“Гаилә” сүзе рус телендә “җиде мин” мәгънәсендә яңгырый. Гомумән, гаиләнең элек-электән килгән асылы да шул бит – ул ишле булсын, үз түбәсе астында күп туганнарны берләштерсен. Республика җитәкчелеге күпбалалы гаиләләр турында кайгырта, уңайлы шартларда үсәргә мөмкинлек бирә. Балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары зур һәм тату гаилә коруга этәргеч булды. Шуңа күрә бу юнәлеш Башкортстанда өстенлекле булып тора. Балалы гаиләләр республикада халык санының артуын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Алар – тотрыклы һәм сәламәт җәмгыятьнең нигезе. Ныклы, тату гаиләдә җаваплы, тырыш һәм патриотик гражданнар булып үсүче балалар тәрбияләнә. Демографик хәлне яхшырту һәм балалар белән ата-аналар өчен уңайлы шартлар булдыру өчен республика гаилә институтына комплекслы ярдәм күрсәтү буенча сәясәт алып бара.
Чалкак авылында яшәүче Индира һәм Ришат Нигъмәтҗановлар өч малайга, бер кызга гомер бүләк иткәннәр. Өлкән уллары Илнар А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының дүртенче курсы студенты. Ул очкычлар двигателе инженеры булачак. Рәзилгә – 16 яшь, ул Чалкак мәктәбендә 11нче сыйныфка бара. Кызлары Әминә быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Ә өч яшьлек төпчекләре Рамазан балалар бакчасына йөри.
– Балалар кече яшьтән үзаллылыкка өйрәнеп үсәләр. Без гел эштә булгач, өйдәге күп мәшәкатьләрне үз өсләренә алдылар: савыт-саба юа да, ашарга пешерә дә беләләр. Шәхси йортта яшәгәч, бакчабызда барлык төр җиләк-җимешне, яшелчәне үстерәбез, әлбәттә, балалар бик нык ярдәмләшә. Ә әти-әни кеше өчен иң зур сөенеч нәрсә? Әлбәттә, балаларының уңышы, яхшы кеше булып үсүе. Аллаһка шөкер, балаларыбыз өметләребезне аклый. Илнарыбыз бик яхшы укый. Рәзил дә тик бишле билгеләренә генә өлгәшә, район күләмендә ел саен күп фәннәр буенча үткәрелгән олимпиадаларда беренче урын яулый. Әминә бик кызыксынучан кызыкай, тырышлык белән рәсем төшерү, үз куллары белән табигый материаллардан төрле сувенирлар эшләү белән мавыга. Нәни Рамазанга өч яшь, ул да бик кызыксынучан малай булып үсә. Тормышыбызның төп мәгънәсе – йөрәк җимешләребез – балаларыбыз инде безнең! Бөтенесен акчага гына кайтарып калдыру дөрес түгел, – ди Индира. – Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә, дип әйтәләр бит әле. Ирем – ышанычлы кеше, балаларым әйбәт, бөтен эшемә булышалар, бернәрсәдән куркып тормыймыйлар. Торак шартларын яхшырту, үз йорты булу – һәр гаиләнең хыялы. Без дә ана капиталы белән файдаланып, авылыбызда ипотекага өй алдык. Рамазаныбыз туганнан соң ипотека кредитын түләү өчен 450 мең сум акчага ия булдык. Шулай итеп дәүләттән социаль ярдәм алып, хәстәрлек тоеп яшибез. Бүгенгебез начар түгел, киләчәгебез дә шулай булсын!
Нигъмәтҗановлар бик тату һәм спорт белән дус гаилә. Кичләрен алар бергәләшеп велосипедта йөри, кышын чаңгыга баса. Волейбол уйнарга да бик җитезләр. Отпуск вакытларында исә республикабызның гүзәл тарафларына сәяхәт итәргә яраталар.
Гомер бер генә бирелә. Аның бормалы, кайчак бик сикәлтәле юлларын матур итеп үтү өчен рух ныклыгы һәм, әлбәттә, сине ярты сүздән аңлап торучы ярың булу кирәк. Нигъмәтҗәновларның гаилә бәхетенең сере шундадыр, бәлки. Алар яшьлек таңында бер-берсен очраткан һәм бүген дә сөю ялкынын төрле җил-давыллардан саклап яши.
Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган. Нигъмәтҗановлар да ул шулай. Әти-әниләренә ышанычлы терәк, илгә лаеклы гражданнар булыр алар.
– Гадәттә төрле дәрәҗәдәге пособиеләрне алу өчен документлар тиешле структураларга безнең офис аша җибәрелә. Шуңа да күпбалалы әниләр яки әтиләр безгә килә. Безнең хезмәткәрләр аларга нинди ташламаларга хокуклы булуларын аңлата, документлар тутырыла. Һәм шуны күзәтергә мөмкин, һәр килгән ана яки ата кеше, бигрәктә авыллардан килүчеләр, гаиләләренә шундый ярдәм тиеш булу шатлыгын безнең белән уртаклашалар, республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерәләр. Төбәк Башлыгы Радий Хәбировның: “Безгә сезнең белән туучылар саны һәм, димәк, күпбалалы гаиләләрнең илебезнең, милләтебезнең яшәеш нигезе икәнлеге турында уйланырга кирәк”, – дигән сүзләре һәм, әлбәттә, шул сүзләрне нәтиҗәле итүе нәкъ әнә шул гап-гади әти-әниләр рәхмәте белән дәлилләнә, – ди МФЦның Борай бүлекчәсе мөдире Ләйсән Сабирҗанова.
#ГодСемьи #ГодСемьи2024 #семейныйБашкортостан