Җәмгыять
5 июль 2024, 06:37

«Жасмин» - Санкт-Петербургта

 Июльнең беренче көннәрендә Борай районының "Жасмин" эстрада биюләре үрнәкле ансамбленең урта төркеме Санкт-Петербург шәһәрендә үткән “Вдохновение. Лето” халыкара фестиваль конкурсында катнашты.

 Конкурска Русия шәһәрләреннән һәм республикаларыннан  яшь биючеләр җыелды.

Ирина Баһаутдинова җитәкчелегендәге бу ансамбль конкурста уңышлы чыгыш ясап, туксаннан артык номерлар арасыннан барлык биюләр буенча 1 дәрәҗә лауреат булдылар.

Конкурста балалар танылган биюченең, ТНТ каналындагы “Танцы”  шоуының алтынчы сезоны финалисты, бию чемпионатлары җиңүчесе һәм призеры Герман Ромазановның осталык дәресләрен карадылар, шуннан соң балалар иҗади шәхес белән шәхсән аралаштылар. Шулай ук конкурска бару жасминчылар өчен үз осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә мавыктыргыч сәяхәт тә булды, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсияләргә бардылар. Алар онытылмаслык тәҗрибә һәм тәэсирләр алып, Башкортстан Республикасы һәм коллектив намусын якладылар, тагын бер тапкыр «Жасмин»ның чынлыкта да үрнәкле исеменә лаек булуын исбатладылар.

- Безнең  конкурска баруыбыз өчен укучыларыма, озата барган аларның әти-әниләренә, шулай ук район хакимияте башлыгына рәхмәт белдерәсем килә, - ди Ирина Фәнзәви кызы.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас