Җәмгыять
3 Июля 2024, 06:19

Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар

Бүген юл хәрәкәте хәвеф-сезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Әлеге бәйрәм юлларда тәртип саклаучылар һәм хокук тәртибе бозучыларга карата законда күздә тотылган чараларны күрүчеләр көне. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Русиядә беренче дәүләт автомобиль инспекциясе дә нәкъ менә 1936 елның 3 июлендә барлыкка килгән. Мөһим бәйрәм дә шушының нигезендә кертелгән.

Юллар иминлеге, кеше гомере  сагында торучыларЮллар иминлеге, кеше гомере  сагында торучылар
Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар

Без барыбыз да әлеге хезмәт вәкилләрен яхшы беләбез. Эчке эшләр органнарының әйдәп баручы структуралары хезмәткәрләре безнең юлларда хокук бозучылар белән көрәш алып баралар, авария хәлләрен кисәтәләр, шоферларның һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итәләр.

Бүген дәүләт автоинспекция-сенең ролен бәһалап бетергесез. Елдан-ел юлларда транспорт чараларының саны арта, шуның нәтиҗәсендә юллардагы хәрәкәт тә киеренкеләнә. Мондый хәлдә инспекторларның эше тагын да авырлаша, ләкин шул кадәрле мөһим булып кала да. Яшерен-батырын түгел, юлларда аларны күргәч, берәү дә тыныч кына үтеп китә алмыйдыр. Арабызда хәвефсезлек каешын эләктерми, балаларын махсус креслога утыртмый йөрүчеләр дә бар. Теге яки бу кагыйдәне бозган өчен штраф салучы хокук сакчысына үпкә белдерүчеләр дә юк түгел. Юкса, алар халыкның тормыш хәвефсезлеген, кеше гомерен хәвеф-хәтәрдән саклап калыр өчен тырышалар. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең хезмәтен башкармаса, юлларда нинди тәртипсезлек булыр иде?! Күз алдына да китерүе авыр...

Русия Эчке эшләр министр-лыгының Борай районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 10 хезмәткәрне берләштерә. Юлларда иминлек булсын өчен “Штраф”, “Бурычлы”, “Автобус”, “Мотоцикл”, каникуллар алдыннан “Игътибар, балалар!” операцияләре, рейдлар үткәрелә. Инспекторлар эше көчергәнешле. Тәүлегенә 12 сәгать, ике сменада эшләргә туры килә, ике экипаж булдырылган. Соңгы елларда бар техник корылмалар алынган (Русия мәгълүмат базасы белән эш итә алган планшет компьютерлары, тизлек һәм тонировканы үлчәү приборлары, видеорегистратор). Юл инспекторларына хәзер тиешле мәгълүмат алу өчен күп вакыт кирәкми, чөнки бар нәрсә кул астында дип әйтерлек.

Әйтергә кирәк, инспекторларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу тәңгәлдә алар сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын искәртүдә бар тырышлыкларын салып эшли.

Саннарга килгәндә, безнең районда агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2548 очрагы теркәлгән. Узган чорда 49 машина штраф-стоянкага озатыла, 50 водитель исерек килеш руль артына утырган. Барлыгы 166 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 2 кеше төрле тән җәрәхәте, имгәнүләр ала һәм бер кешенең гомере өзелә.

– Хезмәткәрләр коллективы бердәм, һәрберсе үз бурычларын намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Юридик һәм психологик яктан да егетләр әзерлекле һәм ныклы. Күпләре махсус белем һәм зур тәҗрибәгә ия, – ди ЮХХДИнең Борай районы бүлеге начальнигы, полиция майоры Марсель Хәсәнов. – Коллектив җанлы тормыш белән яши, төрле смотр-конкурсларда теләп катнашабыз. Ветераннарыбыз белән даими аралашабыз, аларның акыллы киңәшләренә, зур хезмәт тәҗрибәләренә таянабыз.

Марсель Ринат улы тумышы белән шушы җирдән, шушы туфрактан. Борай 2 санлы урта мәктәбен тәмамлап, Бөре педагогия институтында укып чыга. 2006 елда эчке эшләр органнарда хезмәт юлын башлап җибәрә. Читтән торып Башкорт дәүләт университетынын юридик факультетында белем алып чыга. Югары вазыйфа биләр алдыннан түбәннән башларга, һәр баскычтагы эшнең асылын үзең татып карарга, аңларга тиешсең, дип исәпли полиция майоры. Марсель Ринат улы да хезмәт юлын гади инспектор булып башлый. Бүген килеп исә Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясен җитәкли.

ЮХХДИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, койма яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкаруда тырышлык күрсәтәләр. Шул ук вакытта, юллардагы иминлекне саклау белән беррәттән, төрле чаралар да үткәрәләр. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция лейтенанты Юлия Миңнеголова билгеләвенчә, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре белән дә даими чаралар оештырылып тора.
Үз эшенең осталары дип тә әйтергә була бу хезмәт ияләрен. Әлбәттә, күреп-белеп торабыз, эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яраткан һөнәр беркайчан да ялкытмый, диләр бит. Менә юл хәрәкәте инспекторы Марат Мөгаллимовның барлык хезмәт биографиясе юл-патруль хезмәте белән бәйле. Чирек гасыр шушы хезмәткә бирелгән әтисе Марсель Мулланияз улы эшен дәвам итә ул. Кечкенәдән, бик күп малайлар кебек, милициядә эшләргә хыяллана һәм бүген шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Үз авырлыклары булса да, хезмәт хакыннан да, эш шартларыннан да канәгать ул. Аның әтисенең бертуганы Фәнил Мөгаллимов та юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә 32 ел эшләп, лаеклы ялга чыга. Шуңа бүген Марат әтисенең, өлкән абыйсының хезмәтен дәвам итеп, аларның йөзенә кызыллык китерми, үз бурычларын намуслы башкара.

1953 елда районара дәүләт автоинспекциясе оештырыла, аңа Борай, Балтач, Калтасы районнары керә (үзәге – Борай авылы). Ул вакытта урамнарда һәм юлларда хәрәкәтнең хәвефсезлеге өчен бер хезмәткәр җаваплы булган. Беренче дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Хәмәтгыйлем Гариф улы Байков була. 1972 елда дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы вазыйфасы кертелә, аңа милиция капитаны Риф Сабир улы Хәсәнов билгеләнә. Ул соңрак Борай эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе беренче начальнигы була. Риф Сабир улы 1987 елда лаеклы ялга киткәнче бу хезмәтне җитәкли.

Интернационалист сугышчы, Әфган җирендә хезмәт иткән Азат Йөзлекәев Борай эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясендә начальник дәрәҗәсендә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. Аның әтисе Фәнәви Фатыйх улы да Эчке эшләр министрлыгында 33 ел гомерен биргән полиция майоры. Дәү әтисенең, абыйсының эшен бүгенге көндә Марсель Ринат улы дәвам итә.

Озак еллар сайлаган хезмәт-ләренә тугры булып калган егетләрнең эшләре мактауга лаек. Полиция капитаны Инсур Фазлыйәхмәтовны, полиция өлкән лейтенанты Илнар Шәйдуллинны, полиция капитаны Илнур Миңнеголовны югары дәрәҗәле хезмәткәрләр дип әйтергә була. Ике генә ел эшләсә дә, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Марсель Шәйдуллин үзен чын полиция хезмәткәре итеп күрсәтә. Биредә эшләгән барлык хезмәткәрләр дә – гадел, җитез.
Менә бүген дә юл хәркәте хәвефсезлеге хезмәткәрләре эштә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки юллардагы иминлек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәтлеге аларның эшчәнлегенә бәйле.

– Бәйрәм уңаеннан барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен, коллектив әгъзаларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Хезмәтләренең – уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телим, – дип сүзен тәмамлады Марсель Хәсәнов.

Тагын бер кат юл хәрәкә-тендә катнашучыларга – води-тельләргә дә, җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлеше – ЮХХДИ хезмәт-кәрләренең үҗәт таләбе генә түгел икәнен искә төшереп үтәбез. Һәр кагыйдә артында дигәндәй кемнеңдер тормышы яисә сәламәтлеге тора. Шуңа күрә аларны үтәүне санга сукмау – бик зур җавапсызлык.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас