Җәмгыять
3 июль 2024, 11:56

Гомерлек укытучы ул

Бу тырыш, фидакарь, эзләнүчән, үз эшенең патриоты булган зур хәрефле Укытучы Дарвин Тимербулат улы Мөгалимов Башкортстан республикасының атказанган укытучысы булырга тулысынча лаек.

Гомерлек укытучы улГомерлек укытучы ул
Гомерлек укытучы ул

Борай беренче санлы мәктәбенең физика, астрономия, информатика фәннәре укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан, 42 ел педагогик стажы булган педагогия фәннәре кандидаты, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Русиянең иң яхшы мөгаллиме конкурсында ике мәртәбә җиңүче (2006, 2012 еллар), Башкортстан республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булган (2014), “Ел дистанцион укытучысы” дигән сигезенче Бөтенрусия конкурсында иң яхшы бишлеккә кереп, лауреат дипломы белән бүләкләнгән, педагогик хезмәт ветераны Дарвин Тимербулат улы Мөгалимов бүген матур юбилеен каршы ала.

Бу исем-грамоталар ул ирешкән уңышларның бер өлеше генә. Бу язмада барысын да санап чыгу мөмкин дә түгел. Педагогия фәннәре кандидаты булуы да күп еллар армый-талмый эзләнү, туплау, барлау, аңлау, аңлату нәтиҗәсе.
Дарвин Тимербулат улы күрше Тәтешле районыннан. Ялгызнарат авылында беренче аваз сала, тәпи баса, белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, укытучы булу теләге аны Бөре дəүлəт педагогия институтының физика һəм математика факультетына алып килə. Булачак тормыш иптәше Лилия Әнвәр кызын да укыган чагында очрата. Өченче курсны тәмамлаган егет институт бусагасын тәү атлап кергән беренче курс кызы Лилиягә бер күрүдә гашыйк була.

Дарвин Тимербулат улы югары белемле физика укытучысы булып туган мəктəбенə эшкə кайта. Ə инде Лилия Əнвəр кызы белəн өйлəнешкəч, ул да шушы мəктəптə математика фəнен укыта башлый. Яшь гаилә Лилиянең туган авылына, Борайга күченеп килә.

Борай беренче санлы мәктәбендә 1976 елда физика һәм астрономия укытучысы булып эшкә урнаша. 1985 елда яңа технологияләр вакыты башлангач, Дарвин Тимербулат улы информатика укытучысына яңадан әзерләү курсын үтә. Шушы елдан алып ул информатика һәм физика дәресләрен алып бара башлый. Информатика укыту беренче елларда нык катмарлы була: дәреслекләр, компьютерлар булмый. Ул районның информатика укытучылары өчен Бейсик һәм Паскаль программалаштыру телләрен өйрәнү буенча күпсанлы семинарлар, компьютерда информатиканы өйрәтү методикасы буенча күп кенә осталык дәресләре үткәрә. Дарвин Тимербулат улы авторлыгы белән информатика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан укытучылар һәм укучылар өчен методик кулланмалар әзерләнә һәм басылып чыгарыла.

1991-1998 елларда фән белән тыгыз шөгыльләнә башлый Дарвин Тимербулат улы, эшеннән аерылмыйча аспирантураны тәмамлый, 1998 елда педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияне уңышлы яклый.

Дарвин Тимербулат улы балаларны укыту белән генә канәгатьләнми, район укытучыларының квалификацияләрен күтәрү белән дә мәшгуль була. 2006 елда Борай беренче санлы мәктәбе базасында республика укытучыларын җыеп, 72 сәгатьлек квалификацияләрен күтәрү курсын алып бара. Шулай ук 2008-2012 елларда үзебезнең район укытучыларының да квалификацияләрен күтәрү өчен курслар оештыра.

– Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәре буенча компетентлыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, үстереп торырга кирәк. Чара нәтиҗәле үтте дип кенә тукталып калмаска, алга таба яңача эшләп уңышларга ирешү, мәктәп укытучылары белән берлектә информатика белемен үстерүгә игътибар белән карау, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булу – барыбызның бурычы, – ди Дарвин Тимербулат улы.

