Җәмгыять
30 июнь 2024, 06:00

Аккош күленең аккошы бармы?

Кунакларны район белән таныштырабыз.

Аккош күленең аккошы бармы?Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?

Җәйнең бер ае узып та китте. Сизми дә калдык. Күпләребезгә җәйге отпуск вакытында ерак шәһәрләрдән туганнары, дуслары, оныклары кунакка кайтты. Кайберләргә студент чакларыннан ук бергә булган дуслары киләдер. Кунакларны кайларга алып барырга? Нинди матур җирләр күрсәтергә? Туристик объектлар исемлегенә районда өч урын кертелгән: Аккош күле, Батырлар аллеясе һәм Тарихи мәчет.  Ә бит безнең Борайда һәм район территориясендә тагын да күрсәтерлек тә, мактанырлык та урыннарыбыз бар. Шулай итеп, киттек.

Аккош күле. Районның иң матур, иң сихри урыныдыр ул, бәлки. Салкын һәм тәмле сулы чишмәсе, кайчандыр аккошлар яшәгән дигән легендасы белән карап торуга төпсез күренгән күле, менәме дигән ял урыны бар. Әлеге вакытта “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы” нигезендә анда төзекләндерү эшләре бара. Аккош күле тагын да матуррак, тагын да күркәмрәк булачак.

Тарихи мәчет. Төзелә башлавыннан алып ишекләрен ачуга кадәр йөз елдан артык вакыт узган бу мәһабәт мәчет күпләрне үзенә җәлеп итеп тора. Аның тышы да, эче дә зәвык белән эшләнгән.

Батырлар аллеясе. Бу урын үзе бер зур экскурсион җир. Биредә фонтан, район символы булган бүре сыны, матур утлары белән янып торган “БОРАЙ” стеласы, чын танк, диңгезчеләргә куелган һәйкәл, ял итәр өчен эскәмияләр урнаштырылган. Ә иң мөһиме, биредә районыбызның батыр уллары – Советлар Союзы Геройлары Сәхиб Майский, Таҗетдин Гыйләҗетдинов, Әхмәт Закиров һәм Дан Орденының тулы кавалеры Оршат Кашапов, Әфганстанда һәлак булган алты райондашыбыз истәлегенә куелган обелисклар, Гражданнар сугышы герое Степан Вострецов һәйкәле бар.

Әйткәндәй, Советлар Союзы Геройларына туган авылларында бюстлар да урнаштырылган. Мәсәлән, Бигәнәйдә Сәхиб Майский бюсты менәме дигән күрсәтер урын булып тора. Зур Бадракта Таҗетдин Гыйләҗетдинов бюстын да үз эченә алган “Җиңү паркы”нда сугыш коралларын күрергә дә, балалар белән ял итәргә дә мөмкин. Кәшкәләү авылында Әхмәт Закиров истәлегенә куелган обелиск һәм мәктәп музее күрсәтерлек бер урын.

Район үзәгенең янә бер матур почмагы – Салкын чишмә. Тәмле суын эчеп туймаслык, өстәвенә буа каратып куелган эскәмияләренә утырып, су аккан тавышны тыңлап күңелеңә менәме дигән ял табып була биредә. Асылмалы күпере генә ни тора бит!

Кушманак авылы янындагы Салкын чишмә – аеруча әкият дөньясы. Су анасы. Шүрәлесе шифалы су белән сыйланырга чакырып тора.

Вострецово авылындагы храм – барып күрер өчен янә бер урын. Ул да бер гасыр элек Казанцево авылында сүтеп алынган чиркәү урынына салынды. Шушы ук авылда Гражданнар сугышы герое Степан Вострецов музее да бар.  

Рәсем сәнгатен үз иткән кешеләр өчен “Танып-Су” арт-галереясенең ишекләре һәрчак ачык. Монда Борай җирендә туып-үскән билгеле рәссамнарның иҗаты белән танышырга мөмкин. Зәвыклы ял итәргә күнеккәннәргә нәкъ монда килергә кирәк.

Совет чорында үскәннәр беразга гына балачакларына “кунакка” кереп чыга ала. Ничек дисезме? Бездә бит совет чоры балачагы музее бар. Андагы курчаклар коллекциясен үзең карарга да, кунакларга да күрсәтергә була.

Берничә туристик объект дип исәпләп булырлык урыннарны санадык. Ә сез тагын нинди урыннарны беләсез? Сездән язмалар көтеп калабыз, кадерле дуслар!

Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Аккош күленең аккошы бармы?
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас