Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 12:16

Шундый яхшы кибет бар

Июльнең дүртенче шимбәсендә Русиядә Сәүдә хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көне 2013 елда РФ Президенты Указы нигезендә булдырыла. Күптән түгел редакциягә гәзитебезне даими укучы Әлфидә Муллаярова кереп: “Юлларда күп йөрергә туры килә. Балтач районына барганда Яңа Кизгән авылында “Кедр” дигән кибет бар, ул кибеткә керүе үзе бер куаныч. Андагы сатучыларны сайлап алгансыңмыни: матурлар, изге күңеллеләр, игътибарлылар, мөлаемнәр. Андый кешеләр турында, һичшиксез, гәзиттә язарга кирәк,” – диде.

Шундый яхшы кибет бар
Шундый яхшы кибет бар

Сәүдә – икътисадның иң мөһим секторларының берсе, аннан башка бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый. Районыбызда сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы һәм сыйфаты – заман таләбе. Сәүдә өлкәсе хезмәтенә ихтыяҗ зур, аларның эше бөтен кешенең күз алдында.

Бу очрашу сатучылар турында мәкалә язарга этәргеч булды, бигрәк тә аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан. Сәүдә хезмәткәрләре белән һәр көнне диярлек очрашабыз. Кайбер кибетләргә керүе аеруча куанычлы, чөнки анда сатып алучыларны якты йөз, җылы караш белән каршы алалар. Менә “Эрбет” (“Кедр”) кибете дә нәкъ шундыйлар исәбендә.

“Эрбет” кибетләренең сату рәтләре бик уңайлы, ассортименты киң, сайлау мөмкинлеге зур. Бүгенге көндә үз сатып алучыларын тапкан, берничә бүлекне берләштереп уңышлы гына эшләп килүче кибетләрнең тарих битләрен ачып карасак, бары тырышлык, намус белән хезмәт итү, үз эшеңнең фанаты булганда гына зур уңышларга ирешеп була дигән нәтиҗә ясала.

2003 ел. Яңа Кизгән авылында яшәүче Рания Хатыйп кызы һәм Радик Мулланур улы Шафыйковлар КФХ ачып җибәреп, җир эшкәртә башлыйлар. Умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Бал һәм бал ризыкларын сатуга чыгарыр өчен, үз йортлары кырында магазин салырга ниятлиләр Шафыйковлар.

2006 ел, апрель. Магазин бинасы төзелеп, бөтен эчке эшләре бетә. Кибет ачыла. Рания Хатыйп кызы үзе прилавка артына баса. Башта үз көчләре белән сату эшләрен башкарып чыгалар Шафыйковлар, уллары Ришат та ярдәмгә килә. Шушы ук елны КФХны ҖЧҖгә күчерәләр.

2008 ел. Бал һәм бал ризыклары сату белән генә чикләнмәгән хуҗалар кибеттә төрле кирәк-ярак, азык-төлек сата башлыйлар. Эшләр җайлана төшә, сатучылар яллыйлар.

2013 ел. Шафыйковларның уллары Ришат Вострецово авылыннан килен алып кайткач, Индираның туган авылына да кибет ачарга булалар алар. Монда да бөтен кирәк-ярак сатуга булдырыла.

2019 ел. Авыл җирендә көнкүреш өчен нәрсә кирәк, барысын да үзләрендә булдырып, сату итә башлаулары халык өчен бик уңайлы була. Тора-бара Яңа Кизгән авылы очында гына урнашкан бинаны сатып алып, сату урыннарын арттыруга ирешәләр Шафыйковлар.

“Эрбет”нең тарихы бу өч кибет белән генә тукталмас, тагын да яңа филиаллар ачылыр дип ышанабыз.

Сатучы һөнәреннән дә җиңел, гади өлкә юк дигән фикер йөртү дөрес түгел. Сатучы – җаваплы, кирәкле, мөһим, җиңел булмаган һөнәр. Оста хезмәткәр товар ассортиментын, бәяләрне, сатып алучы психологиясен, канәгать калсын өчен аңа нәрсә киңәш итәргә кирәклеген яхшы белә. “Эрбет” кибете сатучылары шушы сыйфатларга ия дә инде.

Изге күңеллелек сатучы өчен иң мөһиме. Әгәр ул “Сатып алучы хокуклы” дигән принципка таяна икән, димәк, аңа эшләве дә җиңел булачак. Чөнки нинди генә сатып алучы юк. Мәсәлән, тиргәшүчән, үзенә аеруча игътибар таләп итүчән һ.б.

– Нинди генә хәлләр килеп тумасын, һәрвакыт бар сатып алучыны елмаеп каршы алабыз, елмаеп озатып калабыз, – ди сатучы кызлар. – Кайбер чакта бер дә юкка үпкәләтеп, хәтер калдырып чыгып китүчеләр да бар, шунысы кыен. Без дә бит кешеләр, күңел кителә. Әмма сатып алучыларның күпчелеге изге күңелле, нурлы, мөлаем кешеләр. Арада якын кешеләренә генә ышанып сөйли торган серләре, планнары белән уртаклашучылар да бар. Аларны игътибар белән тыңлыйбыз, хәлләренә керәбез, киңәшләребезне бирәбез.

Сатучы кызларга килгәндә, “Эрбет” кибетләр челтәренең өч магазинында да үз эшен белеп эшләүчеләр генә. Яңа Кизгәннең Ленин урамындагы кибеттә ачылганнан башлап Ирина Шәйхетдинова армый-талмый хезмәт итә. Аның алмашы Ризида

Солтанова дүрт ел гына эшләсә дә, бер дә калышмый. Кибетнең юл буена урнашуы авыл халкының гына түгел, трассада узучыларның да агымын аңлата. Ә бу аларга төрле кешеләр белән аралашырга һәм адекват булып калырга туры килә дигән сүз.

Вострецово авылындагы кибеттә Юлия Шәмсетдинова инде 10 елга якын эшли. Өченче кибеттә эшләгән Ирина Плюсина үз эшенең алдынгысы. Алар барысы да тырыш, максатчан, эшенә җаваплы карый торганнар.

– Коллективның бердәм дус-тату булуы нәтиҗәсендә эшләребез гөрләп бара. Якты йөзле, тәмле телле сатучыларыбыз адресына бик күп рәхмәт сүзләре ишетеп торабыз. Киләчәктә дә сәламәт һәм бердәм булып эшләргә язсын, – дип изге теләкләрен ирештерделәр Рания Хатыйп кызы һәм Радик Мулланур улы.

Хуҗалар турында да әйтеп китми булмас. Җир эшкәртүдән башлаган Шафыйковлар, бүгенге көндә өч кибет тоталар, авыл халкын кирәкле көндәлек ихтыяҗ товарлары белән тәэмин итәләр. Радик Мулланур улы директор вазыйфасында, Рания Хатыйп кызы – фасовкалаучы. Тик хуҗабикәгә төп вазыйфадан тыш, бухгалтерия эшен дә алып барырга туры килә. Әле дә ярый уллары Ришат белән киленнәре Индира ярдәмгә киләләр.

Әйе, вакыт тиз уза һәм күпчелек һөнәрләргә алмашка техника килә, шулай да, сатучы һөнәре, элеккеге кебек үк, кирәклеләрнең берсе булып кала, чөнки кешеләргә товар сатып алу гына түгел, кибет киштәләре артындагылардан җылы сүзләр ишетү дә мөһим.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас: