар көзгә кадәр дәвам итә. Өстәп әйтәсе килә: безнең хуҗалыкта питомник мөһим роль уйный, анда үсентеләр үстерелеп сатыла. Питомниктагы үсентеләрне тәрбияләү бригадасы хезмәткәрләре тырышлыгында, питомнигыбыз республика күләмендә алдынгылыкны бирми, алгы позициядә барабыз. Ел саен питомникта биш-алты миллион данә үсентеләр үстерелә, шуның өч миллионы реализацияләнеп бара. Чыршы, нарат, каен, юкә һ.б. төр үсентеләр өстенлек итә. Үзебезнең республика һәм тирә-як субъектлар белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез, – ди Илдар Хәсәнов.
Шулай ук үсентеләр үстерүдә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы боерыгы буенча, ябык тамыр системасы буенча кассеталарда үстерү ысулын биш ел элек куллана башлыйлар биредә. Ихтыяҗ үскәч, былтыр үз көчләре белән 900 квадрат метрлы теплица төзегән иделәр. Анда 570 мең үсентеләрне кассетада үстерәләр. Барлыгы хуҗалыкта ике теплица. Алдагы чорда бу эшләрне киңәйтеп, озак вакытлы партнерлар белән килешү төзеп эшләргә ниятлиләр. Бу перспектив эшне оештыруда, орлыкларны чәчеп, тәрбияләп, утап, су сибеп үстерүдә коллективның бар әгъзалары да булыша. Күмәк эш, җаваплылык тоеп эшләгәч, ырамлы бара һәм нәтиҗәләре дә әйбәт.
«Борай урманы» коллективы район хакимияте белән берлектә ил алдында бурычларын үтәүче яугирләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәләр, утын белән тәэмин итәләр. Үткән елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр 67 гаиләгә 335 кубометрдан артык ярылган утын илтеп биргәннәр. Яугирләрнең гаиләләре исемлеге әле тәмамланмаган, эшләр дәвам итә. Бу эшләр Азамат Миңәҗев, Назиф Шәмсетдинов, Булат Хуҗин, Әнвәр Мусин, тракторчы Венер Хуҗин, Илдар Гыйбадуллин, инженер-техник хезмәткәрләре, «Борай урманы» хуҗалыгының Чалкак участогы эшчеләре тарафыннан башкарыла.
«Борай урманы» автоном учреждениесенең төп составы – озак еллар сайлаган профессияләренә тугры булып калган хезмәткәрләр. Оешмада ун Башкортстан Республикасының атказанган урман хезмәткәре эшли. Төбәк Башлыгы боерыгы белән хөрмәтле ветеран, БРның атказанган урман хезмәткәре Филимон Байметов «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә лаек була.
– Әлегә кадәр урманнарыбызны уттан саклап кала алдык. Кайбер гражданнарның саксызлыгы аркасында кабынган утны тиз арада сүндерергә тырышабыз. Иң мөһиме – без эшне янгынга кадәр җиткермәс өчен барлык көчне салабыз. Кисәтү чараларын вакытында үткәрәбез, ут күчмәсен өчен урман кырыйларын сукалап чыгабыз, – ди учреждение директоры урынбасары Азамат Миңәҗев. – Җыеп әйткәндә, Борай районында урман фондын яңарту, торак пунктларының эстетикасын яхшырту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла.
Әйе, урман – өстенлекле тармакларның берсе, чөнки ул, алда билгеләнүенчә, кешелекнең экологик хәвефсезлеген тәэмин итә. Шуңа күрә урманнардан рациональ файдалану һәм аңа сакчыл караш – урман хезмәткәрләренең генә түгел, бөтен җәмгыятебезнең мөһим бурычы.
– Безнең тармакта үз һөнәрләренең осталары, табигатьне чиксез яратучы хезмәткәрләр эшләве белән горурланабыз. Бәйрәм уңаеннан күп еллар безнең белән эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны, бүгенге көндә урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләрне ихлас күңелдән котлап үтәсе килә. Аларга һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең куанычлар китерүен телибез, – дип сүзен тәмамлады Илдар Хәсәнов.