Әти-әниләре аларга бик яхшы тәрбия биргәннәр. Һәркайсысы белем алган һәм һөнәр үзләштергән.
Әнүзә апа (без аны Ак әби дип үстек) гомер буе балалар белән Пионерлар йортында эшләде, кисү һәм тегү түгәрәге, чигүнең ришелье төрен алып барды. Әтием Рәүф РТСта, аннары ПМКда слесарь-механик булды. Лаеклы ялга чыккач, әти 25 ел гомерен иң изге урынга – Борай зиратына багышлады. Аның җитәкчелегендә зират тулысынча үзгәрде. Әнисә апа – район дәваханәсенең кырык ел хезмәт стажы булган шәфкать туташы. Сәвия апа – тегүче, ул көнкүреш йортының тегү цехында эшләде. Алия апа белән Роза апа укытучылар булдылар. Алия апа биология дәресләрен укытты, Роза апа – укучыларын рус теле һәм әдәбияты серләренә төшендерде.
Шушы алты бала уналты балага гомер биргәннәр. Алар арасында укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре, бухгалтерлар, урманчылык хезмәткәрләре, сатучылар, инженерлар, геодезистлар, ЧОП хезмәткәрләре, кран машинисты, РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлеге белгеч-эксперты бар. Шушы икетуганнар булган уналты кыз һәм егетнең һәркайсысы гаилә кора һәм балалар үстерә. Күпләребез үзебез нәнәй һәм дәү әти булдык.
Барыбызга бергә егерме сигез бала һәм утыз онык бар.
Безнең әти-әниләр бик бердәм һәм дус иделәр. Барлык бәйрәмнәрне алар зур гаилә белән билгеләп үттеләр. Бу традиция безгә дә күчте. 1997 елда без икенче буын очрашуы гаилә бәйрәме оештырдык, анда барлык икетуган кешеләр җыелды. Һәм менә 27 елдан соң шундый ук очрашу оештырырга булдык. Безнең уналтыбыздан 13е очрашуга килде һәм барысы да диярлек үз гаиләләре белән иде. Туганнар Чиләбе өлкәсеннән, Сибай, Бәләбәй, Нефтекама, Борай, Кушманак, Кодаштан җыелдык. Очрашу урыны итеп без әти-әнинең иң өлкән апалары, Ак әби яшәгән йортны сайладык. Хәзер монда безнең Флия апа яши.
Ишегалдына куелган озын өстәл артында балачак һәм яшьлек турында истәлекләр яңартылды. Кызыклы очракларны искә төшердек. Без бәләкәй чакта әти-әниләребездән ишеткән җырларны җырладык.
Никадәр җылы хатирәләр! Йөзләрдәге елмаюлар, күзләрдәге шатлык утлары, бу күрешү шатлыгыннан барлыкка килгән йөрәк тибеше... Боларның һәммәсе безнең зур һәм тату гаилә булуыбыз турында сөйли.
Безнең нәселнең көче – бердәмлектә. Мондый очрашулар – балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен үрнәк.
Безнең нәсел үсә һәм ныгый. Әгәр дә без – 16, балалар – 28 икән, оныклар инде 30! Безнең киләчәк буын үз тамырларын белерләр, хөрмәт итәрләр һәм безнең кебек бердәм булырлар дип ышанабыз.
Ә инде кадерлеләребез нәнәй белән дәү әти булдырган төп нигездә яндырган гаилә учагын сүндермичә бүгенге көндә без яшибез. Барлык туганнарыбыз өчен безнең капкалар һәрчак ачык.
#ГодСемьи #ГодСемьи2024 #семейныйБашкортостан