Җәмгыять
7 сентябрь 2024, 09:38

Өлкәннәр аеруча актив

Кузбайдагы 1604нче сайлау участогына 98 яшьлек Фахуртдинова (Аитова) Гөлйөзем Хәмәтьян кызы улы Флүр белән килде.

Өлкәннәр аеруча активӨлкәннәр аеруча актив
Өлкәннәр аеруча актив

Бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә, укучыларга тарих фәненнән белем бирүгә багышлаган, хезмәт ветераны Гөлйөзем Хәмәтьян кызы мондый чаралардан һич читтә калалмый инде.

–Яшем олы булса да, мин өйдә көтеп утыра алмыйм. Республика Башлыгын сайлыйбыз бит. Һәр тавыш кирәк, һәр тавыш мөһим. Ә актив булу, хәрәкәтләнү гомерне озайта гына ул, – ди Гөлйөзем Хәмәтьян кызы.

#выборы2024
#выбираемГлаву
#Башкортостан
#Бураевскийрайон

Өлкәннәр аеруча актив
Өлкәннәр аеруча актив
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас