Җәмгыять
24 Августа 2024, 03:44

"Журфест-2024»

Журфест проекты БР Башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Башкортстан Республикасы Башлыгының 2019 елның 01 октябрендәге УГ-320 номерлы Указы нигезендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы һәм социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме максатларында Башкортстан Республикасы башлыгы грантлары Фонды (Башкортстан Республикасы гражданлык җәмгыятенә ярдәм фонды) төзелде. 2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, бирелгән 3 692 гаризаның 745 социаль әһәмиятле проектын хуплады. Грант ярдәменең гомуми суммасы 1,2 млрд. сумнан артык тәшкил итте, шулардан 852,5 млн. сумы республика бюджетыннан һәм 364,86 млн. сумы Президент грантлары фондын финанслау исәбенә.

Агымдагы елда Башкортстан журналистлары кабат традицион «Журфест»ка җыелды. Проект БР Башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

– Журналистлар  ил һәм республика икътисады үсеше, төрле проектлар һәм чаралар турында. Кешеләр бу хакта һичшиксез белергә тиеш. Бу үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен дә кирәк, яшь егетләр чын патриотлар булып үссеннәр өчен дә. Журналистларның бурычы – кешеләр ышана торган профессионаллар булу, – ди Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

Быел чараның темасы «Медиагаилә» булды, бу Русия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елында аеруча актуаль. Оештыручылар фестивальне җәмгыятьнең төп ячейкасына багышларга карар кылды, нәкъ менә гаилә булачак медиасфера профессионалларын формалаштыра. Киңрәк мәгънәдә бу шулай ук тәҗрибә һәм хис-кичерешләр алмашу бара торган бергәлекне чагылдырды. Фестивальдә катнашучылар медианың безнең тормышка йогынтысы, шулай ук цифрлы технологияләрнең һәм ясалма интеллектның мәгълүмат бирүнең һәм аралашуның яңа модельләрен булдыруы турында фикер алышты. Программага тармакның иң яхшы вәкилләрен бүләкләү, осталык сәгатьләре, презентацияләр, конкурслар, спорт ярышлары һәм музыкаль чыгышлар кертелгән иде. Чараның эшлекле өлешендә федераль экспертлар медиа көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

“Журфест” Башкортстанда инде 10 елдан артык уза һәм журналистлар өчен иң зур вакыйгаларның берсенә әверелде. Ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре мөһим темалар буенча фикер алышалар һәм республиканың матур почмакларында ял итә.

– Журфестны ел саен көтеп алабыз. Республиканың киң мәгълүмат чаралары даирәсендә эшләүчеләрне бер урынга туплый торган чара бит ул. Нәкъ шунда бер-беребез белән аралашабыз, осталык сәгатьләрендә булып белем арттырабыз, тәҗрибә  уртаклашабыз һәм, иң мөһиме, ял итәбез. Бу чараның төбәк Башлыгы грантына үткәрелүе янә дә сөенечле, димәк без республика җитәкчесе Радий Хәбировның шәхсән игътибар үзәгендәбез. Мондый чаралар кирәк, киләчәктә дә үткәрелеп торсыннар дигән теләктә калам, – ди гәзитнең баш мөхәррире Венера Арсланова.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас