Татар әбекәйләренә хас булган мөлаем йөзле, эчкерсез, ак яулыклар бәйләгән, кулына дисбе тоткан Ямнихә әбигә күз салуга “Сөбханалла” дип куйдым. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен күргән, бишенче сыйныфны тәмамлап, фермага эшкә килеп, 40 ел буе тир түгеп эшләгән әбекәйгә шулай дими мөмкин дә түгел. Нинди генә кыенлыклар күрсә дә, сынмаган-сыгылмаган, хәтта ялгышып кына да зарлану сүзен ишетмисең аның.
Ямнихә әби Кәшкәләү авылында гади колхозчы гаиләсендә, көзнең беренче көнендә, олы йортка ямь өстәп, бишенче бала булып дөньяга килә. Балачагы каһәр суккан сугыш елларына туры килә. Сугыш шаукымы барлык йортның ишеген шакып, ир-егетләрне чүпләп кенә тора. Бу афәт Ямнихәләрнең гаиләсен дә уратып узмый. Әтиләре сугышка китә, әнисе җиде бала белән торып кала. Тормыш авыр булганга, мәктәптә дә биш сыйныфны гына тәмамлый кыз. Ул заманга хас булганча, яшьли колхоз эшендә җигелеп эшли ул. Яп-яшь кыз балалар җилкәсенә нинди авырлыклар төшкән ул заманда. Караидел районына пыяла заводы өчен утын әзерләүгә китә. Өшеп-туңып, ач-ялангач килеш алар урман кискән. Күпләре үзләренә гомерлек чир алган, күбесе кайта алмый шул туфракта ятып калган, кайберләре авырлыкларга чыдый алмыйча качып киткән. Ямнихә, бирелгән вакытын тутырып, кире туган авылына кайта. Сарык фермасына эшкә урнаша ул. Аннары сыер савуга күчә, өч чакрым фермага җәяү йөреп эшли яшь кыз.
Эш дип кенә яшәми Ямнихә, спектакльләр куюда да актив катнаша. “Бирнәгә әзерләнгән әйберләрне илтеп кора идек клубка. Кышларын ат чаналарына төялеп, күрше авылларга да чыга идек. Бервакыт бер авылда ниндидер пьеса куйдык, исемен онытканмын инде. Анда яшь кыз иреннән аерылып, әнисе янына кайта. Шул кызны мин уйнадым. Сценарий буенча еларга кирәк иде, мин бик килештереп елап җибәргәнмендер инде. Тамашачыларга күз салсам, барсы да диярлек елап утыра. Шундый ышанычлы итеп уйнаганбыз бит”, – дип искә ала ул вакытны әбекәй.
Фермада эшләргә дә, каравылчы булырга да, идән юарга да өлгерә Ямнихә әби яшь чагында.
– Язмыш җиле кайларда гына йөртмәде, какмады, сукмады, бары камчы белән генә кыйнады. Ул елларда эшләгәннәр искә төшсә, хәзер дә исем китә: ничекләр түзгәнбез дә, ничек чыдаганбыз. Яшь кенә кызлар нинди генә эшләр башкармады бит. Ә алай да сынмадык, сынатмадык, ял да белмичә эшләдек. Көн күрдек, гаилә кордык, – ди ул.
Кизгән авылыннан димләп килгән Нәвис белән тормыш корган гаиләдә бер-бер артлы балалары туа. Ләкин, язмыш кушуы буенча Ямнихә әбигә балаларын ялгызы гына аякка бастырырга туры килә. Бүгенге көндә кызы Лида Татарстанның
Мамадыш районында озак еллар яшәп, эшләп лаеклы ялга чыккач, Уфа шәһәрендә гомер кичерә. Финарит улы белән Эльза кызы Борай авылында яшиләр.
Ямнихә әби кул остасы да. Аның бәйләмнәре, чиккән мендәр тышлары өйләренең яме булып тора. Олы яшьтә булуына карамастан, көн аралаш икмәк пешерә, төрле камыр ризыклары белән якыннарын сыйлый.
– Авыр тормыштан зарланмыйм. Сугыш еллары хакында күп зарланып сөйләүчеләр турында укыганым да, ишеткәнем дә бар. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыш булдык, эшләдек. Барына риза булдык, –ди Ямнихә әбекәй.
Шуңадамы Ходай Тәгаләнең кодрәте белән бүгенге көндә үз аягында йөреп тора ул. Зиһененә дә күзләр тимәсен. Шулай ук китабын да, газета-журналларны да укып бара. Үзе дә бу хакта: “Укырга бик яратам,” – ди.
Гомер дигәнең аккан су кебек, үтеп тә киткән. Бүгенге көндә Ямнихә әбекәй тормышына шөкерана кылып, үзе үстергән “агачның” татлы җимешләрен татый. Өч оныкның, дүрт оныкчыкның яраткан дәү әнисе, карт әбиләре дә ул. Якыннарының олы ихтирамына ия булган әбекәй дә ул.
Яшь вакытта авырлыкны күп күрсә дә, Ямнихә әби үз тирәсендә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай якын кешеләре булган картлык көннәренә канәгать булып яши. Ап-ак урын-җир өстендә, дисбе тартып, гыйбадәт кылып, Аллаһы Тәгаләгә таянып, дөньяларга иминлек сорап утырган әби бары хөрмәткә лаек.