“Без матди байлык, карьера, акча эшләү белән артык мавыктык. Шул ук вакытта иң мөһиме – ата-ана булу бәхете турында онытабыз. Безнең юл – ныклы, күпбалалы гаиләләр, балаларны игелек, вөҗдан, гадел хезмәт, гаилә һәм тугрылык законнары нигезендә тәрбияләү.”
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Районыбызда бер-берсен аңлап, балаларына дөрес тәрбия биреп яшәгән гаиләләрнең барысына да шөкер итеп яшәүләре соклану уята. Шундыйлар арасында Бәләкәй Бадрак авылында яшәүче Ләйсән һәм Вадим Исламовларның күпбалалы тату гаиләсе.
Ләйсән белән Вадимның мәхәббәт тарихы үзенчәлекле. Алар бер-берсен балачактан ук белсәләр дә, бер авылда, бер елгада су коенып, бер мәктәпне тәмамлап, төрле елларда студент чаклары да бер шәһәрдә – Бөредә үтсә дә, мәхәббәт уты яшьләрне туган авылларына ялга кайткач, авыл мәдәният йортында кич белән очрашкач кына урап ала. Шулай итеп менә 15 ел инде бергә бәхетле гомер кичерә алар.
Исламовларның беренче кызлары Линарага бүген – 13 яшь, ул 7нче сыйныфта укый. Аның артыннан гаиләдә тагын бер кыз аваз сала. Сабыйга Луиза дип исем кушалар. Бу кызыкайга 12 яшь, ул 6нчы сыйныф укучысы. Ике кыздан соң уллары Руслан туа. 9 яшьлек малай 3нче сыйныфта.
– Без күпбалалы гаилә буларак дәүләт тарафыннан бик күп ярдәм чараларыннан файдаландык. Икенче кызыбыз дөньяга килгәч, ана капиталы акчасы ярдәмендә йорт сатып алдык, өченче бала туу белән бушлай җир участогы бирделәр. Шулай ук пособие, сатып алынган мәктәп формасы өчен түләүләр алабыз, мәктәптә балаларның туклануы – бушлай. Эш сөйгән, туган җирен яраткан кешегә авылда да рәхәтләнеп яшәргә мөмкинлекләр бар. Мал асрыйбыз, җиләк-җимеш үстерәбез. Ишле гаиләдә балалар да эшкә өйрәнеп, энеләрен, сеңелләрен хәстәрләп, олыны олы, кечене кече итәргә өйрәнеп үсә. Барыбыз да яхшы беләбез: гаилә ул – җылылык һәм мәхәббәт учагы. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге сагында торачак. Гаиләләр ныклы булып, һәр балага тигез канат астында үсәргә язсын иде! Бәхетле балачак – якты киләчәккә ышаныч ул, – ди күпбалалы әни.
– Әйткәндәй, хәзер күпбалалы булудан һич кенә дә куркасы юк, чөнки гаиләләр сабый туганнан алып балигъ булганчыга кадәр һәр этапта ярдәмгә өмет итә ала. Моның белән берничә бала тәрбияләүче ата-аналар ризалашачак. Шуның нәтиҗәсендә без киләчәккә ышаныч белән карый, төбәгебез һәм илебез иминлеге өчен эшли алабыз, – дип кушылды хатынының сүзләренә Вадим.
Ирле-хатынлы Исламовлар һәр башлангычларда бер-берсенә терәк булгач, эшләрне киңәшеп башкаргач, гаилә кораблары алга бара.
– Һәр бала үз ризыгы, үз бәхете белән туа. Кулларында өченче, дүртенче, бишенче баласын күтәргән әниләрне күреп күңел шатлана. Андый әниләргә бары афәрин диябез. Республика җитәкчелек тарафыннан күпбалалы гаиләләргә ярдәм чаралары булдыру шушы куанычлы хәлләргә этәргеч булып тора. Иң мөһиме, балалар сәламәт булсыннар, – ди Башкорстанның атказанган табибы, район үзәк дәваханәсе педиатры Зәйтүнә Муллаярова.