Җәмгыять
2 август 2024, 05:01

“Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа”

Балалы гаиләләрнең торышын яхшыртырга һәм традицион кыйммәтләрне сакларга мөмкинлек бирә торган чаралар аерым игътибарда. Гаилә елына карамастан, гаиләләргә, бигрәк тә күп балалыларга ярдәм итү темасы дәүләт өчен өстенлекле темаларның берсе булды һәм булып калачак.

гаилә архивыннангаилә архивыннан
Фото:гаилә архивыннан

“Безне республикадагы демографик хәл бик борчый. Бу – иң авыр эшләрнең берсе. Беләсез, бездә туучылар саны кими. Ләкин бәлки, сезнең кебекләр ярдәмендә бездә хәл үзгәрер, дөньядан китүчеләр түгел, туучы кешеләр артыр. Күпбалалылык һәрвакыт Башкортстан территориясендә яшәүче күпсанлы халыкларның үзенчәлеге булган. Әйдәгез, бу традицияне бергәләп саклыйк,” – дип билгеләде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Баланы тәрбияләү – зур җаваплылык, ә берничә бала булса – тагын да зур финанс йөкләмәсе. Һәркемне ял итү урыны белән тәэмин итәргә, тук ашатырга, киендерергә, яхшы белем бирергә, күңел ачу һәм уенчыклар турында да онытмаска кирәк. Дәүләт һәм аерым алганда һәр төбәк ата-аналарга бу бурычларны хәл итәргә сәясәт алып бара.

Башкортстанда дәүләт тарафыннан матди ярдәмгә бала туган һәр гаиләләр, аларның матди иминлегенә һәм балалар санына карамастан, исәп тота ала. Шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре – күпбалалылар, аз керемлеләр, ялгыз аналар һәм инвалид балаларның ата-аналары өстәмә финанс өстенлекләренә ия. Безнең төбәктә балалы гаиләләр нинди ярдәмгә һәм нинди күләмдә исәп тота алуы турында тулырак мәгълүматны “Башинформ” мәгълүмат агентлыгының махсус проектында сылтама буенча белергә мөмкин: https://www.bashinform.ru/longreads/longreads/2024-07-08/chto-v-bashkirii-polozheno-semyam-s-detmi-v-2024-godu-3624953.

Районыбызда 2024 елда беренче туган бала Яңа Бикмәт авылы Фәтхетдиновлар гаиләсендә. Дүрт балалы Эльвира белән Филүс гаиләсендә бишенчегә кызлары Ләйсән туа. Хәзерге вакытта Ләйсәннең өлкән абыйсы Илүскә – 13, Дилүскә – 11, Илдуска – 7, нәни апасы Мәрьямгә – 1 яшьтә 6 ай. Фәтхетдиновлар әйтүенчә, һәр бала – кабатланмас шәхес. Алар характерлары, мавыгулары белән бер-берсеннән аерылып торалар, бертуганнар булса да, бер бала икенчесенә охшамый.

Күпләр хәзерге вакытта күпбалалы гаилә булу авыр дип уйлый, алар моны өстәмә мәшәкатьләр һәм финанс чыгымнарның берничә тапкыр артуы белән бәйли. Ләкин Фәтхетдиновлар, киресенчә, бер балага караганда берничә бала үстерүе күпкә җиңелрәк, дип исәпли.

Көндәлек тормышта Эльвира белән Филүс үз көчләренә исәп тотарга күнеккәннәр, ләкин ил, республика күләмендә һәр гаилә бала туганнан алып, ул балигъ булганчыга кадәр һәр этапта ярдәмгә өмет итә алу, әлбәттә, зур ярдәм булганын бәяли.

– Әлбәттә, балалар үстергәндә төрле вакытлар була, барысы да җиңел дип әйтеп булмый. Тигезлек белән яшәгәч, бала үстерү авырлыклары бик сизелми. Ирем миңа һәрвакыт ярдәм итә. Ике яклап туганнар да булышалар. Әйткәндәй, иремнең әти-әнисе мине җылы кабул иттеләр. Тәүге көннән үк мин аларга “әти”, “әни”, ә алар миңа “кызым” дип эндәшә. Филүс белән катышкач, ул әти-әнисен ташлап китмим дип, авылда төпләнергә булды, мин каршы килмәдем. Авыл тормышы тыныч, балаларга иреклек тә күбрәк. Дәүләттән социаль ярдәм алып, хәстәрлек тоеп яшибез. Икенче улыбыз тугач без ана капиталын файдаланып, яшәү шартларын яхшырттык. Дәүләттән адреслы социаль ярдәм алу да бик сөендерде. Ул акчага сыер алдык. Шулай итеп авылда чәмләнеп дөнья көтәбез. Бакча тутырып яшелчә-җимеш үстереп, терлек, кош-корт карыйбыз. Балаларыбызны да тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләргә тырышабыз, – ди әңгәмәдәшебез.

Күпбалалы гаиләгә ярдәм турында сөйләгәндә, алар балалар пособиеләре алуларын, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламалардан файдалануларын әйттеләр. Һәм дә сатып алынган мәктәп формасы өчен түләүләр алалар, мәктәптә балаларның туклануы бушлай, шулай ук “Беренче сыйныф укучысы портфеле” проекты буенча да гаилә ярдәм күргән.

– Ирем белән безнең нинди байлыгыбыз барлыгын аңлыйм. Менә хәзер кулымда кечкенә Ләйсәнне тотам, аның йомшак башын һәм кечкенә бармакларын назлы итеп үбәм, янымда утырган Мәрьям кызымның, үзенчә сеңлесен карарга булышып утырганын, улларымның бер-берсен ничек яратуларын, уйнауларын, яраткан иремнең кайгыртучан әтигә әверелүен күрәм һәм күзәтәм – болар барысы да башка сыймаслык хисләр! Әлбәттә, әни булу – көндәлек хезмәт ул. Әмма бер үк вакытта әни булу – һәр хатын-кызның “призваниесы”, ә күпбалалы әни булу – сирәк бүләк. Сине берьюлы биш пар балалар кулы кочаклаганда барлыкка килгән бәхет тойгысы белән берәр нәрсә чагыштырып буламы? Менә ул чын бәхет! Мин күпбалалы әни булуыма бик шатмын. Балаларым – тормышымның асылы, яшәвемнең мәгънәсе. Алар миңа яшәү өчен көч бирә, аларга карап, кәефләр күтәрелә. Сау-сәламәт һәм бәхетле генә булсыннар. “Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа” дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай, – дип сүзен йомгаклап куйды бәхетле әни.

– Борайлылар төрле социаль ярдәм чараларыннан, түләүләрдән һәм пособиеләрдән файдаланалар. Шунысы куанычлы, дәүләт һәм төбәк сәясәте нәтиҗәсендә күп балалы гаиләләр саны арта. 2024 елның 1 гыйнварына Борай районында күпбалалаы гаиләләрнең саны 332 (18 яшькә кадәр балалы) һәм бу гаиләләрдә барлыгы 1078 бала тәрбияләнә. Күп балалы аналар өчен дәүләт бүләкләре каралган. 2022 елның 1 апреленә 66 әнигә «Ана даны» медале тапшырылды. Бу югары бүләкне хатын-кызларыбыз республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан алу бәхетенә иреште, – ди Борай районында Гаилә хезмәте җитәкчесе Светлана Хәмәтярова.

#ГодСемьи #ГодСемьи2024 #семейныйБашкортостан

“Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа”
“Һәр бала җиргә үз ризыгы белән туа”
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас