Ватанының патриоты буларак, фронтовик үзенең гражданлык позициясен яклый, шуңа күрә бүген тавыш бирүнең беренче көнендә республиканың киләчәген сайлый. Ул төрле дәрәҗәдәге сайлауларда даими катнашучы һәм сайлау участогына беренчеләрдән булып килә.
- Безнеке кебек күпмилләтле республиканың көчле һәм зирәк җитәкчесе булырга тиеш, - диде Фәрит Кәбир улы. - Безнең Башкортстанның нинди булачагы аларның сайлавына бәйле икәнен халык аңларга тиеш.
Фронтовикка истәлекле бүләк тапшырып, актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерделәр.