Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 июль , 12:12

Хезмәтләре өчен рәхмәтле булыйк

Почта элемтәсе кешеләр тормышында бик зур роль уйный, бигрәк тә авыл җирлегендә, анда заманча технологияләр һәм интернет чикле. Эш көннәрендә почта бүлекчәсе аралашу үзәгенә, авыл халкы очраша һәм яңалыклар алмаша торган урынга әйләнә.

Хезмәтләре өчен рәхмәтле булыйк
Хезмәтләре өчен рәхмәтле булыйк

Почта бүлегендә шундый хезмәтләр башкарыла: почта кабул итү һәм җибәрү, клиентларга хезмәт күрсәтү, хатлар һәм посылкалар китерү, маркалар сату, пенсияләр бирү һәм башкалар. Моннан тыш, авылдагы почта бүлекчәсе күпчелек очракта өлкән яшьтәге кешеләргә акча күчерү, исәп-хисап счетын тулыландыру һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кебек финанс хезмәтләре алу мөмкинлеге булган бердәнбер урын да булып тора.
Әмма иң мөһиме – почта бүлегендә эшләүче кешеләр. Авылыбызда почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галиәхмәтова клиентларны һәрвакыт яхшы каршы ала, сорауларны чишәргә булыша һәм авыл халкына ярдәм итәргә әзер. Аның ярдәмчеллеге һәм киң күңеллелеге почта бүлеген чыннан да дустанә һәм кунакчыл урын итә.
Ә безнең хат ташучылар – чын героинялар! Кәшкәләү авыл советына караган биш авылның һәр йортына почта илтү өчен берничә чакрым ара йөреп эшлиләр алар. Ишмәмәт авылыннан Фидәния Маликова, Кәшкәләү авылыннан Рида Фәезова, Бакалы авылыннан Ирина Нуркаева, Даутлар авылыннан Мария Шәйхутдинова, Иске Карагыш авылыннан Илбирә Закирова – яңгыр, кар яуса да, яки эссе булса да һәрвакыт үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. Ә бит алар барлыгы 340 матбугат басмасын (шуның 93е «Алга») яздырып тараталар.
Шушы авылларда яшәүчеләр хат ташучыларга таяна алуларын беләләр. Бу ханымнар һәрвакыт почтаны вакытында илтеп җиткерәчәкләр һәм хатлар, посылкалар тоткарлыксыз адресатка барып җитсеннәр өчен барысын да эшләячәкләр. Авыл халкы әһәмиятле документлар, хатлар, посылкалар җибәрү яки башка төбәкләрдән товарлар алу өчен почта хезмәтенә таянырга мөмкин. Авылдагы почта элемтәсе бүлеге – ул чын хәзинә, аны сакларга һәм бәяләргә генә кирәк. Әйдәгез аларга хезмәтләре һәм тырышлыклары өчен рәхмәтле булыйк.

Автор:Розалина Галиәхмәтова
Читайте нас: