Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июль , 11:20

Сак булыгыз: мошенниклар!

Мошенниклар белән көрәш кискенләшә бара. Әледән-әле аның яңа төрләре ачыклана. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре бу юнәлештә халыкка аңлату эшләре алып баруга карамастан, «ятьмәгә» эләгүчеләр әледән-әле булып тора. Агымдагы елның алты аенда Борай районында яшәүчеләр мошенникларга 9 миллион сум акчасын биргән. Күпме генә сөйләп торсалар да, кешеләр кисәтүләргә колак салырга ашыкмый, күрәсең. Хәер, кырыгалдарлар да тик ятмый. Җиңел генә акча эшләүнең әллә нинди яңа ысулларын тәкъдим итәләр. Алдакчылар тозагына эләкмәс өчен нәрсәне истә тотарга кирәк? “Алга” гәзите хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләп Борай районы буенча эчке эшләр бүлегенең начальник урынбасары, эчке эшләр хезмәте подполковнигы Илфат Галиевка мөрәҗәгать итте.

Сак булыгыз: мошенниклар!
Сак булыгыз: мошенниклар!

– Илфат Фәнилович, соңгы алты айда районда мошенник-лар кулына эләгеп, бик күп күләмдә акчаларын югалтучылар бармы?
– Әлбәттә, соңгы алты айда безгә мөрәҗәгать иткән 13 факт теркәлде. Шушы кешеләр 9 миллион сум акчаларын югалтканнар.
– Соңгы арада төп башына утыртуның иң еш күзәтелгән ысулларын да әйтеп китсәгез иде?
– Әлеге очракларның иң популярлашканы – акчаны инвес-тицияләү, банк картасына һөҗүм итәргә тырышучылардан «коткару» һәм якыннарның бәлагә таруы. Халык телефоннан үзен банк хезмәткәре дип таныштырган мошенникларга тиз ышана. Аларга бар булган акчасын гына күчереп калмыйча, банк картасы турындагы мәгълүматны, телефонга килгән смс-кодларны да әйтәләр. Шул рәвешле, мошенниклар чит кешегә кредит та рәсмиләштереп куя. Нәтиҗәдә халык акчасыз гына түгел, банк алдында бурычлы да булып кала.
– Бәлки, шундый кармакка эләгүче берәр мисал әйтеп китәрсез?
– Мисал итеп, безнең бүлектә теркәлгән акчалата 6 миллион 700 мең сум акчасын инвестициягә салып, бер тиенсез калган зыян күрүчене әйтеп китмәү мөмкин түгел. 43 яшьлек ир телефонында инвестиция турында реклама күреп, тиз генә акчасын арттырмакчы була. Шул көнне үк аңа мошенниклар элемтәгә чыгып үзенең булган 600 мең сум акчасын банкка күчертәләр. Икенче көнне дә элемтәгә чыгып, яңадан акча салдыралар. Зыян күрүче үзенең тозакка эләгүен сизмичә ай буена төрле банктан 6 миллион сум күләмендә акча алып, ялган счетларга күчерә. Тагын бер безнең районда теркәлгән очрак. Бу исә зыян күрүче үз кулы белән инвестиция өчен курьер мошенникка бер миллион сум акчасын итеп тапшыра. Шул вакытта ул мошенникның тышкы кыяфәтен, машинасын һәм дәүләт номерын да исендә калдырмый. Бер ай узгач кына, ул үзен алдакчылар кулына эләгүен сизеп, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.
– Илфат Фәнилович, мошенниклар колы булып ешрак кемнәр эләгә? Олы буын вәкилләреме яки яшьләрме?
– Бездә теркәлгән очракта иң күбесе урта яшьтәгеләр. 30 яшьтән алып 55 яшькәчә зыян күрүчеләр саны ешрак.
– Ишетеп белеүебезчә, мошенниклар бик ышандырырлык итеп алдый, диләр. Әгәр телефонга шалтырату булган очракта ни эшләргә?
– Мошенниклар бик оста эш итә. Еш кына кешегә психологик басым ясыйлар, кем белән ничек сөйләшәсен яхшы беләләр. Бушлай сайтта яисә со-циаль челтәрләрдә эт яки мәче, автомобиль, җир кишәрлеге, гараж һәм тагын әллә нәрсәләр сатылуы турында хәбәрләр гел урнаштырылып тора. Карак-ларның эшләү схемасы гади: белдерүләр белән танышалар да шунда күрсәтелгән телефон номерына шалтыраталар. Килешенгән бәяне өлешчә яки тулысынча күчерер идек, диләр, карта номерын сорыйлар. Шуннан картадагы акчадан җилләр исә. Шуңа күрә тагын бер кабатлап әйтәм, таныш булмаган номерлардан дәшкән әңгәмәдәш белән сөйләшеп тору кирәкми. Алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, ФСБ, тикшерү комитеты, хәвефсезлек хезмәте, Госуслуги һәм кредит оешмасы, банк хезмәткәрләре буларак үзләре белән таныштырып, халыкны ялгыш адымнар эшләргә этәрәләр. Мошенниклар корбаны булмау өчен, һәрвакыт игътибарлы булырга һәм нинди дә булса шикле гамәл кылганчы, дусларыгызга яки якыннарыгызга киңәш сорап мөрәҗәгать итү яхшырак.
– Полиция хезмәткәрләре районда һәм авылларда гражданнарга цифрлы хәвефсезлек турында мәгълүмат бирү буенча күләмле чаралар үткәрә-ләрме?
– Хокук тәртибе сакчылары мәгариф учреждениеләрендә, район предприятиеләрендә, оешмаларында, авылда яшәүче олы буын вәкилләре белән мошенниклык очраклары турында мөмкин кадәр күбрәк кешене кисәтү максатыннан аңлату әңгәмәләре оештыралар, тик борайлылар, ни кызганыч, җинаятьчеләргә ышануларын дәвам итәләр.– Шулай ук мошенниклар тагын нинди ысуллар кулланып, райондашларыбызның акчаларына ия булганнар?
– Мошенникларның ятьмә-ләре чобалгыч. Һәр факт саен бер ысул. Алар кешегә психологик яктан тәэсир итеп эш итәләр. Кәрәзле телефон операторы булып дәшеп, сим карталарыгызның срогы чыгуын хәбәр итәләр.
Мисал. Абонентның кәрәзле телефонына аның банк картасының блокировкалануы хакында хәбәр килә. Төгәлрәк мәгълүмат алу өчен күрсәтелгән номерга шалтыратырга кирәк. Шалтыратканнан соң элемтә челтәренең икенче очындагы зат серверда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын әйтә һәм теркәү өчен картаның номерын, ПИН-кодын сорый. Пластик картаның реквизитларын алгач, ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләргә тиешле сумманы үз телефоннарына күчерәсе генә кала. Бәлага юлыкмас, мошенниклар «тозагы»на эләкмәс өчен игътибарлы һәм сак булырга, шалтыратулар булган очракта теге яисә бу гамәлләр кылганчы иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә кирәк. Хәзер банклар «мобильный банк» хезмәтен бик күп тәкъдим итә. Бу хезмәттән файдаланганда да бик сак эш итәргә кирәк. Телефон сим-картасын алыштырганда банкка хәбәр итү зарур, чөнки билгеле бер вакыттан соң оператор сезнең элеккеге симкагызны башка клиентка бирә. Ә ул аннан сезнең акчагызны да үзләштерергә мөмкин. Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Барлык мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә интернет аша банк картасындагы акчаны үзләштерәләр. Тагын бер шикле ысул – спам-схема. Еш кына бу – «алдакчы» хәбәрләр, игъланнар, акчалата керем вәгъдә итә торган белдерүләр. Мәсәлән, лотереяда катнашырга чакыру яисә акча оту турында хәбәрләр. Басым ясыйлар, ашыктыралар икән, бу – димәк, алдакчылар.
– Мондый хәлләргә тарымау өчен нишләргә соң? Кисәтү белән генә кешене чикләп булмый. Сез, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре буларак, мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
– Иң беренче интернет челтәрендәге теләсә нинди алдакчы сайтларга, инвестициягә акча салып тиз генә күпләп акча эшләп була алуына ышанмаска, өйдән генә чыкмыйча эшли торган эш тәкъдим итүләре һәм интернет кибет челтәрләрендә тиз акча эшләп булуын әйтеп, мисал китереп язылган рекламаларга ышанмаска кирәклегенә басым ясыйм. Шулай ук электрон почта аша килә торган һәр хатка, хаттагы һәр сылтамага тәнкыйди карарга, хатны ачканчы берничә кат тикшерергә (кем җибәргән, кайдан килгән). Вирустан саклаучы җайланмалар кулланырга. Банк картасындагы исәп-хисап эшләрен күзәтеп торырга, шикләндерә торган гамәлләр булса, банкка мөрәҗәгать итәргә. Гаджеттагы операцион системаны, кушымталарны даими рәвештә яңартып торырга (обновление). Күп кенә социаль челтәрләрдә «Настройки» өлешендә «конфиденциальность» дигән бүлек табарга була. Аннан файдаланырга. Киберһөҗүмгә каршы торырлык ышанычлы пароль кулланырга. Ниндидер кушымта йөкләтергә кирәк икән, аны бары тик рәсми сайт, рәсми интернет-кибеттән генә алырга. Якын кешеләрегез җибәргән сылтамаларга да шикләнеп карарга, шундук аларны ачмаска, сылтамалар аша узмаска. Нинди дә булса сайтка керер алдыннан, анда акчалата эш башкарганчы, сайт адресын тикшерегез. URL адрес шик тудырырга тиеш түгел. Әйтик, анда орфографик хаталар юкмы, сайтның дизайны шик тудырмыймы – башта тикшерегез. Интернетта үзегез турында артык күп мәгълүмат белән бүлешмәгез. Әйтик, өй адресы, балагыз укыган мәктәп, шәхси номерларыгызны анда күрсәтү кирәк түгел. Банк картасына кагылышлы мәгълүматны сайтларда, түләү башкарылган интернет-хезмәтләрнең «хәтер»ендә сакларга калдырмагыз. Шулай ук Госуслуги порталын взломать иткән очракта тиз арада алыштыру киңәш ителә. Почтамт хезмәткәре буларак заказлы хат тапшыру өчен кешенең шәхси мәгълүматларын сорап алып, кредит рәсмиләштергән очраклары да булды. Шулай ук хәзер һәркем үзенең андроидында кирәкмәгән шалтыратулары чикләү өчен махсус хезмәт кабыза ала яки приложение. Бу очракта инде сезгә теләсә нинди шалтыратулар килмәячәк.
– Бүлектә теркәлгән очракларны ачыклау эшләре барганнан соң мошенниклар кулына элләккән акчаларның кая китүе билгеләндеме?
– Әлбәттә, бу акчаларның һәммәсе дә дустанә булмаган дәүләтләрнең экстермистик һәм террористик оешмаларын һәм Кораллы Көчләрен финанслауга китә. Шундый очраклар белән сез Русия законнарын бозып, Ватанга хыянәт итәсез. Мондый эшләр өчен җаваплылыкка тартыла аласыз. Шуңа күрә мошенниклар кулына эләкмәс өчен эләккән очракта беренче шалтырату белән эчке эшләр хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала. Мондый күренешне без сезнең белән бердәм булып эш иткәндә генә җиңеп чыга алабыз. Шуңа күрә РФ Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлеге район халкын игътибарлы булырга чакыра. Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерегез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: