–Мин анда минем балаларым сугыш күрмәсеннәр өчен бардым. Улыма 17, кызыма 8 яшь минем, – ди “Мартин”.
–Озак уйладыңмы контракт төзергә? – дип сорыйм.
–Юк, озак уйламадым. Мин бәләкәйдән уйлаганымны эшләргә күнеккән. Дусларым, танышларым илне якларга киткәч, алар белән аралашып тордым. Шуннан балаларым тыныч тормышта яшәсен, сугыш күрмәсен, аларны мин якларга тиеш дип шушы карарга килдем.
–Хатының ничек кабул итте?
–Аңа шундый уй белән йөрүемне әйтмәдем. Сизгәндер дә инде ул. Без аның белән авылдашлар бит, бер-беребезне күптәннән беләбез. Башта, әлбәттә, елады, акча җитә бит дип тә әйтеп карады. Мин бит мичләр, мангаллар ясый идем, чынлап та акчасыз интеккән гаилә түгелбез. Аннан минем акча эшләү өчен түгел, илем тынычлыгы өчен, аның өчен, балаларым өчен шулай эшләвемне аңлады. Телефоннан аралашып, сөйләшеп торабыз.
Гаиләсе турында сөйләгәндә “Мартин”ның күзләре янып китә, рәхәт аңа шундый ныклы, ышанычлы тылы булгач. Әкрен генә үзе турында сөйләтер өчен сораулар бирәм.
–Мин туганнарым тәрбиясендә үстем. Алар мине бәләкәйдән ныклы, тәвәккәл булырга, җебеп төшмәскә, тырышсаң гына үз теләгеңә ирешеп булырына өйрәтеп үстерделәр. Ялга кайткач та, гаиләм белән алар янына ашыктык. Берүк исән-сау гына булсыннар инде. Безнең яшәү Борай районында түгел, әмма монда рәсми теркәлгән булгач, мин махсус хәрби операция зонасына биредән контракт төзеп киттем, – ди “Мартин”.
–Безнең район җитәкчелеге үзебезнең яугирләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итеп тора. Синекеләр өчен бу ярдәм ничек инде алайса?– дип сорыйм.
–Минем үземне дә, минем хатыным белән балаларымны да үзебезнең Борай районы җитәкчелеге ярдәменнән калдырмый. Лариса Флорис кызы (Л.Шәһалиева – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча "Ватанны саклаучылар" (“Защитники Отечества”) дәүләт фонды филиалының Борай районындагы социаль координаторы – автор) белән без һәрчак элемтәдә. Нинди йомыш килеп тумасын, ул булдыралганча ярдәм итәргә әзер. Балаларым районнан читтә яшиләр димәделәр, Яңа ел бүләкләре дә җибәрделәр. Шуңа мин ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтлемен. Өйдәгеләр белән барысы да яхшы икән, димәк мин дә тыныч булам.
Сөйләшкәндә “Мартин”ның телефоны шалтырый. “Җавап бирим инде”, – ди ул бераз кыенсырап. Аның сөйләшкәнен бераз көтеп торам.
–Ялымның соңгы көннәре шул. Инде юлга кузгалырга да ике генә көн калды. Шуңа танышлар хәлемне белергә, күрешеп калырга тырыша, – ди ул елмаеп. Аннан сөйләп китә. – Минем Оборона министрлыгы белән контракт төзүемә төгәл бер ел булды. Бу – икенче тапкыр ялга кайтуым. Беренче кайтуымда яраланган идем, күпләр белән күрешә алмадым ул чакта. Яраланганчыга кадәр мин БМПда оператор-наводчик идем. Бахмут янында алышабыз. Командир мине яраланган яугирләрне эвакуацияләүгә куйды. Өч тапкыр үзебезнең яралы егетләрне алып чыктым, дүртенчесендә үзем яраландым.
–Безнең районнан да контрактчылар бар бит. Күрешкәнегез булдымы?
–Юк. Алай да бервакыт авылдашымны очраттым бит мин. “Онегин” аның позывное. Узып барганда ялгыш кына юлыктык бер-беребезгә. “Бәй, синме, синме?” дип кочаклашып күрештек, хәлләр белештек. Тик озак бергә булмадык, вакыт тар иде. Болай мин булган җирдә Дүртөйле егетләре бар, якташлар, – дип җавап бирде яугир.
Белүебезчә, республикада махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә гуманитар ярдәм еш оештырыла. Безнең районнан да егермедән артык йөк илтеп тапшырылды. Сүземне шул ярдәм, кирәк-яракларның булу-булмавына таба борам.
–Без бөтен нәрсә белән дә тәэмин ителгән. Корал да, кием дә, азык-төлек тә, эчәр су да бар, җитәрлек. Теләгән нәрсәне пешереп ашыйбыз. Булмаганын китерәләр. Ул яклап зарланып утырырлык түгел, – ди “Мартин”. –Без – ир кешеләр. Зарланып утыру ир кешегә килешмәгән эш.
Сөйләшүебез озак булмаса да, “Мартин” белән туганнар кебек хушлаштык. Мин аңа исән-имин, сау-сәламәт кайтуын телим, ул елмаеп, “Мин яшь чагымда армиядә элемтәче булып хезмәт иттем. Бер тапкыр илемне якларга ант бирдем. Бүген шул антыма тугры калам. Ир кеше ил кушканны үтәргә бурычлы”, – дип, ныклы адымнар белән атлап китте.