Радий Хәбиров моны республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге өстенлекле проектларының берсе дип билгеләде. “Мин, әгәр без ишегалдына "керсәк", барысын да тәртипкә китерергә кирәк, дигән теләктәмен. Шунда ук подъездларны төзекләндерергә, түбә, фасадларны тәртипкә китерергә”, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы республика Башлыгы инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Биш ел эчендә 400 мең кеше яшәгән 1326 ишегалды төзекләндерелгән. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар күбрәк республика бюджетыннан бүленә. Төзекләндерү турында карар шунда яшәүче халыкның гомуми җыелышында коллектив рәвештә кабул ителә. Программа балалар һәм спорт мәйданчыклары төзүне, яшелләндерүне, парковкаларны төзекләндерүне һәм башка эшләрне үз эченә ала. Эшләрнең сыйфаты белгечләр тарафыннан контрольдә тотыла һәм халыкның фикерен исәпкә ала.
Безнең район үзәгендәге күпфатирлы йортлар аллары нәкъ шушы программа буенча төзекләндерелде. 2019 елда Төзүчеләр урамының 5нче, 7нче, Ленин урамының 49нчы, 85нче, Вострецов урамының 1нче, 2нче йортлары, 2020-2021 елларда Ленин урамының 6нчы, 8нче, 10/1нче, 10/2нче, 10нчы йортлары ишегаллары төзекләндерелде. Баш архитектор Артур Абәкиров белдерүенчә, бу йортлар ишегалларына нигездә асфальт түшәлгән, Вострецов урамындагы йортлар алларында коймалар алыштырылган, Ленин урамының 6, 8, 10, 10/1, 10/2 йортларын берләштергән ихатада балалар өчен йомшак өслек белән уен мәйданчыгы да урнаштырылган.
–Мин бәләкәй балалары булган әни буларак безнең йорт алдын шулай төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәтлемен. Уен мәйданчыгында улым белән кызым рәхәтләнеп уйный, алар өчен күңел тыныч хәзер, – ди Ленин урамының 8нче йортында яшәүче Зәһинә Ибәтуллина.
–Безнең балалар үскән чакта булмады шушындый уңайлы ишегалды, – дип сүзгә кушылды күрше 10нчы йортта яшәүче биш балалы әти Фәрит Габдуллин. – Ярый соңгы ике кызыбыз уйный ала дип сөенәбез. Аларга оныклар да кушылыр әле. Безнең ишегалдын шулай яхшы итеп эшләгән кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Бу программа халык тарафыннан уңай бәя алган. Шуңа да ул дәвам итә.
“Башкортстан ишегаллары – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы проект. Бу программаны дәвам итәчәкбез”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.