Курсларда һәр укытучы югары уңышларга ирешсен өчен бар көчен куя, ярдәм итә, кирәкле кулланмаларын бирә. Зур мөмкинлекләр барлыгын, тик эзләнергә, табарга һәм куллана белергә генә кирәклеген төшендерә.
Дарвин Тимербулат улының укучылары район, республика һәм Бөтенрусия конкурсларында, олимпиадаларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Республикада беренче тапкыр 2009, 2010, 2011 елларда математика укытучысы Лилия Мөгалимова белән 5-6 сыйныф укучылары өчен математика буенча республика дистанцион олимпиадасы үткәрәләр, анда 4000нән артык укучы катнашкан була.

Ун елга якын фәнни-методик, тәҗрибә-эксперименталь һәм инновацион эш белән тыгыз шөгыльләнә Дарвин Тимербулат улы. Бу елларда аның тарафыннан эшләнгән һәм практикада гамәлгә ашырылган: 2007 елда уңышлы тәмамланган “Башлангыч белем бирүдә сәламәтлекне саклау технологияләре” темасына район эксперименталь мәйданчыгы эшли; 2008-2011 елларда ул 1нче мәктәп базасында “Укытуның мәгълүмати интерактив чараларын куллануның педагогик шартлары” темасына республика эксперименталь мәйданчыгы программасын уңышлы тормышка ашырыла; 2014 елда 1нче мәктәп өчен “Дистацион белем бирү технологияләре” темасына республика инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру программасы эшләнде; 2015 елда 2 нче гимназия администрациясе белән берлектә “Сәләтле балалар белән эшләү өчен электрон белем бирү мохите булдыру” темасына республика инновацион мәйданчыгы программасын эшләделәр.

Гаиләсендә яраткан ир, кадерле әти, хөрмәткә ия булган дәү әти дә бит әле ул. Лаеклы ялда булса да, Дарвин Тимербулат улы тик утырмый, аларның бакчасында нинди генә чәчкә, куак юк. Шулай ук, информатика укытучылары ярдәм сорап килсәләр, аларга да булышлык итә.

Дарвин Тимербулат улы мәктәбе һәм үзенең фәнни, иҗади эшчәнлеге турында туктаусыз сөйли ала:

– Заман күзлегеннән караганда, информатика укытучысы сәясәтче дә, икътисадчы да, эшмәкәр дә түгел, ул – яшь буынның киләчәген булдыручы. Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса, яшь буында өмет булмаячак. Укучыларның дөньясын яктыртучы, акылын үстерүче рольне югалтмау – безнең төп бурычыбыз. Ничә мәртәбәләр барысын да ташлыйм микән әллә дигән уйлар килгәне бар. Дөресе шулай. Ул бетмәс-төкәнмәс дәфтәрләр, озын-озак педсоветлар, берсе артыннан берсе килгән тикшерүчеләр, гел үзгәреп тора торган таләпләр, тиктормас малайлар, таләпчән әти-әниләр, конкурслар, игътибарга сусаган үз гаиләм! Ә менә яңадан мәктәп ишеген ачып керергә мәҗбүр итүче көчнең исеме мәхәббәт икән, ләбаса. Балаларга, укытучы һөнәренә мәхәббәт! Беренче көннән үк үз һөнәремне яраттым, әле дә тормышымны аннан башка күз алдына китерә алмыйм.

Мин бик тә бәхетле, чөнки өйдә мине аңлаучы гаиләм, эшләгәндә мәктәптә минем 42 ел бергә ярдәмләшеп эшләгән коллегаларым бар. Минем тырышлыкны күреп, бәяли дә белүчеләр булды, – ди ул.

Бу тырыш, фидакарь, эзләнүчән, үз эшенең патриоты булган зур хәрефле Укытучы Башкортстан республикасының атказанган укытучысы булырга тулысынча лаек.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас