Җәмгыять
4 июль 2024, 06:39

Мавыктыргыч сәяхәт

Республика Башлыгы Указына ярашлы рәвештә “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм”  программасы  эшен дәвам итә. Бу программа кысаларында  Борай районы  пенсионерларының бер төркеме 28 июньдә "Святые кустики-Красный ключ" маршруты буенча мавыктыргыч сәяхәттә булып кайттылар.

Мавыктыргыч сәяхәтМавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт

Тур вакытында пенсионерлар Башкортстан Республикасы Благовещен районының матур тау-урманлы җирлегендә урнашкан Успенский Изге Георгий ирләр монастыренда һәм Изге Троица хатын-кызлар монастыренда булдылар.

Программаның ахыры булып калкулыклар һәм урманнар белән уратып алынган бик матур урында урнашкан “Красный ключ” паркына бару булды. Паркта урнашкан чишмәдән ел дәвамында салкын су ага. Су температурасы, һава торышына һәм елның вакытына карамастан, һәрвакыт +5°C тирәсе тәшкил итә.

“Гаилә” үзәгенең социаль эш буенча белгече Илмира Сәетова, Римма Әхмәтҗанова, шәфкать туташы Сылу Нуртдинова ветераннарны озата бардылар.

Пенсионерлар сәяхәттән канәгать булып, бик күп уңай эмоцияләр алып кайттылар.

Мавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт
Мавыктыргыч сәяхәт
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас