Очы-кырые күренмәгән уйлар диңгезе бөтереп үткәннәргә алып кайта. Кайгы-хәсрәтләр дә аз булганмыни? Сабырлык касәләренең мөлдерәмә тулы чакларын Нурихан абый бүген дә хәтерли әле. Авыз тутырып икмәк ашарга да, иптәш малайлары кебек “әти-әтекәем” дип әйтергә дә, әтисе итәгендә иркәләнергә дә туры килмәгән шул аңа. Дус малайларының әтиләре эштән кайтканда каршысына чыгып, аларның аркаларыннан сөйгәнен ерактан гына күзәтергә генә калган шул Нурихан абыйга. Әтисенең төсен дә бик хәтерләми, әтисе чирләп үлгәндә, аңа бары тик 7 генә яшь була.
Нурихан Ситдыйк улы 1934 елда Бадрак авылында дөньяга килә. Купбалалы гаиләдә өченче бала булып туса да, алты бала арасыннан, иң кече энесе Газзалый белән икесе генә исән калалар. Дүрт туганы бәләкәйдән үк авырып мәрхүм булалар. Бер килсә килә бит ул. Ә тормыш арбасын ничек тә тартырга, җан асрарга, яшәргә, югарыга таба үрмәләргә кирәк. Ашарга икмәге, киергә киеме булганмыни? Ярый әле алабутасы, балтырганы, кычытканы үсеп торган. Шулар гына ул чор кешеләрен үлемнән алып калган. Киндер ыштан, чабата аларны киләчәккә атлаткан.
Нурихан Бөре шәһәренә укытучылыкка укырга керә, ләкин озак укый алмый, ташлап кайтырга мәҗбүр була. Әнисе Кафия әби дөнья йөген бер үзе генә тарталмый. Әнисе дә олыгайган, еш чирли, өстәвенә 1941 елда туган энесе дә бар.
Шулай еллар үтә. Өч ел Ленинград шәһәрендә, Армия сафларында хәрби йөкләрне озатып баручы булып хезмәт итә. Ул елларын бик бәхетле вакыт итеп искә ала героем. “Дөнья күрдем”, – ди ул. Аннары Донбасста “Холодная балка” дигән шахтада эшли. 1959 елда туган авылына кайта, лаеклы ялга киткәнче, туган колхозында электромонтер вазыйфасын башкара. 1970 елда Нурихан абый “Фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләнә. 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче авылдашыбыз бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә.
Юбиляр гаиләсе белән дә горурланырга хаклы. 1961 елда Мулла авылы сылуы Галия Маһиян кызын очрата һәм озак та уйлап тормый чибәр кызның авылына юл тота. Кызны килен итеп алып килгәч, никах укытып, гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Галия апа да 1938 елда ишле Ганиевлар гаиләсендә биш малай арасында бер кыз булып дөньяга килә. Мулла авылындагы сигезьеллык мәктәпне гел яхшы билгеләренә генә тәмамласа да, укырга баралмый. Әнисе Дания апага ярдәм итәргә кирәк, чөнки әнисе тазалыкка туймый, еш чирли. 14 яшендә, башмаклар группасы алып, савучы булып фермага эшкә төшә Галия. Бу бик тырыш, унган, тапкыр, ярдәмчел кызны житәкчеләр бик тиз күреп алалар. Башкортстанның өлкә конференциясенә чыгыш ясарга делегат итеп сайлылар.
Галия иптәшләре арасында да абруйга, хөрмәткә лаек була. Комсомол, яшьләр арасында үткәрелгән чараларда актив катнаша ул.
Галия апа данлыклы Ганиевлар нәселеннән, моңлы итеп җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр укый.
Килен булып төшкәч тә Галия апа колхоз эшендә яздан көзгә кадәр басуда, печән әзерләүдә, ындыр табагында була. Кыскасы, бригадир кая кушса, шунда эшкә бара. Галия Маһиян кызын берничә тапкыр авыл советына депутат итеп сайлыйлар. Хәзерге көндә икесе дә лаеклы ялдалар, хезмәт ветераннары Ахуновлар.
Галия апа белән Нурихан абый белән биш бала (дүрт кыз, бер малай) тәрбияләп үстерделәр. Бар баларына да белем бирделәр, үзаллы тормышка аяк басарга ярдәм иттеләр. Ике балалары Стәрлетамак шәһәрендә, ә өчесе туган авылыбызда үзаллы тормышта яшиләр. Аларның алты оныклары, ике оныкчыклары бар. Балалары барсы да игелекле, тәрбияле, ана-ата җанлы, “әни-әти” дип кенә торалар. Галия апа белән Нурихан абый һәрвакыт балалар, оныклар хәстәрлеге белән чорналганнар. Бәлки, менә шул да аларга гомер озынлыгы өстидер.
Ахуновлар инде 64 ел бергә, ә 25 ел гөл-чәчәкләргә күмелеп утыручы йортларында улы Роберт, килене Ләйсән хөрмәтендә гомер кичерәләр. “Киленем бигрәк якын, үз кызым кебек, – ди Галия апа. – Әллә үз авылыбызның иң сабыр, иң тыйнак кызы булгангамы, сөйләшеп сүзләребез бетми, үз кызларыма әйтмәгән серләрем дә Ләйсәнемә сыя. Шундый акыллы кыз тәрбияләгәне өчен Рәйсә кодагыема мең рәхмәтлемен. Шушы көннәрдә оныгым Ринат Башкорт дәүләт медицина университеты каршындагы колледжның стоматология факультетын гел бишле билгеләренә тәмамлап, кызыл диплом алды. Безнең өчен зур куаныч, дәү әтисен юбилей белән шулай котлады.”
Килене Ләйсән дә әни дип өзелеп тора: “Әни үзе дә 22 ел бианасы белән бик тату, әниле-кызлы булып яшәгәннәр. Эштән кайтуыбызга әнинең тәмле ашлары пешкән, улыбыз караулы, әти-әни барда без йомырка эчендәге сары кебек яшибез. Олы яшьтә булуларына карамастан, әле дә бер эштән дә калмыйлар, әти малларны, әни бакчадагы үсемлекләрне карый. Исән генә булсыннар,” – ди.
Нурихан Ситдыйк улы һәм Галия Маһиян кызы үзләрен бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була белә. Галия апа белән Нурихан абый исә 64 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлиллиләр. Әйе, язмыш китергән сынаулар Ахуновларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып яши алар бүген.
#ГодСемьи #ГодСемьи2024 #семейныйБашкортостан