Өлкән буынга хас булганча, Фәрит бабайның да балачагы, яшьлеге бик авыр елларда үтә. Сигез яшьтә әтисез калып, кечкенә җилкәләренә ятимлек авырлыгын да күтәрергә туры килә. Варҗитамак авылында дөньяга килә ул. Сугыш чорында ачлыктан ике туганы үлә, әнисе берүзе дүрт бала тәрбияләп үстерә.
– Әти 1941 елда сугышка киткән. Бер ел да үтми, фронтның алгы сызыгында бәрелешләрдә катнашканнан соң, вафат була. Әтисез үсү – ярты ятимлек икән ул. Унике яшьтән үк колхозга эшкә чыктым. Атлар, бозаулар көтә идем, утауга йөреттеләр, печән дә җыйдык. Чәчү алдыннан җир сөрергә үгез җигеп йөрдек. Үгез җигеп, ашлык чәчтек, урдык, – дип, хәтерен яңартты Фәрит бабай. – Ашлык җыю вакытында эш көненә бер агач кашык он бирәләр иде. Шул оннан ашарга пешерә иде әнкәй. Ачлыкны нык тойдык без. Нәрсә туры килә, шуны чәйни идек. Шуңа да инде бу яшькә җиткәнмендер.
Сугыш чоры балаларына мәктәптә белем алу бик эләкми. Шулай да 16 яшендә Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә ташчыга укый. Дүрт елдан соң Ерак Көнчыгышта Приморье крае Черниговка авылына армиягә чакырыла, авиациядә хезмәт итә. Кытайда да бер ел булып, кыскартуларга эләгеп, кире Черниговкага кайтарыла. Хезмәт иткәндә ташчыга укыган һөнәре бик ярап куя, казармаларга ремонт эшләп, төзекләндерә.
Хезмәтен тәмамлап, кайтыр юлга чыга Фәрит. Сигез тәүлек Свердловск шәһәренә кадәр кайта. Киләсе поездны көтәргә ярты көн булганга, шушы шәһәрдә яшәүче сеңлесе Флүрәне эзләп таба. Нәкъ энекәше Рәзиф эшкә урнашырга килгән вакытка туры килә ул. Энекәшен урнаштырып, үзе дә Первоуральск районы Динас поселогында кирпеч заводына эшкә урнаша.
– Эше авыр булса да, бик әз түлиләр иде, үлмәслек кенә. Эссе мичтән чыккан кирпечне төяп озата идек. 84 градуста эшләдек. 28 тонна кирпеч чыгарырга кирәк иде. Шуннан икетуган энекәш Якутиянең Мирный поселыгына эшкә урнашкач, мине чакырып алды. Анда магазинга йөкче булып урнаштым. Беренче айны мин 184 сум эш хакы алдым. Минус 64 градуска кадәр җитә иде андагы суыклар, – дип сөйләп китте Фәрит бабай.
Булачак тормыш иптәше Лүция белән Ваныш авылы клубында ялга кайткач таныша Фәрит. Яшь кыз Свердловск өлкәсендә туса да, балачагы Балтач районында үтә. Әнисе Ванышта яшәгән вакыты була. Сылу кызга бер күрүдә гашыйк булган Фәрит, кызның 16 яше тулгач та үзе белән Мирный поселыгына алып китә. Шул көннән башлап 66 ел бергә кулга-кул тотынышып, утны, суны бергә кичеп, тормыш авырлыкларына бирешмичә гомер иткән алар. Ике бала, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
– Карчыгым бигрәк әйбәт иде, акыллы, сабыр, тыйнак булды. Йөрәк авыруына карамастан, эштән курыкмады. Мин эшкә икенче шәһәргә күчәргә кирәк дисәм, шунда ук мине яклап чыгып, әзер булып тора иде, – дип сагынып сөйли Лүциясен Фәрит бабай.
Кайда гына яшәсәләр дә, эштән курыкмыйча, бар көчен салып хезмәт итәләр Габдрахмановлар. Краснодар, Кисловодск шәһәрләреннән соң, 1972 елда Борайга кайтып төпләнәләр. Колхозга эшкә урнаша Фәрит бабай.
“Һөнәрле кеше – хөрмәтле кеше”, – ди бит татар халык мәкале. Фәрит Габдрахманов Борай авылының ихтирамга лаек кешесе. Ул күп кешеләргә йорт салып бирә.
Фәрит бабай Габдрахманов әле ачык зиһене, шөкер итәрлек сәламәтлеге булганда бүгенге көндә исән-сау ике баласының, өч оныгының һәм дүрт оныкчыгының игелекләрен күреп, тыныч тормышта гомер кичерә.