Җәмгыять
7 август 2024, 04:57

Авыл ямьле булдыклы гаиләләре белән

Табигатьнең иң матур урынында урнашкан Яңа Мостафа хәзер кеше саны белән бик зур авыл булмаса да, элек икешәр бригада эшчесе булган колхоз булган. Алай гына да түгел, бу авыл аша шәһәрләргә бару өчен туры юл да булган. Районның чигенә урнашкан авылда бүгенге көндә матур итеп дөнья корып яшәүчеләр бихисап.

Авыл ямьле булдыклы гаиләләре беләнАвыл ямьле булдыклы гаиләләре белән
Авыл ямьле булдыклы гаиләләре белән

Яңа Мостафага тузанлы юл аша бик тиз килеп җиттек. Бу авыл миндә җылы тәэсирләр калдырды. Без үзебез, бер рәхәт тормышка күнеккәч, кайдадыр юлы, брусчаткасы, паркы, фонтаннары булмаган кечкенә авыллар да барлыгы турында онытып җибәрәбез шул. Әмма, ничек кенә булмасын, авылларда да һәр туар таңга сөенеп, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып яшәүләрен дәвам итәләр.

Авылга ямь биреп торучы матур йортларның берсе янына тукталабыз. Безне каршылаган Рәмилә һәм Илдус Газизовлар ачык йөз белән өйләренә алып керделәр. Хуҗаларның уңганлыгы аларның ихаталарыннан ук күренеп тора. Бөтен җирдә чисталык, тәртип, бер бөртек тә чүп юк. Ишек төбеннән үк безне олы яшьтәге апа каршы алды. Җәмига апа Рәмиләнең әнисе икән. Җәмига апа олы яшьтә булгач, Рәмилә белән Илдус көн саен барып хәлен белеп йөри алмагач, үзләренә алып килгәннәр. Бүген исә әни кеше кызы һәм кияве тәрбиясендә җитеш тормышта гомер итә.

– Без яныбызда олы кеше булуына күнеккәнбез. Моңарчы бианам Идая белән яшәдек. Бигрәк тә әйбәт кеше иде, өч малай тәрбияләп үстергән. Егерме өч ел буена үз әнием кебек якын булды. Тик бүген исә ул мәңгелек йортта инде, – дип көрсенеп куйды Рәмилә.

Әйе, бу гаиләдә олыларны хөрмәт итү, әти-әнине тәрбияләү һәм гаилә учагын бер учта тоту гадәти ул.

Рәмилә тумышы белән Мулла авылы кызы. Мәктәптән соң Бөре педагогия институтына читтән торып укырга керә һәм Яңа Мостафа мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Илдус та ул вакытта армиядән соң мәктәптә хезмәт һәм физкультура дәресләрен укытырга урнашкан була. Менә шушында ике яшь йөрәк арасында бер-берсенә булган җылы хисләр уянып, гаилә учагына әверелә. Ике яшь белгеч, бөтен энергияләрен балаларга белем бирүгә багышлыйлар. Илдус балаларны чаңгыга җәлеп итеп, бу спорт төрен күтәрә. Район ярышларында аның чаңгычылары призлы урыннар яулый. Ә Рәмилә инде башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. 1990 елда Илдус Рәмиләгә “Мин авылдан китмим, шуңа риза булсаң, чык миңа кияүгә”, – дип тәкъдим эшли. Рәмилә үзе дә авыл кызы буларак, авыл тормышына мөккиббән киткән була. Илдусның тәкъдимен ике дә уйлап тормый кабул итә. Шуннан инде аларның парлы тормышлары башланып китә. Тик шунысы кызганыч: оптимизация чорына Яңа Мостафа авылы мәктәбе дә эләгә. Бик күп кыскартулар була. Рәмилә эшен Борайның бер мәктәбендә дәвам итә. Шуннан инде гаилә башлыгы, 1993 елда дөньялар үзгәреп фермерлык тармагы җәелгән вакытта 12 гектар мәйданда җир рәсмиләштереп, симертү өчен үгезләр алып, малчылык тармагын җәелдереп җибәрә.

– Башта бик куркытты. Шулай да тәвәккәл таш яра дигәннәр бит. Ярый үзебезнең техника бар иде. Бик авырлык белән башлап җибәрдек. Аннары инде балалар үсә төшкәч, ярдәмләшә башлагач, бераз җайлаштык. Узган ел инде фермер хуҗалыгын яптык. Шәхси хуҗалыгыбызда дистәгә якын үгез асрыйбыз. Артыгы кирәкми, инде яшь тә бара. Олыгайган саен күбрәк ял итәсе килә. Нинди генә эш башкармадык инде без яшь чакта. Авыл халкы өчен җиде ел кибет тә тоттык, – ди Илдус.

Бәлки Илдусның сүзләре дөрестер дә, яшь чакларында җигелеп тормыш йөген тартканнар бит инде, булсын дип яшәгәннәр. Бүген исә аларның тормышы түгәрәк. Балалары башлы-күзле, оныкларыны шатлыгына төренеп яшиләр. Шулай булса да тик тора алмыйлар. Рәмилә күпләп каз-үрдәк, чебешләр үстерә, ә Илдус бал кортлары янында кайный. Авыл җирендә яшәгәч, шулайдыр инде, кул кушырып утырып булмый. Балалары Алмаз һәм Айсылу да әти-әниләре үрнәгендә уңган, тырышлар. Алмаз төп йортта яши. Ул тимер һәм агач остасы, өстәвенә эретеп ябыштыручы да. Кулыннан килмәгәне юк, “ә” дигәнче зәвыклы тимер капкалар, агач бураларны эшли дә куя. Кызлары Айсылу гаиләсе белән Уфада яши. Без барганда ул балалары белән әти йортында кунакта иде. Менә шулай оныклар шатлыгына сөенеп, матур, тату гомер кичерә Газизовлар.

#ГодСемьи #ГодСемьи2024 #семейныйБашкортостан

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас