Проект программасы Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан туристлык күрсәтү объектлары, шул исәптән музейлар, дини объектлар һәм утарлар буенча бер һәм ике көнлек сәяхәтләрне күздә тота. Экскурсияләр җәяүлеләр өчен дә, автобусларда да булырга мөмкин. “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проектында катнашучыларга Башкортстан Республикасының табигый “энҗеләре”, мәдәни мирасы турында сөйләргә, шулай ук туган як почмаклары турында белергә мөмкинлек бирә.
Әлеге социаль турлар Башкортстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары белән берлектә оештырыла. Проект Башкортстан Республикасының туриндустрия оешмалары һәм кунакчыллык берлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Шулай итеп, Борай районы пенсионерлары ел башыннан бирле инде берничә урында булдылар.
Мәсәлән, 11 июньдә Борай районыннан пенсионерлар “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” программасы кысаларында Бөре шәһәренә сәяхәткә киттеләр. Турның программасы бик бай булды һәм алар бер көн эчендә Бөре тарихи музеена, тарихи үзәккә күзәтү экскурсиясенә, шулай ук Михаило-Архангельск храмына, Соколок паркына һәм сәүдәгәр Чирков кибет-музеена барырга өлгерделәр, анда аларга табигый таштан бизәнү әйберләре ясау буенча осталык сәгате үткәрделәр.
Барысы да сәяхәттән канәгать калдылар һәм шатланышып өйләренә кайтып киттеләр.
28 июнь көнне әлеге программа кысаларында районның пенсионерларының бер төркеме “Святые кустики-Красный ключ” маршруты буенча мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар. Тур вакытында пенсионерлар Благовещен районының матур тау-урманлы җирлегендә урнашкан Успенский Изге Георгий ирләр монастыренда һәм Изге Троица хатын-кызлар монастыренда булдылар. Программаның ахыры булып калкулыклар һәм урманнар белән уратып алынган бик матур урында урнашкан “Красный ключ” паркына бару булды. Паркта урнашкан чишмәдән ел дәвамында салкын су ага. Су температурасы, һава торышына һәм елның вакытына карамастан, һәрвакыт +5 градус тирәсе тәшкил итә. “Гаилә” үзәгенең социаль эш буенча белгече Илмира Сәетова, Римма Әхмәтҗанова, шәфкать туташы Сылу Нуртдинова ветераннарны озата бардылар. Пенсионерлар сәяхәттән канәгать булып, бик күп уңай эмоцияләр алып кайттылар.
4 июльдә пенсионерларыбыз шушы программа буенча Уфада булып кайттылар. Иң беренче сәяхәтчеләргә “Бишбармак” кулинария студиясендә милли ризык – талкан әзерләү буенча осталык сәгате үткәрделәр һәм хуш исле үләннәрдән тәмле чәй белән сыйладылар. Аннары көмеш яшьтәге пенсионерлар В.И.Ленинның музей-йортында булдылар, анда ХІХ-ХХ гасырлар чигендәге интерьер һәм көнкүреш әйберләрен күрергә була иде, музейның төп экспозициясе В.И.Ленин һәм Н.К.Крупскаяның 1900 елда Уфада булуларына багышланган. Өстәмә рәвештә туристларга шәһәр буенча зур булмаган экскурсия уздырдылар, аларга заманча Уфа кварталларын күрсәттеләр. Сәфәр азагында кунаклар лимонарийда булдылар, анда алар күңелле атмосферага чумдылар, искиткеч тропик үсемлекләр турында күп яңалыклар белделәр.
9 июльдә 29 пенсионерыбыз янә “Святые кустики-Красный ключ” турына юнәлделәр. Пенсионерларыбызга бу сәфәр дә бик охшады, алар изге урыннарда булдылар, бик күп яңалыклар белделәр һәм чишмә суын татып карадылар.
“Безнең кадерле пенсионерларга “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” проекты бик охшый. Алар яңа урыннарны күрү өчен ел саен теркәләләр. Һәм беләсезме, ел саен безнең сәяхәтчеләр төркеме составы тулылана. Барысына да сәфәрләр кызыклы бит. Һәм без бу проектта катнашуыбызны дәвам итәчәкбез һәм шушы проектта катнашмаганнарны чакырачакбыз”, – дип уртаклашты безнең белән район ветераннар советы рәисе Фирдус Садретдинов.