Җәмгыять
29 август 2024, 11:02

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда

Республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча ярдәм итүгә зур игътибар бирә.

– Без Уфа шәһәрен үстерүгә зур чыгымнар бүләбез, әмма якындагы авылларда да социаль инфраструктураны үстерү бик мөһим. Шул исәптән, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, поликлиникалар салырга, башкаланың үзәктән ерак төбәкләрен үстерү программасын аерым контрольгә алырга кирәк.

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

2020-2022 елларда кадәр Республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә 6,2 млрд.сум акча юнәлтелгән, шуларның 3,6 млрд. сумын федераль казна бүлеп биргән.
Программаның төп юнәлешләре – торак, социаль объектлар, инфраструктура төзү һәм территорияләрне төзекләндерү. 

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы 2024-2030 елларга авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы проектын эшләгән. Җиде ел эчендә программаны финанслауның гомуми күләме 13,8 млрд сум тәшкил итәчәк. Программа республика бюджетыннан, шул исәптән федераль казнадан трансфертлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан финансланачак. 2024 елга аның чараларына 1,5 млрд.сум юнәлтеләчәк, алдагы елларда – 2,05 млрд. сум. акчаларның күп өлеше республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.

Төбәк программа чараларында авыл территорияләрен төзекләндерү, анда ял итү зоналары, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка килергә, биналарның, тротуарларның, аллеяләрнең архитектур яктылыгын булдыру һәм башкалар каралган.

Безнең районда да әлеге программа уңышлы эшләп килә.

– Узган елны безнең районда «Салкын Чишмә» территориясен яңарттылар. Бу чишмәдән су гына алып калмыйбыз, ял да итәбез. Ул парк һәм Сару елгасы янәшәсендә бик матур урында урнашкан. Чишмә янында ял итү зонасы барлыкка килде, анда табигать матурлыгына сокланып, тынлык һәм тынычлык белән ләззәтләнергә мөмкин. Монда күпер, эскәмияләр, урналар, яктырткычлар, асылмалы күпер барлыкка килде һәм архитектура формалары урнаштырылды. Гаилә белән ял итәргә еш йөрибез, бик рәхәт анда. Ә хәзер чишмәдән җәяүлеләр юллары халыкның яраткан урыны «Сәламәтлек сукмагы» белән тоташтыралачак, – дип шатлыгы белән бүлеште Борайдан Зилия Г.

– Быел «Авыл территорияләрен комлекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә Сару елгасы буендагы сәламәтлек сукмагын «Салкын Чишмә»гә кадәр дәвам итәчәкбез. Тукай урамыннан Суфияр Хәмәтяров исемендәге урман паркындагы чишмәгә кадәр юлның озынлыгы 450 метр тәшкил итәчәк. Шулай ук яктылык урнаштырып, эскәмияләр һәм таган куячакбыз, – дип таныштырып үтте район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Марат Ахунов.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү – төп игътибарда
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас